16+

“Кызың сиңа ясаган бозымга баскан”

Гомер буе татар халкының укымышлы, зыялы хатын-кызларын барлап, аларның аянычлы язмышы турында никадәр мәгълүмат туплаган Тәэминә апа.  Аның эзләнүләр, тикшеренүләр нәтиҗәсендә язган хезмәтләренә хәйран каласың. Тарих фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, җәмәгать эшлеклесе Тәэминә Биктимерованың үз язмышы да күпләр гыйбрәт алырлык.

“Кызың сиңа ясаган бозымга баскан”

Гомер буе татар халкының укымышлы, зыялы хатын-кызларын барлап, аларның аянычлы язмышы турында никадәр мәгълүмат туплаган Тәэминә апа.  Аның эзләнүләр, тикшеренүләр нәтиҗәсендә язган хезмәтләренә хәйран каласың. Тарих фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, җәмәгать эшлеклесе Тәэминә Биктимерованың үз язмышы да күпләр гыйбрәт алырлык.

 Ул туган ягы – Әтнә районының Шимбер авылында үткән балачак хатирәләрен искә алганда күзләр яшькә төренә.

– Без гаиләдә өч бала дөньяга килгәнбез. Әти безне ташлап киткәннән соң, бөтен авырлык әниебез җилкәсенә төште. Әтинең әнисе безнең белән бергә яшәде. “Нигеземә кырау төшмәсен!” – дип ялвара иде әби. Әтиебез фронттан кайтканнан соң, колхоз рәисе булып эшли башлады. Берничә айдан аның артыннан авылга бер рус хатыны кайтып төште. Авылдашларның, әбинең салкын карашын тоепмы, ул кире китеп барды. Әле дә күз алдымда, әтинең аны ат белән озата барганын тәрәзәдән күреп алдым да: “Әни, әтинең марҗасы китә”, – дип кычкырып җибәрдем.

Җәй булса да, салкын, яңгырлы көн иде. Теге хатын юка гына киемнән. Шуны әни күреп алды да, өйдә күз карасыдай саклап тоткан паласны чыгарып, теге хатынга бөркәнергә биреп җибәрде. Шуннан кайткач, әтинең елый-елый әнигә: “Алтын йөрәкледер син, Шәрифә”, – дигәне бүгенгедәй күз алдымда, – дип сөйли Тәэминә апа.

Шул вакытта балаларның: “Әти хәзер безнең белән генә яшәр”, – дип сөенеп йөрүләре юкка була. Әнисенә өч баланы аякка бастыруның ничек авыр икәнен яхшы аңлый кыз.

Җитмәсә, әлеге гаиләнең ишеген тагын кайгы җиле шакый. 6 яшендә Шәрифә апаның олы кызы Гөлсәгыйдә авырып, өч ел урын өстендә ята. Бөтен бите, тәне кып-кызыл бетчә белән каплана. Сабыйның: “Аллам, миңа үлем бир”, – дип өзгәләнеп ятуы әнисенең, туганнарының бәгырен телгәли.

Бигрәк тә багучының: “Кызың сиңа ясаган бозымга баскан”, – дигән сүзеннән соң ни эшләргә белми ана. Бервакыт Казанга май сатарга барган җиреннән, үзенең моң-зарын бер таныш булмаган хатынга сөйләп бирә. Тегесе аңа ярдәм йөзеннән, ниндидер дару биреп җибәрә.
 Әнә шуны сөрткәннән соң, бала аның шифасын күрә, тәннәре чистара. Шуннан соң терелеп, аякка баса. (Ул 79 яшенә кадәр яши).

Балалар үскән саен аларга киемнәрен дә җиткерергә кирәк бит әле. Кибеткә әйбер кайтса да, алырга акчасы юк заман. Тәэминә әнисенә ничек ярдәм итү җаен таба. Кечкенәдән бәйләргә өйрәнә. Мәктәптә дә, дәрес вакытында, парта астына яшереп кенә челтәр бәйләп утыра. Аны саткан акча, кибеттән кирәк-ярак алырга ярап куя. Яхшы укыгангадырмы, әллә хәлләрен аңлапмы, укытучылар аны күрмәмешкә салышалар. Шуның өчен гомер буе укытучыларына рәхмәт укый ул.

Тәэминә мәктәпне тәмамлап, югары уку йортында белем алырга хыялланып үсә, тик башта бераз акча эшләмичә булдыра алмый. Казанга килүгә, төзелешкә эшкә керергә дип, бер трестка бара. Әмма паспорты булмау сәбәпле, аны кире боралар. Ишек төбендә нишләргә белмичә елап торганда, кыз янына бер ир кеше килеп, аның нигә елавын сораша башлый. Таныш булмаган бу ир-егет кызны кадрлар бүлегенә кире алып керә дә, андагы белгечкә шунда ук эшкә алырга һәм тулай торактан урын бирергә куша. Тәэминәнең юлында очраган изге күңелле әлеге кеше трест башлыгы булып чыга. 

Аннары маляр эшенә күчеп эшли башлагач, тагын бәхесезлеккә дучар була ул. Биектән егылып төшеп, умыртка баганасын сындыра. Аңа хастаханәдән инвалидлык таныклыгы биреп чыгаралар. Япь-яшь килеш шундый таныклыкны йөртүенә бик борчыла ул.

Хезмәт сөючән кыз барыбер үзенең хыялын тормышка ашыра. Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый. Укыган елларында Нариман исемле Казан егете белән танышып, гаилә корып җибәрәләр. Аларның фатирында уникенче кеше булып яшәүдән уңайсызлана Тәэминә. Уллары Айрат тугач, фатирдан-фатирга йөрүләр дә туйдыра. Нариман өйләнешкәндә, кәләшенә биргән вәгъдәсенә хыянәт итә. 9 ел яшәгәннән соң, аларның юллары аерыла.

Тәэминә Биктимерова аспирантурада укымыйча гына, “Хатын-кызларны социалистик төзелешкә тарту” дигән темага диссертация яклый. Шул чагында комиссия әгъзалары аңа бер-бер артлы сораулар яудыралар. Булачак галим үзенең белемен исбатлап, аларга төгәл җавапларын бирә. Күренекле профессор, олуг галим Мидхәт Мөхәррәмовның үзенә биргән уңай бәясен бүген дә онытмый ул. Тәэминә апа Казан дәүләт авиация институтында озак еллар партия тарихын укыта. (1992 елда, партия таркалу сәбәпле, әлеге фәнне программадан төшереп калдыралар).

Үзенең гомер юлында кичергән авыр сынауларны җиңәргә күркәм сабырлыгын да биргән аңа Ходай. Бервакыт, биш яшьлек улы Айратның сукыр эчәгесе шартлап, ике ел тернәкләнә алмый интегә. Әнә шуннан соң ана баласының сәламәтлеге өчен һәрвакыт борчылып яши. Мәктәпне тәмамлагач, армиягә барырга тиеш булмаса да, хәрби хезмәткә алалар егетне. Аннан кайткач, Айрат КАИны гел бишле билгеләренә тәмамлый. Эшли башлагач, әнисен күчтәнәчләр, бүләкләр белән сөендереп кенә тора.

Арада үзе өчен иң якыны булган изге Коръән китабын бүген дә кадерләп саклый. (Әбисе белән икесенә бүләк иткән). Ни кызганыч, Айратның гомере бик кыска була шул. Мәскәүгә киткән җиреннән, явыз бәндәләр аның гомерен өзә. Менә 28 ел инде ул җир куенында. “Әгәр Айратым исән булса, бөтен авырлыкларга түзәр идем”, – ди гомер буе хәсрәт утында янган ана.

 Язмыш биргән авыр сынауларны бары тик эш белән җиңәргә тырышкан Тәэминә апа. Бөтендөнья татар конгрессында эшләгәндә дә, чит өлкәләрдә хатын-кызларның “Ак калфак” оешмаларын булдыруда үзеннән зур өлеш кертә.

 Унбиш ел буе Татарстан радиосында тапшырулар алып бара. Татарстан хатын-кызларының Бөек Ватан сугышы елларындагы тиңдәшсез батырлыклары, балаларны саклап калуда күрсәткән фидакарьлекләре турында сөйли. Элеге эшчәнлеген бәяләп, аңа “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре”, дигән мактаулы исем бирелә.

Тәэминә Биктимерова нәрсәгә тотынса, шуны башкарып чыгарга гадәтләнгән. Үзенең хезмәтләреннән торган биш китап бастырган. (Татар хатын-кызлары мәгърифәт юлында”, “Минем шәҗәрәм”, “Ступени образования до Сорбонны”, “Ил язмышын салып иңнәренә”, Хәтерләрне яңартыйк”). Татарның мәгърифәтле хатыннарын барлап, аларны халкыбызга танытуда бүген дә үзеннән зур өлеш кертә. Аның татар хатын-кызлары турындагы мәкаләләре немец һәм төрек телләренә тәрҗемә ителгән. Туган авылы турындагы “Шимберем – олы тарих эзләрендә” дигән китапны да үзе язган. (Шулай ук “Чистай өязенең мәгърифәт йолдызлары” җыентыгын төзүче -авторларның берсе, фәнни мөхәррире).

Әнә шулай, рус әдәбиятында: “Татар хатын-кызлары надан булган”, – дигәннең киресен исбатлап, исемнәре җуелган гүзәл затларыбызны киләчәк буыннарга да җиткерүче ул. Тәэминә Биктимерованың үз исеме дә тарих битләрендә алтын исемнәр белән язылырга хаклы.

Люция Хәбибуллина,
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Язмага реакция белдерегез

10

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading