16+

Кукмара егете Рафил Хәлимов хәрби операциядә һәлак булды: «Исәнме, әни!» – дип килеп керер төсле...”

Бала кайгысын дошманыңа да күрсәтмәсен, ди безнең халык. Тик, кызганыч, баласын вакытсыз җир куенына иңдергән әниләргә нинди генә юату сүзләре табып булыр икән? 

Кукмара егете Рафил Хәлимов хәрби операциядә һәлак булды: «Исәнме, әни!» – дип килеп керер төсле...”

Бала кайгысын дошманыңа да күрсәтмәсен, ди безнең халык. Тик, кызганыч, баласын вакытсыз җир куенына иңдергән әниләргә нинди генә юату сүзләре табып булыр икән? 

Әниләр көтә
Кукмараның Татар Толлысы авылында яшәүче Эльмира Хәлимова олы улын, баһадирын югалта. Спецназда хезмәт иткән хәрби – 27 яшьлек Рафил Хәлимов илне саклап яу кырында һәлак булды.
Тик ана күңеле моңа ышанамыни соң? Газизен җир куенына иңдереп санаулы көннәр үтсә дә, Эльмира апа улының кайтуын көтеп яши. Көн дә көтә. Үзен һәр иртә саен: «Менә, мөгаен, бүген: «Исәнме, әни!» – дип килеп керер төсле», – дип юата. Тик салкын гүрләрдән кире юл юк шул. 

Хәлимов гаиләсе Татар Толлысында үрнәк гаиләләрнең берсе, гадәттә, авылда андыйлар турында яхшы нәсел, диләр. Гаилә башлыгы авыл хуҗалыгында хезмәт куя. Ә Эльмира апа Чарлы урта мәктәбендә татар теле укытучысы булып эшли. Менә шундый күркәм гаиләдә төпле тәрбия алган егет ул Рафил.

– Кечкенәдән үк, гел хәрби булам, дип хыялланды, – дип сөйли әни кеше. Бүлдерми генә тыңлыйм үзен. – 11нчене тәмамлагач та, ул уеннан кире кайтмады. Улым зифа буйлы, озын гәүдәле, типсә тимер өзәрдәй булып үсте. Бик тәртипле иде, начар гадәтләре булмады. Укыды, тырышты, туган җанлы, ярдәмчел, ягымлы, дуслары бик күп булды. Энесе Робертны карап үстерде. “Энем, энем”, – дип кенә тора иде.  Туганнарын, безне һәрвакыт хөрмәт итеп яшәде. 
Шукланып, тәртипсезләнеп йөргәнен хәтерләмим. Авыл баласы бит ул, эштә чыныгып үсте. Уку йортына укырга кергән иде, әмма укуын кичектереп, армиядә хезмәт итәргә булды. 2015 елда Саратовтагы частьләрнең берсенә юлладылар. Элемтәче булды. Армиядән кайткач та, хәрбиләр тормышы күңеленә кереп калган, күрәсең, контракт нигезендә хезмәт итә башлады. Баштан 3 елга, аннан соң контрактын тагын озайтты. Казанда, Керчьтә хезмәт итте. Гел хыялланып, елмаеп яшәде. Нинди генә хәл килеп чыкмасын, шуны көлкегә борды. “Менә бер ел хезмәт итәм дә, фатир алам, өйләнәм. Барысы да әйбәт булачак, борчылмагыз», – дип әйтә килде. “Әни, утыр әле, кочакла мине”, – дия торган, үзен яраттырган сабыем бит ул. Үземнән дә күпкә озын булса да, нәнием бит ул минем.  Февральдә хәрби операциягә җибәргәннәр иде, шуннан бирле ут эчендә булдык.  Соңгы тапкыр авылга август ахырында бәрәңге алганда кайтты, сентябрь башында кире китте. Китәр алдыннан мәчеткә барып, намаз укыган, авыл мулласы белән бик озак сөйләшкән. Бөтен бронежилеты тутырып догалыклар булган. Бер тапкыр могҗиза белән исән калган, ашап алырга дип “КамАЗ”ларыннан җиргә төшкән булганнар, машинада йөртүчесе, улымның дусты калган. Артеллерия утына тотканнар, Рафил һәм тагын өч дусты исән калган. Тетрәнеп сөйләде шуны безгә. 11 сентябрьгә чаклы сөйләшеп алдык. Аннан соң элемтә өзелде. 23 сентябрь көнне видеоэлемтә аша аралашырга тырыштык. “Әни, элемтә начар”, – диде дә шуннан өзелде. 

“Истәлеккә хәбәрләре генә калды”
Эльмира апа улы язган смс хәбәрләрнең барысын да телефонында саклый. Алар инде ана өчен улын бик юксынган чакларында истәлек булып кына калды.
– Энесе белән 28 сентябрьдә язышканнар. Харьков өлкәсенең Ягодная бистәсендә утка тотканнар аларны. Моргтан биргән язуда “боковое ранение” дигән сүзләр бар, –  ди Эльмира апа. – Баламның үлемен әллә кайдан сиздем. Ул көнне иртән үк бик каты кайгырдым. Күңелем, йөрәгем нидер сизгән кебек дер-дер калтыратты. Кечебез гомер булмаганны якшәмбе кич белән кайтып керде. Ишектән керүгә үк: “Абыең башка юкмыни?” – дип сорадым. Күңелем сизде шул... 16 октябрь иртәсендә абыйсының һәлак булуы турында аңа хәбәр иткәннәр, кич безгә кайтып әйтте. Улымның җәсәден Татарстанга алып кайтуны бер атна көттек. 
Көтү газабының никадәр авыр булганын көткән кеше генә белә. Ә монда – тулы билгесезлек. Ана йөрәге ничек түзгән дә, ничек чыдаган?!

– Моргта мөселманча киендергәннәр, мендәрләре дә мөселманча, 23 октябрьдә авылда җирләдек балакаемны, – ана сөйләүдән туктап калды да, үкси башлады. Юатыр сүзләр дә юк шул. Бераздан сүзен дәвам итте ул. – Казанда хезмәт иткәндә улым Балык Бистәсе кызы белән танышкан. Өч ел очрашып йөрделәр, мөнәсәбәтләре җылы иде, гаилә корырга хыялланганнар. Кызы аны җирләргә кайтты. Кочакланышып еладык.  Сөекле улыбызны соңгы юлга озатырга килгән, рухи һәм матди ярдәм күрсәткән, авыр кайгыбызны уртаклашкан өчен хәрби частенә, сыйныфташларына, туганнарга, күршеләргә, Татар Толлысы авылы халкына, Чарлы урта мәктәбе коллективына, дусларына, улыбызның рухын хөрмәт итеп килгән, ярдәм иткән барлык кешеләргә олы рәхмәтебезне белдерәбез. Барыгызга да Аллаһының рәхмәтенә ирешергә язсын. Мондый авыр хәсрәтләр күрергә язмасын, – дип уртаклашты Эльмира апа. 

«Икенче энебезне җирлибез»
Эльвира апаның сеңлесе Лилия апа Рафилне үз улы кебек күргән ул.
– Сеңелем, без икенче энебезне җирлибез инде. Рафил күз алдымда үсте, улым белән бик якын иделәр, – дип сүзен башлады Лилия апа. – Иремнең апасының улы да хәрби операциядә һәлак булды. 11 апрельдә гомере өзелгән, 20 майда гына табут белән алып кайттылар. Ачып, йөзен дә күрә алмадык. Бик ачы хәсрәт. Инде менә Рафилебез. Икеләтә авыр. Күзебезне дә ача алмыйбыз. Барыбызга да сабырлык телим.

«Батырлыкның чын өлгесе»
«Рафил иптәшләренә ярдәмгә килә торган егет, бик ачык, игелекле булды, гел “4-5ле” билгеләренә генә укыды. Сыйныфта 7 малай иде алар. Мин аларны 5нче сыйныфтан алып 11нчегә чаклы укыттым. Минем тарафтан бернинди шелтә булмады. Аны күрүгә үк күңел сөенә иде. Әти-әнисе бик яхшы кешеләр, балаларына яхшы тәрбия бирделәр. Безнең Чарлы мәктәбендә "Витязь" кадетлар хәрәкәте эшләп килә, Рафил анда иң алдынгы рәттә иде. Аларның командасы республика, Россия күләмендә күп төрле бәйгеләрдә катнашып, төрле бүләкләр яулады. Минем улым аның белән бер сыйныфта укыды, алар бик якын булдылар. Класста шундый гадәт бар иде, берәр нинди милли йола, бәйрәм булганда, чарлылар Татар Толлысы авылына, ә алар безгә килә иде. Масленицамы, Сабантуй булсынмы. Безнең мәктәптә шул көннәрдә генә батырлык темасына чара үтте, анда көн герое безнең Рафил иде. Әлеге чарада бер хәрби чыгыш ясады. Аның сүзләрен генә китерәм. “Яу кырында безнең иң асыл егетләребез һәлак була. Рафил дә нәкь шундый. Ул – батырлыкның чын өлгесе”. Бөтен мәктәп елады. Ике көн тоташтан еладым, ә хәзер күз яшьләрем кипте, күрәсең. Елый алмыйм, нык тетрәндерде Рафилнең үлеме», – дип сөйләде безгә Рафилнең сыйныф җитәкчесе, Чарлы урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияте укытучысы Наталья Староверова. 

Рафил Хәлимов кебек яшь егетләрнең илебез азатлыгы өчен керткән батырлыгы онытылмасын, киләсе буыннарга тапшырылсын иде. 


 

Язмага реакция белдерегез

14

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading