Яшь чагымда үзебезнең урамнан Әминә белән очрашып йөрдек. Ул миңа үлеп гашыйк иде. Хәер, авылда миңа гашыйк булмаган кыз бар иде микән? Шулай да Әминә барысыннан да җитезрәк булды.
Армиягә киткәч, Әминә хатлар яза башлады. Ә мин ул хатларны җавапсыз калдырдым, әллә нигә язасым килмәде. Мөгаен, мин аны яратмаганмындыр. Армиядән кайткач, бөтенләй читләштем аннан. Ул ни булганын сорап өйгә үк килде, мин аны куып җибәрдем. “Башка егет тап, бәхетле бул!” – дидем. Әминә үксеп елап кайтып китте...
Еллар үтте. Мин өйләндем. Әминә дә кияүгә чыкты. Дөресен генә әйткәндә, мин аның тормышы белән беркайчан да кызыксынмадым. Кемгә чыгуы, кайда яшәве дә кызык түгел иде миңа.
Комментарийлар