16+

Күпме була инде мәсхәрәләнеп яшәргә

Апамның ире турында язасым килә. Өченчегә кияүгә чыкты, бәхетле була алмады.

Күпме була инде мәсхәрәләнеп яшәргә

Апамның ире турында язасым килә. Өченчегә кияүгә чыкты, бәхетле була алмады.

Ире чын мәгънәсендә тиран, сөйләп бетерерлек түгел. Бергә алынган фатирлары булса да: “Это моя квартира, ты со своей дочкой здесь никто, могу выгнать вас в любой день, ты деревенщина, колхоз”, – дип, шундый сүзләр белән ташлана башлый, ди. Үзе бик зур акча эшли, ләкин хатыны белән баласына санап кына бирә икән, продуктлар алырга 1500 сум бирсә, кайда сдачасы дип таптыра башлый, ди.

Апага 42 яшь. Нигә, мин әйтәм, шул хәтлем түзеп торасың, күпме була инде мәсхәрәләнеп яшәргә дим. Тешне кысып түзәргә кала инде, нишлим соң, кайда торыйм, дип җавап бирә. Көнаралаш әрләш-талаш шулай. Ире бит әле эчми дә үзе, акчаны да әйбәт эшли, ләкин характеры менә шундый дуамал инде. Нишләргә дә белгән юк инде..

Исемемне язмагыз.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

10

4

2

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    6

    0

    Дэньяда ирлэр бетмэгэн бит, нэрсэ интегеп торырга балакаем, тизерэк башынны алып чыгып кач. Бэхетенэ булыр ир, юньлесе.

    • аватар Без имени

      5

      1

      Нерва бетереп яшэудэн толк юк, баш исэн чакта чыгып качарга кирэк. Бар чир нервадан, исэнлек бетсэ теге ир узе куып чыгарачак. Язылышкан булсалар, разводка биреп, на раздел имущества бирергэ кирэк.

      • аватар Без имени

        2

        0

        Ии балам, узенегенэ

        Мөһим

        loading