16+

Күрше әбиебез 70 яшендә беренче иренә яңадан кияүгә чыкты...

2020 елның октябрендә Җәмилә әби ахирәткә күчте.

Күрше әбиебез 70 яшендә беренче иренә яңадан кияүгә чыкты...

2020 елның октябрендә Җәмилә әби ахирәткә күчте.

Күрше әбиебез 70 яшендә үзенең беренче мәхәббәтенә – яшьлектәге беренче иренә яңадан кияүгә чыкты. Язмыш әллә кайларда – чит җирләрдә яшәтеп, йөртеп, әйләндереп кайтарган иде аны. Гомер иткән ире инде гүр иясе булган иде, балаларының үз тормышлары дигәндәй... Ул 80 нче еллар ахырында туган якларына – Мамадыш районы Түбән Сон авылына кайтып төпләнә. 

Беренче иренең дә ул вакытта тормыш иптәше үлеп ялгыз калган. Гөлләмә тотып бу бабай янәдән күрше әбиебезгә тәкъдим ясады. Беренче мәхәббәте булгангадырмы, күрше әби риза булды. 18 яшьлек кызлар кебек көндәлек язып барган ул. Бик яраткан инде ул беренче ирен, күрәмсең. 16 яшендә урлап алып киткән бит ул аны.

Араларына каенанасы кергән булган. Аннары дөньяга яңа гына аваз салган мәхәббәт җимеше – сабые да озак яшәмәгән. Бәлки шуңадыр да, бөтенесен ташлап, чит җирләргә чыгып киткәндер ул... Анда хатыны үлгән бер иргә кияүгә чыгып, аның берсеннән-берсе кечкенә сабыйларын үз балалары итеп үстерә, олы тормышка чыгара. Уртак балалары булмаган. Ә ире үлгәч, инде янәдән туган авылына кайтып төпләнгән. 

Һәм менә 70 яшендә тагын шундый олы бәхетне татырга насыйп итте аңа Ходай. Бик бәхетле иде күрше әбиебез... Тик... 3 кенә ел бергә яшәп калдылар шул алар. Бабай сукыр эчәгесе шартлап операциядән айнымады. Бик кызганыч. Минем өчен иң гаҗәбе, күңелгә үтеп кергәне – 70 яшьтә дә шундый ОЛЫ МӘХӘББӘТНЕ күрү, аның барлыгына ышану булды. Димәк, мәхәббәт бар. Яратырга, бәхетле булырга беркайчан да соң түгел икән бит!

Шундый көр күңелле, бер дә төшенкелеккә бирелми торган ак яулыклы бик матур, гүзәл, күркәм әби иде ул! Иде... 

2020 елның октябрендә Җәмилә әби ахирәткә күчте. 

Гөлзәрә Зиннәтуллина

Фото: https://ru.freepik.com/

Язмага реакция белдерегез

0

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading