Дөньяны бетерердәй гарасат урамда. Коеп яңгыр ява, яшен яшьни, күк күкри. Менә тәрәзә пыялалары чылтырап коелды. Әллә яшен атты, әллә боз. Пыяла ватылган тавышка бала елавы да кушылды. Ул шушы ватык тәрәзәсеннән җил, бозлы яңгыр кергән шыксыз бүлмәдә ята. Өстенә ябучы да, кулына алып юатучы да юк... Сабый ярдәм сорап илереп елый, ишетмиләр...
Тынычлыкны алган сәер төш
...Рәсимә үзе дә күз яшьләренә манчылып уянып ките, мендәре дә сыгып алырлык юеш иде. Торып утыргач, бу хәлләрнең куркыныч төш кенә булуын аңлагач та тиз генә тынычлана алмады әле ул. Ире Кыяметдин аны ничек юатырга да белмәде.
Табиблар куйган: “Балагыз булмый!” – дигән хөкем – диагнозлы кырыс чынбарлык белән икесе дә инде ризалашып, Аллаһ язганнан узып булмый дип бер-берсен аңларга-санларга тырышып яшәп яткан көннәре була бу.
Эскерттән энә эзләү
Бу сәер төш Рәсимәнең иләс күңелен бөтенләе белән актарып ташлый. Аның ничек тә булса, бу сабыйны эзләп табасы, кочагына алып юатасы килә. Табигать тарафыннан һәр хатын-кызга салынган әни булу инстинкты тыңгылык бирми. Тик баланы кайдан эзләргә? Җиһан артык зур: анда авыл-калалар бихисап. Бу бит эскерттән энә эзләүдән дә авыррак эш.
Хикмәтле төшләр күрүдән туктамый Рәсимә. Алар билгеле бер вакыт аралыгы саен кабатлана башлый. Менә ул (шундый матур зәңгәр күзле, аксыл чәчле кызчык икән бит ул!) алпан-тилпән атлап, кулларын җәеп Рәсимә каршысына килә. Кочагына алам дигәндә генә уянып китә. Бу юлы да нәүмиз кала, тагын күз яшьләренә чума. Әни булу теләге көннән-көн арта бара. Мондый төшләр ешрак кабатлана башлый. Кызының үсүен читтән генә күзәтеп торасы килми, (ул аның үзенеке булуына тәмам ышанып беткән була инде) аның язмышына үзенең дә өлешен кертергә, җете төсләр өстәргә теләве дә артканнан арта бара.
Ә инде беренче сентябрь иртәсендә төшенә ак бантлар таккан, аркасына мәктәп сумкасы аскан кыз кергәч, Рәсимә ханым аның инде зур үсүен, укучы булуын һәм аны тизрәк табарга кирәклеген тагын да ныграк аңлый башлый. Тагын ире белән сөйләшәләр дә, бәлки, ул шунда безне көтәдер дип, балалар йортларыннан эзли башлыйлар. Бер-ике кызчыкны тәкъдим дә итеп карыйлар үзләренә. Саннар телен-серен белүче, галәм белән ниндидер элемтәдә торучы ире Кыяметдин ул балаларның берсенең дә аңа туры килмәвен, йолдызлар кушмавын әйтеп, ана булу бәхетен чигерә килә.
Төшләр өнгә әйләнгәндә
Инде тәмам өмет өзелде дигәндә тагын бер баланың гаилә көтүен белеп алалар. Һәм могҗиза ире әйтүенчә, сабый йолдызнамә буенча туры килә, нәкъ менә алар гаиләсенеке булырга тиеш! Түбән Кама каласының “Балкыш” балалар приютына баралар. Кызны күргәч тә Рәсимәнең йөрәге өзелеп төшкәндәй була. Бу бит нәкъ шул үзе – төшләренә кереп, аны чакырган сабый! Күзләре дә, бит очындагы чокырлары да. Үскән инде тугыз яшь. Сәламәтлеге бик үк әйбәт түгел дисәләр дә, ир белән хатын, кош тоткандай сөенеп алып кайталар кызны үз өйләренә.
Юкка кисәтмәгәннәр икән: кайту белән үк авырый башлый бала. Хастаханә юлын шактый таптарга туры килә.
– Миңа үз исемем белән эндәшмәгез! Мин ул исемне яратмыйм, – ди Ирина.
Баланың космограммасын төзеп утырган Кыяметдин кызы янына килә дә:
– Сиңа Ариана исеме ошыймы, кызым? – дип башыннан сыйпый.
– Да, – ди, татарча бер сүз дә белмәгән бала, аның ни әйтергә теләвен аңлап.
Әнә шундый матур, яңгыравыклы исем ала кыз. Исемен дә, үзен дә бик яраталар. Тик кечкенәдән ана назын аз күргән, авырса да, вакытында тиешле дәва алмаган кызның сырхау-чирләре бер бәйләм була. Аларның күплегенә түгел, ә нәкъ үзенеке шикелле булуына шакката Рәсимә ханым. “Кызым үземә охшаган!” – дип сөенеп туялмый ул. Күк канцеляриясендә бераз гына ялгышканнар гына. Кызның чынлап та үзенеке булырга тиешлегенә тамчы да шикләнми Рәсимә. Һәм бу ана белән бала арасын күзгә күренмәс җылы хисләр белән бәйли. Гаиләнең дөньясы түгәрәкләнә. Кыз беренче бишлесен алып кайтса да, яңа дуслар тапса да, һөнәрләре артса да бөтен җир-күкләре белән сөенәләр.
Табиблар: “Әгәр дә кызыгызының исән-сау озак яшәвен теләсәгез, аны спорт белән шөгыльләндерегез, түгәрәкләргә бирегез”, – дигән була. Шулай итәләр дә. Һәм кыз күзгә күренеп сәламәт булып үсә. Еллар үткән саен чибәрләнә. Спортны да бик ярата, төрле төрләре белән шөгыльлләнә. Бик матур итеп татарча сөйләшергә өйрәнә. Өйдә әнисенә булыша, бергәләп сөйләшә-серләшә өчпочмаклар пешергәндә кайсысы күбрәк бәхетле булды икән: дөньядагы иң әйбәт әниле кызмы, әллә инде иң яхшы кызы булган әниме? Ярдәмчесе генә түгел, сердәшче-киңәшчесе дә булып үсә кызы. “Ярый әле, язмышым сине табып бирде...” – дип, көннән-көн ныграк сөенә Рәсимә.
Ире Кыяметдин кисәк кенә вафат булгач, Ариана тәмам йөрәк даруына әйләнә аның. Әнисенә ничек авыр икәнлеген күреп, аны юатыр өчен, спортта да, укуда да уңышлары белән сөендерә. Кайгы үзе генә йөрми, диләр. Рәсимәгә дә ул елларда кайгы-хәсрәт олаулап килә. Уннан артык якын кадерле кешеләре белән мәңгегә хушлашырга туры килә аңа. Һәм бу чакларда ул күз яшьләре аша: “Ярый әле, кызым, син бар!” – ди ятимә сабыйны кочагына алып, аны да юата, үзен дә тынычландыра. Аннары эчендә кайнаган хисләр ташкынын ак кәгазьгә шигырь юллары итеп тезә.
“Балам, балам, багалмам,
Йөрәгемнең яртысыннан,
Үз җанымнан яралган...”
“Ярый әле, син бар, кызым!"
Рәсимә Гарифуллина – талантлы, хатын-кыз күңелен нечкә тоеп иҗат итүче шагыйрә, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, җырлар авторы. Үзе дә моңлы җырлый. Илһамчысы – кызы Ариана.
Кызның да үсә-үсә әнисенә сөйләр йөрәк серләре арта. Бер каратут йөзле чибәр егет аның яныннан тыныч кына үтеп китә алмый башлый. Кызның үзенең дә күңеле шул егеткә тартыла бугай, аны күрүгә комач кебек кызара.
Рәсимә ханым да бу дуслыкка каршы килми. Егетнең әрмән гаиләсеннән икәнен белгәч кенә: “Җан тартмаса да, кан тарта диюләре шулдыр инде. Ата каны тарта торгандыр”, – дип куя.
– Яшермим, алар дуслаша башлагач та, җаным тынычсызланып калды. Мин бит аны татар кызы итеп, милли йолаларыбыз нигезедә тәрбияләдем. Яңа мохиткә ияләшү авыр булыр дип борчылдым. Әмма мәхәббәткә каршы килә алмадым, – ди ул.
Яшь аермасы да (араларында 9 ел) мәхәббәткә комачауламый. Киресенчә файдасы зуррак була: саклауга-яклауга мохтаҗ кыз өчен егет кайгыртучан дуска әйләнә. Кая барсалар да – гел бергә. Инде Казанда спорт һәм туризм академиясендә белем алган кызны озату каршы алу мәшәкатьләре дә дус егет өстендә. Һәм ул аны бик рәхәтләнеп үти. Яраткан кешеңә яхшылык эшләү җан рәхәте бит инде. Үзе дә Кыяметдиненә гел шулай иде.
Шагыйрә ананың сизгер күңеле егеттә ышанычлы кеше, кызына яхшы тормыш юлдашын күрә. Ариана Кавказдан бик еракта булган Балык Бистәсендә яшәп ятучы бердәнбер әрмән гаиләсенең яраткан килене бүген. Алтын көздә яшьләр туган-тумачаны, дус-ишне җыеп, зурлап туй уздырган. Бик күңелле булган. Тиздән онык белән дә сөендерерләр һәр ике нәселне дә.
Әнисе белән бер-берсенә ничек кенә якын булсалар да, Ариананың күңелендә үзен дөньяга китергән “мама”сын күрү теләге дә яши. Монысы да кан тартуыдыр инде. Беренче курсны тәмамлагач, аны эзләп Кама Аланына кадәр бара ул. Сөйгәне белән фатир ишегендәге кыңгырау төймәсенә озак басып торсалар да ачучы булмый. Ариананың гасабилануын күргән акыллы егет: “Әниләрне сайлап алмыйлар”, – дип юата.
Рәсимә ханым кызын:
– Әниеңне гаепләмә, ул синнән баш тартмаган, аны тормыш авырлыклары мәҗбүр иткән, очрашырсыз әле”, – дип өметләндереп үстерә. Бер дә начар итеп сөйләми. Шуңа да озак еллар кызның күңелендә ике әнисе дә янәшә яшәгән. Шуңа күрә дә үзенең югары белем алу шатлыгын аның белән дә уртаклашасы килгән. Инде күрешеп булмады дип, өмете өзелеп кайтып барганда урамда үзе әнисен күреп ала Ариана.
– Нигә мине эзләп килмәдең? Мин сине бик озак көттем, – дип, йөгереп килеп, елый-елый аңа сарыла.
Ләкин ананың кызнына әйтер сүзе табылмый. Һәркем үз юлыннан китеп бара.
Ә Рәсимә ханым: – “Кызым нишләп йөри, хәлләре ничек икән? Ярый әле үзе генә китмәде,” – дип ут йотып, Ариананың кайтканын көтә. Елап шешенеп беткән кызының кайтып килгәнен күргәч кенә:
– “Рәхмәт сиңа, Раббым, баламны кайтырдың!” – дип Ариананы кочаклап ала.
Рәсимә Гарифуллина хәзер дөньяның яңа кешесен – беренче оныгын көткән арада баш-аягы белән иҗатка чумган. Илһам килгән чагы. Шигырьләрне дә ихластан яратып яза. Әле менә повесть та башлаган. Кызының язмышы хакында ул. Темасы гыйбрәтле, теле шома, фикере анык булгач, үз укучысын тиз табар ул. “Китапларда - киноларда барысы да әйбәт тәмамлана, ләкин тормышта алай булмый шул”, – дигәнннәрнең фикерен үзгәртергә теләп, бөтен талантын, ана назын кушып, язмышына рәхмәт укып яза ул аны. Кайда елмаеп, кайчан күз яшьләренә ирек биреп. Дөньядагы иң бәхетле әни һәм кыз турында булачак бу әсәр. “Яман күзләр генә тимәсен берүк!” - дип, биш вакыт намазы саен Аллаһның рәхмәтен сорый-сорый яза. Тизрәк язылып бетсен дә, укучы кулына барып ирешеп, ятимнәр санын киметергә булышсын иде ул.
Балык Бистәсе.
Комментарийлар