16+

Өч көн  аралашкан күбәләкнең  сөйләшергә теле генә юк иде

2020 елның азагында гаиләбезгә  гомер буенча җуелмас кайгы килде  - җәмәгатем бакыйлыкка күчте. Барыбыз да – улым-киленем, оныкларым -  авыр кичерәбез.  

Өч көн  аралашкан күбәләкнең  сөйләшергә теле генә юк иде

2020 елның азагында гаиләбезгә  гомер буенча җуелмас кайгы килде  - җәмәгатем бакыйлыкка күчте. Барыбыз да – улым-киленем, оныкларым -  авыр кичерәбез.  

Үземнең хәлем бигрәкләр мөшкел, Ходай Тәгалә сабырлык кына бирсен инде, дип телим. 56 ел ич, Таһир-Зөһрә булмасак та, бик матур итеп яшәдек. Шул еллар хәзер бер мизгел сыман гына үткәннәр дә киткәннәр икән. Икебез дә - сугыш еллары балалары. Икебезнең дә әткәйләребез сугышның башында ук ятып калганар. Хөкүмәттән ярдәм аласы урында сугыш һәм аннан соңгы еллларда салымга баткан  әнкәйләргә ярдәм итә алмаудан гаҗиз калган балалар булып үстек без. Шәһәргә килеп очрашканда икебез дә  ятимлекне, балачактагы авырлыкларны, ач-ялангачлыкны мулдан татыганлыгыбызны аңлаганбыз. Шуңа күрә  калага  килгән беренче буын буларак,  үз куышың өчен кирпечне  сатып алудан башланган яшәешне дә  күкрәк көчебез белән генә корырга әзер идек. Акрын гына, кыенлыклар белән, әмма түземлелек һәм хәләл көч  белән  төзедек  без үз дөньябызны. Инде   рәхәтен күрер чагыбыөз да җитте дип  шатлана башлаган идек,  гомер дә үтеп киткән икән...

      Җәмәгатемне җирләгәннән соң айдан артык мин ике халәттә яшим -  хис дөньясында һәм акыл уе белән.  Бер арада  караңгы бүлмәдән ихатаны күзәтәм. Әнә күршедәге йорт кырыеннан, гадәттәгечә төянеп, ул килеп чыгар дип көтәм. Үзем аның йөген күтәрешергә  йөгереп чыгарга әзермен. Әмма акыл уем тәнем буенча яшен булып кисә – ул кайтырга китмәде бит... Кырыгынчы көнен билгеләгәч, акыл уе өстенлекне алды. Тәкъдиребездә шулай язылгандыр. Ходайга рәхмәтлебез: мин 85не уздым, ә ул 81гә алты гына көн барып җитә алмый калды. Адәм баласы беркайчан да яшәүдән туймаса да, кеше яши алган озын гомер бит бу.

      Сүзем күбәләк турында иде. Җәмәгатемнең вафатына 40 көнне үткәргәннән соң ике көн узгач булды бу хәл.  Башымны кая куярга белмичә залда  телевизордан дәвамлы бер тапшыру карап утырам. Тәнәфес вакытында йокы бүлмәсенә урынымны җәеп куярга дип кереп, утны кабызсам,  стенага бер күбәләк кунган.  Елның җылы вакыты булса, исем дә китмәс иде, бәлки. Җәй була торган кызгылт күбәләк тә,  көянеке дә  түгел ул. Көя күбәләге көл төсле була һәм кечерәк.  Монысы - уртача зурлыкта. Канат өсләрендә  түгәрәк аллы-гөлле бизәкләре бар.Ул да булмады, күбәләк бер-ике мәртәбә бүлмәне урап очты да, минем күкрәгемә тиеп китеп каядыр кереп  юк булды.  Йокларгакергәндә шул ук хәл кабатланды. Киләсе көнне кичке караңгыда тәрәзә яңагына килеп кунган. Төнлә уянып китсәм, ул минем бит алмамда утыра. Тагын бер көннән күбәләк  баш очымда урамнан яктылык төшкән стенага кунган.  Шунда килеш төн буена минем йокымны саклап чыкты, дия алам. Кунагым 3 көн торды. Китәсе көнне иртән ул никтер лоджияга чыга торган ишекнең идәнендә суык җирдә кунаклаган. Үзе өшегән. Бөтен булмышы белән хәсрәтле булып тоелды ул миңа. Башта  аны ерактанрак тыным белән җылыттым  да, учыма алдым. Рәхәтләнеп утыра – ул инде ияләшеп беткән иде. Бераздан  мин аны җайлап кына  кулымнан   тәрәзә пәрдәсенә күчердем дә, икенче бүлмәгә чыгып киттем. Киләсе кергәндә күбәләгем-Бәйнәм юк иде...

      Кеше хәлен кеше белми,үз башына төшмәсә, дип җырлыйлар бит әле. Мин үзем дә нәкъ шундый кеше булып яшәгәнмен икән. Ягъни, имештер, кешенең җаны күбәләк рәвешендә торган җиренә, якын кешеләре кырына килә икән дисәләр, мин андыйларга   ышанулардан өстен , янәсе. Югыйсә, җәмәгатем дә сөйләгәне булды: кечерәк  чагында өйгә очып кергән күбәләкне куа башлагач, аны инәкәсе туктаткан –“ кума, балам, бәлки, әткәңнең җаны нимес әсирлегеннән котылып  үзебезгә кайткандыр.” Үз башыма төшкәч, мин дә аңладым: бар ул, бар, була ул андый хәлләр! Минем белән өч көн  аралашкан күбәләкнең  сөйләшергә теле генә юк иде. Ә гадәтләре нәкъ җәмәгатемнеке: тыйнак, сабыр, очынып һәм чәчрәп бармый. Шул ук вакытта горур да. Күбәләгем, мөгаен, Бәйнәне оҗмахка озатыр алдыннан  саубуллашырга алып килгәндер.  Хәзер оҗмахтадыр инде, дип ышанам. Ул да кермәгәч, кемнәр керә алыр  соң анда?

Йосыф Касыймов, Уфа.

https://omet-rb.rbsmi.ru/

Фото: https://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сенлем сойлэде бу кубэлэк турында. Эниебезне жирлэп килгэч узлэренен ишек алдында кубэлэк килеп куна, очып китми бик озак торган. Сентябрь уртасы, кояшлы кон. Сенлем Эниебезне жаны килгэндер дип капкачка су салып куя, кубэлэк озак итеп су эчэ дэ очып китэ. Кунеле булган инде сенлемнен дэ, энине сыйлаган кебек булган

    Мөһим

    loading
    2
    X