16+

“Кызыгыз сулыш алудан туктады. Кайгыгызны уртаклашабыз!”

26 март көнне кичен Казанның Сибгат Хәким урамында урнашкан итальян ресторанында кичке аш ашаганнан соң, 16 яшьлек Әминә Марат кызы Мингалиева анафилактик шок кичерә.

“Кызыгыз сулыш алудан туктады. Кайгыгызны уртаклашабыз!”

26 март көнне кичен Казанның Сибгат Хәким урамында урнашкан итальян ресторанында кичке аш ашаганнан соң, 16 яшьлек Әминә Марат кызы Мингалиева анафилактик шок кичерә.

Ә соңрак кыз җан бирә. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылса да, тикшерү туктатыла. Кайгыга баткан Мингалиевлар гаиләсе моның сәбәбен әле дә аңламый. Тикшерү комитеты, полиция бүлегенең бусагасын кат-кат таптасалар да, хокук сакчыларының фикере башкача. Менә шуңа зар-интизар булган Марат Мингалиев журналистларга мөрәҗәгать итәргә булган. 

–  Әминә 2007 елның 30 октябрендә дөньяга килде, – дип сөйләде безгә кызның әтисе Марат. – Сау-сәламәт бала, үскәндә дә бернинди катлаулыклар булмады. Өч яшендә балалар бакчасына бирдек. Нәкь шул вакытта кызыбызның буылуын сиздек. Табибларга мөрәҗәгать иткәч, астма дип әйттеләр. Ул аның салкын тигәндә, яки томау төшкәндә көчәя иде. 

Кыз балалар бакчасында да, мәктәптә белем алу чорында да актив бала була. Нинди генә чара булмасын, һәрчак алдынгы булырга тырыша. 
– Әминәгә 5 яшь тирәсе булгандыр, аның эрбет чикләвегенә аллергия булуын белеп алдык. Шуңа аны балага ашатмадык. Ризык әзерләгәндә дә, ул чикләвекне кулланмый идек. Кызыбыз бик актив, өлгер бала булып үсте, укуда, спортта да беренче. Төрле чараларда волонтер буларак катнашты. Яшьтәшләре арасында да абруе бар иде. Бөтен җиргә өлгерде. Сокландык аңа. Күбәләктәй  очып кына йөрде бит ул. Гүя яшәп калырга ашыкты. Күңеле якты уй-хыяллар, өмет белән тулы, зирәк акыллы, гаиләбезнең "йөзек кашы" булды, – дип сөйләде кайгыга баткан Наилә. 
2024 елның 26 мартында Әминә дус кызлары белән Казан үзәгендә урнашкан итальян кухнясы белән аерылып торган ресторанга барырга сүз куеша. 

–20.30 минутта кызыбыз әнисенә шалтыратып ресторанда утыруларын әйтә, – дип дәвам итә үз сүзен Марат. –  “Паста” дип аталган (традицион итальян ризыгы, макарон эшләнмәләреннән әзерләнә. - ред.иск.) ризыкка заказ бирүен, ә аның составында “Песто” соусы (иң атаклы итальян соусларының берсе, бу соус составына зәйтүн мае, базилик, сыр, сарымсак һәм пиний агачы орлыклары керә. Кайвакыт аңа томат та өстиләр, ә пиния орлыклары урынына әстерхан чикләвеге, кешью яки эрбет чикләвеге дә кушалар. - ред.иск) барлыгын да хәбәр итә. Шул ризыкны бер кашык авыз иткәннән соң кызым яңагы шешеп китүенә зарлана. Моннан тыш, соңрак Әминә әлеге “Песто” соусында эрбет чикләвеге булуын белеп ала. Моңа каршы әнисен тынычландырырга теләптер инде, кызым дусты Полинада аллергиягә каршы дару барлыгын, шуны эчеп куюын, хәле яхшыруын искәртә. Шуннан сөйләшүләре өзелә. Инде бераздан, күңелен тынычсызлык биләп алгач, янә телефонын кулга алып кызыбызның номерын җыя. Юкка түгел икән, Әминә ике тапкыр укшып косуын әйтә. Ул вакытта минем эштән кайтып барышым иде. Тормыш иптәшем кызыбыз белән ватсап аша да аралашкан, хәле үзгәрмәвен белдергән. Ә 21.24 минутта кызыбыз номерыннан аның дусты Полина шалтыратып Әминәнең хәле кинәт начараюын әйтте. Без тизрәк “Ашыгыч ярдәм” табибларын чакыртырга кирәк дип үтендек.

 Шул арада Марат, хатыны Наилә дә җыенып кызлары янына кузгала. Бу арада Әминәне ике яктан тотып дус кызлары даруханәгә алып килә, тагын берәр көчлерәк дару булмасмы дип өметләнә алар. Казага тарыган кызның бина эченә керерлек хәле калмый, шуңа аптекага Полина исемле дусты кереп, хәлне аңлатып бирә. Фармацевт кешегә начар булуын белеп тә ярдәмгә ашыкмый, бары дарулар тәкъдим итә. Соңрак Әминәгә нашатырь спирты иснәтеп карыйлар. 
Төнге унынчы 45 минутта Мингалиевлар аптека янына килеп туктый. Биредә инде “Ашыгыч ярдәм” машинасы да була. Әминә хушын җуя, табиблар хәлләреннән килгәнчә, кызны аңына китерергә тырыша. Әти-әнисе, дус кызлары менә хәзер күзләрен ачар дип өметләнә, укол кадагач, хәле җиңеләер, дип уйлыйлар да. Бу урында минутларның сәгатькә тиңләшүе хак. Җанын кая куярга белмичә, “Ашыгыч ярдәм” машинасы кырыенда басып торган хәлен күз алдына китерүе дә авыр. 
– Барлык реанимацион чаралар үткәрелүгә карамастан, кызыбызга берничек тә ярдәм итә алмадылар. “Кызыгыз сулыш алудан туктады. Кайгыгызны уртаклашабыз!”, дигән сүзләре бүгенгедәй колагымда чыңлап тора. Шул бер эрбет чикләвеге кушылган соус аркасында кызыбызда анафилактик шок барлыкка килгән. Бу суд-медицина экспертизасында да әйтелә. Берничә сәгать эчендә бик көчле аллерген кешенең үлеменә китереп чыгара икән, – дип уртаклаша Марат. 

Әминәне соңгы юлга озатырга килгән кешеләрнең исәбе булмый. Аны белгән, аны якын иткән һәркем әрнеп-өзгәләнеп елый, билгесезлектән үрсәләнә. Ни өчен? Кемнең ваемсызлыгы? Бу сорауларга бүген дә җавап юк. Табигать әле уянып килгән мәлендә, зур хыяллар белән янып, бәхеттән очып йөргән кызларын, яшәргә дә өлгермәгән килеш җир куенына илтеп салу, Әминәнең якыннарын аяктан ега. Тормыш иптәше Наилә үзе дә ничә көн буе хәл эчендә ята, аны саклап кына торганнар. Ана өчен бүген дә тормышның яме юк. Кызының мәңгелеккә китүе белән берничек тә килешә алмый. Менә ишек ачылыр да, гадәттәгечә, шат елмаеп кайтып керер кебек тоела ул аңа. 

 – Йөрәк ярасы, өзлексез сулкылдап тора. Эчебез тулы хәсрәтне дә, аңлатып бетерерлек түгел. Әминә үлеменнән соң Россия Җинаять кодексының "Саксызлык аркасында үлемгә китерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган иде. Тикшерү органнарына язган шикаятебездә ресторан хезмәткәрләре тарафыннан күрсәтелгән ваемсызлыкка басым ясадык. Чөнки ресторанга килүчеләргә тәкъдим ителгән азыклар менюсында аларга керүче ингредиентлар составы турында мәгълүмат бирелмәгән, – ди Наилә.

Тикшерү материалларына караганда, хокук сакчылары фаҗига булган көнне кызларга хезмәт күрсәткән официанттан да сорау алганнар. Аның сүзләренә караганда, 26 март көнне ресторанга 3 кыз килгән. Аларның икесе "креветкалы Паста" һәм "өч төрле томатлы Буратто"га заказ биргән. Шул ук вакытта аларның берсе дә азыкларның составы турында сорау бирмәгән. Залда килүчеләр күп булганлыктан, кызларга азыкны башка хезмәткәр китергән булса кирәк. Соңрак кызлар официантны янә чакырган һәм азыкның составы турында сорашканар. Шул ук вакытта ул тәлинкәдәге азыкның өчтән бер өлеше юклыгын күреп алган. Кызларга ул "Паста" составында "Песто" соусы һәм кокос сөте барлыгын әйтә. Шуннан соң башка сораулар булмагач китеп бара. Бераздан кызлар янә чакыра аны, аларның берсе бу пастаны ашамаячагын әйтә, чөнки аңарда аллергия башланган. Өстәлдә аллергиягә каршы дару дә тора. Хезмәткәр азыкны кире аш-су бүлмәсенә кертеп бирә. Бераздан кызларның берсенең укшый башлавын күреп ала, соңрак кызлар бәдрәфкә барып юынып килә. Ә ресторан менеджеры мондый хәл килеп чыгуын белгәч, әлеге пастаны заказдан алып ташлый, гафу үтенү сыйфатында Әминәгә лимон торты кисәге китерелә. Ләкин аллергияне татлы ризык белән бассаң икән ул. 

–  Безнең фикеребезчә, ресторан хезмәткәрләре кызыбызның үзен начар хис итүен күрә торып, беренче ярдәм күрсәтмәгәннәр һәм зыян күрүчене куркыныч астында калдырып, ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләрен чакырмаганнар.  Моннан тыш, кызлар мөрәҗәгать иткән аптека фармацевты да үз эшенә салкын караган дигән фикердә без. Провизорлар һәм фармацевтлар беренче медицина ярдәме белеме һәм күнекмәләренә ия булырга тиеш. Әмма даруханә хезмәткәре тарафыннан кызыма беренче ярдәм күрсәтелмәгән. Чылбыр аша тоташкан бер салкын караш дип әйтимме шунда. Алда бәян ителгәннәрдән чыгып, үз вакытында беренче ярдәм күрсәтелсә һәм Ашыгыч медицина ярдәме чакырган булсалар, кызыбызны үлем тырнагыннан йолып калу мөмкинлеге бар дигән нәтиҗәгә киләбез, әмма бу мәсьәлә тикшерелмәгән һәм тикшерү барышында билгеләнмәгән. Тикшерү органына бәян ителгән дәлилләрне вакытында һәм тулы күләмдә тикшерү һәм әлеге эшкә катнашы булган затларның барлык гамәлләренә бәя бирү турында үтенеч белән мөрәҗәгать итәм, – ди Наилә ханым. 

«Кулланучы хокукын яклау турында»гы канун буенча, һәр кешенең тормыш һәм сәламәтлек өчен куркынычсыз булган сыйфатлы хезмәт күрсәтү һәм товар алырга хокукы бар. Җәмәгать туклану урынында сыйфатлы ризык алу да шуңа керә. Әгәр кулланучының бу хокукы бозыла икән, ул сәламәтлегенә килгән зыянны компенсация рәвешендә кайтара ала. Ризык бәясен һәм агуланганнан соң дәвалануга тотылган акчаны кайтарырга, шулай ук әхлакый зыян өчен дә күпмедер суммага дәгъва кылырга мөмкин.

Медицина ярдәме күрсәтелеп, хәлегез берникадәр яхшыргач, сезнең агулануда гаепле дип санаган кафе яки ресторанга дәгъва (претензия) язарга кирәк. Биредә кайда, кайчан, сәгать ничәдә, нәрсә ашадыгыз, агулану фактын кем раслады (табиб язып биргән белешмә), нинди суммада компенсация таләп итәсез, проблеманы кайчанга хәл итүләрен сорыйсыз. «Кулланучы хокукын яклау турында»гы канунның 22нче маддәсе нигезендә, дәгъва 10 көн эчендә канәгатьләндерелергә тиеш.

Сезнең агулануда нәкъ менә җәмәгать туклану урыны гаепле икәнен сез үзегез, ягъни дәгъваны бирүче дәлилләргә тиеш. Дәлил буларак, инде әйтелгәнчә, түләү чегы, банк картасыннан алынган мәгълүмат, медицина белешмәләре, шулай ук ризыкның фотосы да кулланыла ала. Ул фотоның кайчан төшерелгәне күренергә тиеш. Сезнең әлеге кафе яки ресторанда ашаганны раслый ала торган шаһитларны да җәлеп итәргә мөмкин.

Әгәр җәмәгать туклану урыны сезнең дәгъваны уңай якка хәл итәргә ашыкмый икән, судка бирергә кирәк. Дәгъва суммасы 100 мең сумнан артмаса – җәмәгать судына, аннан артса – район (шәһәр) судына (зыян күрүченең яшәү урыны яки җавап бирүче якның юридик адресы буенча). Мөрәҗәгатьтә «дәгъва кулланучы хокукын бозу сәбәпле бирелә» дип күрсәтсәгез, дәүләт пошлинасын түлисе булмый.

Тикшерү барышында чынлап та җитешсезлекләр ачыкланса, алар да судта дәлил буларак барачак. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

7

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Күрәчәк

    • аватар Без имени

      1

      0

      Эти-энисенэ сабырлык. Бик зур кайгы.

      Мөһим

      loading