16+

Күпләр өчен ул «Зөһрә» түгел, ә «Йолдызкай» иде...

Чебакса бистәсе янындагы юл һәлакәте турында мәгълүматлар күренә башлагач, йөрәгем сулкылдап куйды. Шул мизгелләрдә җан бирүченең күпләр "Йолдызкай" дип йөргән Зөһрә һәм аның якыннары булуын кем уйлаган!

Күпләр өчен ул «Зөһрә» түгел, ә «Йолдызкай» иде...

Чебакса бистәсе янындагы юл һәлакәте турында мәгълүматлар күренә башлагач, йөрәгем сулкылдап куйды. Шул мизгелләрдә җан бирүченең күпләр "Йолдызкай" дип йөргән Зөһрә һәм аның якыннары булуын кем уйлаган!

Зөһрә белән без бер университетта укыдык. Мин беренче курста идем, ул - биштә. Зөһрә булганы өченме, һәрвакыт янып, ут чәчеп торганы өченме, аны "Йолдызкай" дип йөрттеләр. Гел елмаеп торучы, бик тырыш һәм актив Зөһрәне белмәүчеләр сирәктер. Конференцияләрдә дә катнашты, каләм тибрәтергә дә вакыт тапты, универститет тормышында да кайнап яшәде ул. Йолдыз булып балкыды, балкыды да, кинәт сүнде...



Быелның март аенда гына иң якын дустының каен энесенә (алар ул туйда шаһитлар була) кияүгә чыкты. Яраткан эшен, якыннарын, дус-ишләрен калдырып, иренең туган ягы Шәмәрдәнгә кайтып төпләнде. Фотоларын гел күзәтеп килдем. Бәхетле, бик бәхетле иде Зөһрә...

Университетны тәмамлагач та, Зөһрә турында гел белеп-ишетеп тордым. Чөнки аның бертуган сеңлесе Диләрә белән бергә эшләдек. Зөһрә инде үзен бу вакытта тамада буларак та сыный башлаган иде.

Кайгы агач башыннан йөрми, кеше башыннан йөри, диләр. Кызлар ике ел элек кенә әтиләрен югалткан иде.

Бу хәбәргә әле дә ышана алмыйм... Күз яшьләре ирексездән ага да ага гына. Зөһрә безнең йөрәкләрдә һәрвакыт исән!

Мәрхүмнәрнең якыннарының, Диләрәнең, әнисе Миндания апаның олы кайгысын уртаклашам... Ходай Тәгалә сабырлыктан ташламасын.

Интертат

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading