16+

"Әнине күрергә дә, ишетергә дә теләмим"

Күптән түгел улым белән паркта йөргәндә, очраклы рәвештә бер кыз белән таныштым. Улым атынгычта атыныйм дигәч, якындагы утыргычка барып утырдым. “Улыгыз бәхетле, әнисен күреп белеп үсә”, - диде янымда утырган яшь кыз. 

“Нигә алай дисез?” - дип сорадым. Шуннан Света үзенең язмышын сөйләп китте. Аңа 6 яшь булганда, әнисе аны балалар йортына биргән. Ни өчен икәнен ул әле дә белми. Балачагын да хәтерләми. “Әнине дә хәтерләмим. Әмма гел аның турында уйладым һәм 16 яшемә кадәр аны көттем. Башта аңа ачуланырмын, ә аннары кысып-кысып кочаклармын да, ул мине өйгә алып кайтыр дип күз алдына китердем. Ләкин әнием мине килеп алмады. Хәзер инде миңа 24 яшь. Үзем генә яшим. Һәм күптән түгел әни мине эзләп тапты. Социаль челтәрдә. Ләкин минем аның белән сөйләшәсем килми. Аны күрергә дә, ишетергә дә теләмим. Аңа әйтер сүзем юк”, - ди Света.

Светага нинди киңәш бирергә дә белмәдем. Шулай да минемчә, аңа әнисе белән күрешеп сөйләшергә, аңлашырга кирәктер. Киләчәк тормышы якты, бәхетле булсын иде Светаның...

Эльмира Д.
 
Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading