16+

“Сагынудан икәүләшеп елый идек”

13 гыйнвар көнне актанышлылар 30 яшьлек Айназ Арслановны соңгы юлга озатты.

“Сагынудан икәүләшеп елый идек”

13 гыйнвар көнне актанышлылар 30 яшьлек Айназ Арслановны соңгы юлга озатты.

«Без булмасак, кем?..» 
Айназ Айрат улы Арсланов Актаныш районы Яңа Богады авылында 25 гыйнварда дөньяга килә. Ана назын тугыз яшенә кадәр генә тоеп яшәргә туры килә - әнисенең яман чирдән гомере өзелә. 

– 2002 елның 25 май көнендә мәктәптә соңгы кыңгырау булган, әнисе шул көнне мәрхүм булган, – дип сөйләде безгә Айназның үги әнисе Эльвера апа. – Начар авырудан бик озак интеккән. Әнисен җирләгәндә дә еламаган Айназ, туганнары: “Нигә еламыйсың?” - дип сорагач: “Үләр алдыннан әнием: “Улым, елама, син борчылсаң, миңа авыр булачак”, дип әйтеп калдырды, шуңа мин нык булырга тиешмен”, - дип җаваплаган. Әнисе әйтеп калдырган әманәтне үтәгән ул. Күрәсең, эчтән көйсә дә, бер тамчы да күз яшен чыгармаган. Аларның гаиләсенә мин килен булып төшкәч тә, Айназ белән утырып сөйләштек тә, аңа үземә “Эльвера апа” дип дәшәргә куштым. Әни бер генә була ул, әнисе җир куенында ятса да, ул аның күңелендә, хәтерендә яши.

Кече яшьтән үк сабыр, нык булып үсә Айназ. Әтисе һәм Эльвера апасы өчен төп терәк, уң кул була. Туган җиргә булган мәхәббәт, авыл кешесенең канында. Егет тә каядыр читкә китәргә уйламый да. Авылда тугызеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң Актаныш һөнәри училищесына укырга керә. Машина йөртүче, трактор-комбайнчы һөнәрен үзләштерә. 

– Сеңлесе Энҗе белән Айназ арасында абый-сеңел җепләре көчле булды. Мин моңа бик соклана идем. Гүя Энҗе аның бөтен хис-кичерешләрен йөрәге белән тоя, сизеп тора. Сәгатьләр буе сөйләшсәләр дә, сүзләре бетмәс төсле, – ди Эльвера апа. – Армиягә киткәч тә энә өстендә йөргән идек. Менә мобилизация. Юньләп йоклый алмадык шул дәвердән бирле. Безнең малайга да кайчан килер икән дип көттек. Ә ул повестканы алып, җыена башлагач та, «Еламагыз», дип безне тынычландырды. Моңарчы җирле “Тамыр” хуҗалыгында комбайнчы булып эшләгән иде. Кыр корабын кышкы саклауга куйды да, 29 сентябрьдә мобилизациягә эләккән егетләрнең беренче дулкыны белән бергә районыбыздан кузгалды. 
Илебездә элек-электән үк Ватанны саклаучы иң хөрмәтле һәм изге кеше булып саналган. Ватанга хезмәт итү – ул халыкның тыныч тормышын саклау, үз илеңнең намусын яклау. Егетләр дә: «Без дә сакламасак, кем саклар сезне», – дип юата якыннарын. 

– Хәл-әхвәлләрен сораштыра башлагач та: «Эльвера апа, ул сиңа кирәкми генә», – ди иде. Берни белмәсәм дә, күреп тордык. Икенче төрле булып кайтты ул. Җитди, уйчан караш. Әтисе Айрат бик нык борчыла иде инде. Яңалыкларны, гомумән, карый да алмады, елады да елады. Айназ улы белән булган хәлләрне сизенеп тора иде ул. 
Иптәшләрем шунда, дип, ялга кайткач та, ашкынып тагын китә Айназ. «Түзегез инде. Андагы егетләрнең балалары да ятим кала бит әле, минем балам да юк», – ди. 

“Сагынудан икәүләшеп елый идек”
– Ходай Айназ абыема сабырлыгын да, авыр сынауларын да өеп биргән. Аңа кайчан гына шалтыратып хәлен сорашсаң да, беркайчан зарланмый иде. Мәрхәмәтле, батыр йөрәкле абыема һәркем соклана һәм шакката иде, – дип уртаклашты безнең белән хәрбинең сеңлесе Энҗе Арсланова. – Яшь аермабыз 13 яшь. Шуңа да карамастан, аның белән бербөтен кебек булдык. Моны аңлатып булмый. Кечкенә чактан бирле ул миңа “Апаем” дип эндәшә иде. Начар ягы да юк иде аның, иң изге кешеләрнең берсе, күркәм сабырлык хас иде аңа. 

Абыйсының махсус хәрби операциядәге һәр көне турында хәбәрдар була Энҗе, штурмга керәме ул, башка нәрсәме. Сеңлесенең укуда булуын белеп, Айназ махсус көтеп торып соңрак шалтырата. Ә бит тыныч вакытлар бик тәтеми аларга. 

– Икешәр сәгать сөйләшсәк тә сүзебез бетмәде, – дип сөйләвен дәвам итә Энҗе. – Штурмнан соң нык үзгәрде. Кайчак кызып-кызып сөйләп ташлый да, икенче бер мәлдә тынып кала. Ник бер сүз әйтсен. Бик тә авылга кайтырга теләде, ашкынды. Чын авыл кешесе, җир кешесе иде ул. Сөйләшергә сусаган вакытларында әле ярый тыңлаганмын, аны тынычландырганмын, дим хәзер. Сагынудан икәүләшеп елый идек. 2023 елның 14 маенда абыем ялга кайтты. Авыл белән дәррәү килеп каршы алдык без аны. Иң бәхетле мизгелләре иде аның, күз яшьләрен ничаклы гына яшерергә тырышса да яшерә алмады. Туган якны сагыну хисләре чагыла иде аларда. Ике атна торды да китте. Луганск җирлегендә хәзмәт итте ул. Берничә тапкыр алгы сызыкка кереп чыкты. Бик озак вакыт элемтәдә булмаган чаклары да булды. 

Батыр егет 15 декабрь көнне иптәшләре белән төнге өчтә алгы сызыкка кереп китә. Шул көнне кичен, 6 белән 7 арасында минага баса Айназ, ике аягы да каты яралана. Янындагы иптәшләре аны яу кырыннан күтәреп окопка алып төшәләр, биредә беренчел ярдәм күрсәтелә. Бер тәүлек биредә куна яралы хәрби. Тоташ ут астында курыкмыйча, берничә чакрым ара үтеп, иптәшләре Айназны эвакуация машинасына илтеп тапшыра. 

 “Җиңү белән кайтам да, өйләнәм”
– 16 декабрь көнне абыйны Белгород госпиталенә күчерәләр, – ди Энҗе. – Биредә бер атна дәваланды.  Ә 27 декабрь көнне аны самолет белән Мәскәүгә хәрби госпитальгә күчерәләр. Айназ абыем госпитальдә дәваланганда да җәфаланып, газапланып, авыртуларга сыкранып ятмады. Мин аңа бик авыр икәнлегем белә идем, әмма ул бервакытта да үзен кызганырга ирек бирмәде. Шуңа күрә соңгы көннәрдә кешеләр белән аралашасы, үзенең шундый хәлдә икәнлеген белгертәсе килмәгәндер. Хәтта безгә дә... Ул гел киләчәген уйлады. Бер кыз белән аралаша иде. Ә без яраткан кешесен очратуына сөенеп туймадык. “Җиңү белән кайтам да, өйләнәм”, дип хыялланды. 

Хастаханәдә дә бик тыныч, сабыр бик шат күңелле булган, сеңлесе белән дә уйнап-шаярып сөйләшкән ул. 
– Төрле мәзәк хәлләр сөйләп көлдерде. Үләсе көнне бервакытта да булмаганча кояш яктысы кебек ачык, шат күңелле иде, - дип хәтердә яңарта ул көннәрне Энҗе. –28 декабрь көнне операция ясарга тиешләр иде. Табиблар аңа: “Аягыңдагы мина кыйпылчыкларын алачакбыз”, дигәннәр. Абыем шул ук көнне иртән буыла башлый, хәле кискенләшә. 29ысы көнне, бер тәүлек үлем белән көрәшкәннән соң җан бирә. Ә моңарчы, 28 декабрьдә Мәскәүдә яшәүче гаилә дустыбыз хәл белешергә, дип госпитальгә барган иде, абыемны реанимациядә дигәннәр. Аякларында тромбоэмболи́я (кан тамырларында тромб тыгылган) барлыкка килгән. 

“Лев” позывноен алды
Без Айназның дусты, авылдашы, ул яралангач беренчеләрдән булып ярдәмгә ташланган Иске Богады егете “Кардан” позывнойлы хәрби белән дә элемтәгә кердек. 

– Мобилизация буенча чакырылганнан бирле, аның белән янәшә булдык, – дип уртаклашты ул безнең белән. – Бер ротада булмасак та, янәшәдә генә хезмәт иттек. Луганск ягында идек без. Айназ үзенә “Лев” позывноен алды. Арсланов фамилиясенең кыскартылган, русча варианты. Тыныч вакытта, алгы сызыкта булмасак, бер-беребезгә кунакка йөрешә идек. Чит җирләрдә авылдашлар бик якын бит, авыл хәлләре турында сөйләшеп, аралашып утыра идек. Соңгы тапкыр алгы сызыкка кергәндә каты яралана ул. Пехота минасына баса. Безгә бу хакта рация аша хәбәр иттеләр, аны тынычрак урынга алып чыктык, яраларын бәйләдек, каты яралануга карамастан, һич зарланмады ул. Үз хәлен үзе генә белгәндер. Эвакуация машинасы килгәнче, аның янында булдым. Кайнар чәйләр эчердем. Минем белән сөйләшә–сөйләшә йокыга китте. Аннан соң машина килде дә, алып киттеләр. Хәлен белешеп тордым. Мәскәүдә госпитальдә дәвалана дигәч, алга китеш бар дип куанган идем. Тик соңрак авылыбызның ватсап төркемендә Айназыбызның үлеме турында хәбәр иттеләр. Бик авыр булды. Аны соңгы юлга озату өчен Лугансктан башта  -Мәскәүгә, аннан туган ягыбызга озата баручы буларак кайттым. Көлүләре, әйткән сүзләре әле дә колагымда чыңлап тора. 

“Хыялын тормышка ашырачакбыз”
Айназны Яңа Богады авылында 13 гыйнвар көнне җирлиләр. 
- Мин әлегә Айназның безнең янда булмавына күңелем һәм йөрәгем белән ышанмыйм. Каядыр киткән дә тиздән кайтып җитәр төсле тоела, һәрвакыт безне кайгыртып яшәде бит ул, – ди Эльвера апа. –Инде әнисе белән күкләрдә күрешкәннәрдер бахыркайлар. Каберләре дә янәшә аларның. Әтисенә трактор алып бирәм дип хыялланган иде, инде менә шуның хәстәрен күреп йөрибез. Күктән күреп шатлансын балакаебыз. Кече сеңелләре Әдилә белән Динә дә бик көтте абыйларын. “Абыебез дәваланган госпитальгә барабыз да, аның белән сок эчәбез”, дип күпме хыялланды алар. Аларда туган җанлылык тәрбияли алуыбызга куанам. Алар бер йодрык сыман иде. Форсаттан файдаланып, матди ярдәм күрсәтүдә булышкан районыбыз башлыгы Ленар Зариповка, кайгыбызны уртаклашкан барлык актанышлыларга рәхмәт сүзләремне җиткерәсем килә.
Караңгы гүрләрең якты, авыр туфрагың җиңел булсын батыр егетебез, Айназ!

Язмага реакция белдерегез

0

0

15

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading