16+

Килененең ир-ат халкын бик яратуы, берничә сөяркә тотуы белән мактанды...

Хастаханә палатасында ун көн буе бергә яткан апа белән төрле фикерләребезне уртаклаштык, үз кешеңә сөйләп булмастай серләр дә ачылды, кайбер кешеләрнең явызлыгыннан зарланыштык, кыскасы, эчләребезне бушаттык рәхәтләнеп.

Килененең ир-ат халкын бик яратуы, берничә сөяркә тотуы белән мактанды...

Хастаханә палатасында ун көн буе бергә яткан апа белән төрле фикерләребезне уртаклаштык, үз кешеңә сөйләп булмастай серләр дә ачылды, кайбер кешеләрнең явызлыгыннан зарланыштык, кыскасы, эчләребезне бушаттык рәхәтләнеп.

Әйтәләр бит әле, кешенең кем икәнлеген сөйләшүеннән белеп була, дип. Күршем миңа нинди бәя биргәндер, мин исә, акыл нәрсә ул дигән сорауга шушы апа дип җавап бирер идем. Гомерен авыр хезмәттә уздырган, яшьли ике бала белән тол калган, 30 ел каенана белән яшәп, 35 яшьлек улы гүр иясе булгач, килене һәм ике оныгы белән торып кала ул төп йортта.

Үзе күргән авырлыклар турында сөйләгәндә ник бер тапкыр чырае сытылсын, яшь чыгарсын икән апаң?! Әйтерсең драматург язган пьесаның эчтәлеген сөйли-сөйли дә, нәтиҗәсен чыгарып, Аллаһка тапшырдым, дип сүзләрен җөпләп куя.

Каенанасы авылда гына түгел, дөньядагы бер усал хатын була. Барысына да түзеп, урамга чыгармый, күндәм килен булып яши башта. Аннары “җилле” килен белән үзе күндәм каенанага әйләнә. Икесенең дә начар якларын “плюсләр” белән төзәтеп куя. Каенанасының пенсиясе кирәк-ярак алырга ярап куйса, килененең дуамаллыгы ике тол хатынга дөнья көтәргә уңай булды, ди. “Ничек инде?” – дигән соравыма, бер дә исе китмичә, килененең ир-ат халкын бик яратуын, берничә сөяркә тотуын җавап итеп әйтә. Ул сөяркәләрнең берсе печән-утын ташыса, икенчесе гел чәчәк букетлары бүләк иткән, берсе акчасын бер дә кызганмаган икән.

Менә сиңа, ичмасам, каенана! Бөтен газета-журналлардан бу тема буенча уфтанып, киңәш сорап яки ахыры аяныч булып төгәлләнгән язмаларны укып беләбез. Кайсы киленнәрне бер гаепсезгә, ире үлгәч тә туганнары бергә җыелып куып чыгаралар, кайсылары еллар буе мал бүлешә... Монда апаң уңайлы чишелеш тапкан. Килененең типтерүенә балалары сүз әйтмиме дигәч, исе дә китми: “Ияләштеләр инде хәзер, әниләре бик сөйкемле борынлы шул”, – дип җавап бирде ул. Бөтен хикмәт тә борында булып чыкты...

Әмма тормышын күпме генә ипле-җайлы итеп күрсәтергә тырышса да, күзләрендә барыбер язмышына тирән үпкә, гарьләнү чагыла иде шул палатадаш апамның.

Гөлфия СОЛТАНОВА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Ни эшлэсен инде, бер нэрсэ узгэртэ алмаганын анлаган да, аллахтан булган тэгьдиргэкунеп, аллахка шокер итеп яшэгэн.

    Мөһим

    loading