16+

Көнләшүем хыянәткә этәргән

Яраткан кешем белән дүрт ел бергә булдык, соңгы елын бер түбә астында яшәдек. Безнең арага аның эшендәге җитәкчесе керде. Ул – бездән 8 яшькә өлкән булган, иреннән аерылган хатын, бер баласы бар.

Көнләшүем хыянәткә этәргән

Яраткан кешем белән дүрт ел бергә булдык, соңгы елын бер түбә астында яшәдек. Безнең арага аның эшендәге җитәкчесе керде. Ул – бездән 8 яшькә өлкән булган, иреннән аерылган хатын, бер баласы бар.

Ул хатынның сөйгәнемә язган смсын күрдем. “Кофе эчәсе һәм кочаклашасы килә, сагындым”, – дип язылган иде анда. Телефонын ачып, башка смсларын укырга кыймадым. Ә бәлки теләмәгән әйберне күрүдән курыкканмындыр. Кич белән теге смс турында үзеннән сорадым. Ул араларында берни дә булмавын, җитәкчесенең аралашу манерасы шундый булуын әйтте. Шулай да күңелгә шик керде...

Икенче көнне эшенә кердем, сөйгәнем урынында юк иде. Җитәкчесе дә эштә түгел. Димәк, болар бергә. Кичен эштән кайткач, ул миңа хыянәт итүен, башканы яратуын әйтте. Янәсе минем көнләшүем аны моңа этәргән. Аяк астыннан җир убылган сыман булды. Шок хәлендә калдым. 

Тиз арада фатир табып күченеп киттем. Киткәндә ул дуслар булып калырга, бер-беребезгә ачу сакламаска тәкъдим итте, барысы өчен дә рәхмәт әйтте. Берникадәр вакыттан соң уртак танышлардан шуны белдем: барысына да ул миңа түгел, ә мин аңа хыянәт иткән дип сөйли икән. Янына бардым: “Ни өчен ялганлыйсың, нигә дөресен әйтмисең?” – дидем. “Дәлилләрең бармы?” – диде. “Үзең әйттең бит. Аның сиңа язган смсларын күрдем”, – дим. “Син акылдан язган бугай, мине дә, минем якыннарымны да тынычлыкта калдыр”, – диде.

Бәлки ул хаклыдыр да, аны уйлап акылдан язам бугай инде. Ә ул рәхәтләнеп яши. Чит илгә дә барып кайткан. Күптән түгел фотоларын күрдем. Элек фото кую гадәте юк иде, хәзер кая барганын, нәрсә эшләгәнен гел чыгарып тора. Беләм, аны онытырга кирәк, әмма әлегә бу мөмкин түгел...

Диләрә, Казан.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading