16+

Киленнәр дә усал була!

Газетагызда каенана, килен темасына язмалар гел чыга. Дөнья күрмәгән яшь кызлар каенаналарыннан зарланып яза. Түзмәдем, каенаналарны яклап язарга булдым әле. 

Киленнәр дә усал була!

Газетагызда каенана, килен темасына язмалар гел чыга. Дөнья күрмәгән яшь кызлар каенаналарыннан зарланып яза. Түзмәдем, каенаналарны яклап язарга булдым әле. 

Без ирем белән бик акыллы, тәрбияле, эчми-тартмый торган ике ул үстердек. Яшь аермасы ике генә яшь булгач, гел бергә булдылар – укуда да, урамда уйнаганда да, үсә төшкәч тә. Дуслары аларны бик хөрмәт итте. Кызлар да яратты үзләрен. Улларымны сорап кызлар өйгә хәтле килә иде. Мин беркайчан кысылмадым, үзләре сөйгән ярга өйләнсен дидем. Шулай булды да.

Туйларын бер ел аерма белән шәһәрдә зурлап үткәрдек. Дөрес, улларым үзләре эшләп тапкан акчага мәҗлес уздырдылар. Икесе дә белемле, яхшы эштә эшли, акчасыз түгелләр. Киленнәремне бик яратып кабул иттем, берсен дә аермадым, “кызым” дип кенә тордым. 

Ләкин бер киленем әшәке булып чыкты. Юрганны гел үз ягына тарта. Элек атна саен безгә киләләр иде, хәзер килмиләр. Улымны бик сагынам. “Бу атнада киләсезме, улым?” – дип шалтыратсам, “эштә булам, әни” ди. Киленнең миңа шалтыратып хәл белгәне юк. Шалтырату түгел, смс та язмый.

Күптән түгел улым хатынына сиздермичә генә төшке ашка безгә килде. Озак кына сөйләшеп утырдык. Улымның күзләре бик моңсу иде. “Аның монда киләсе килми, ул гел әниләрендә ята. Синекеләр туйдырды инде, дип әйтә", - дигәч йөрәгем төшеп китте.

Ничек алай әйтә ала ул? Нишләгән мин аңа? Киресенчә, килгән саен продукциясен төяп җибәрәм. Ирем белән балаларга бирергә дип кибеттән күпләп товар алып кайтып куябыз. Безгә килгәч тә, бер эш эшләткәнем юк, ял итсеннәр дип кенә торам. Төрле-төрле камыр ризыклары пешерәм. Тормышларына кысылганым юк. Кай җирем ярамады икән? Артык яхшы булдыммы? 

Шөкер, икенче киленем әйбәт. Ул яхшы булгач, улым өчен дә күңелем тыныч. Ә менә олы улым өчен бик борчылам. Инде матур гына яши күрсеннәр. Нәрсә җитми бу яшьләргә? Югыйсә, ирен яраткач, аның әнисен дә хөрмәт итәргә тиеш бит ул. Бөтен каенаналар да усал түгел. Киленнәр дә усал була икән!..

Дания, 
Казан.

 

Язмага реакция белдерегез

14

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рәхәткә чыдый алмый. Барысы да бит. Төяп тә җибәрәләр. Менә безгә ирем белән бирүче юк. Ирем ятим. Булсын иде әле каршы алып озатып калучы. Сөенер генә идем.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Дания ханым, гел юкка аптырамагыз, анын характеры шундый, ул уз ягын гына ярата, малаегызны да сезнен белэн булэргэ телами,эллэ нинди алтын таулары яудырсагыз да узгэртэ алмыйсыз сез аны, кайбер киленнэр шундый да була, примите как есть, малаегыз белэн отношениегызны бозмагыз.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Күпме яхшылык эшләсәң дә ярап булмый киленгә! Киленнәргә яхшы ирне кем үстереп биргәнен онытмасыннар иде!!! Явыз киленнәр дә шактый шул! Кайнананы начар ясап язучылар бик күп, менә яхшы кайнананы күрүчеләр генә аз!? Кайткач бер эш эшләтмичә ял итсеннәр дип тырышасың, мунчасын ягып, тәмлүшкәләреңне пешереп ашатасың, шулай да ярамыйсың хәзерге булдыксыз киленнәргә.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Мин узем дә килен булдым.Бик чая,активный кыз идем.Ләкин ул нерсә эйтә-шуны тынлый идем. Мәсәлән,бала тугач Хәзер уземнен килен бар.Эйбәт,матур,тыйнак,Ләкин бер ягы белән лә мина охшамаган.Бакча яратмый-тыныч тормыш ,мәшәкәтсез яши, Ләкин мин аны узгәртергә уйлаган идем-барып чыкмады. Э хәзер уйлыйм -ничек тели,шулай яшесеннәр Минем малайнын кузен ачмыйм.Кирекми. Ир бала хаиынсыз булса бигрек яйсыз Сез эле яшь каенана Узегез иркенлеп яшәгез ирегез белән. Нинди гәдәт кеше койләп ,килен карап ятарга. Доньда бутаочык хәзер

          Мөһим

          loading