16+

«Өч янына дүртенчесе сыяр әле...»: нарасыйларга кабаттан ятим калырга язмасын иде

Радалия һәм Рәис Фәтхуллиннарның яңа йорты урамның гына түгел, Әтнә районы Олы Бәрәзә авылының да матур бизәге. Үзендә тырыш, хезмәт сөючән хуҗалар яшәгәнне күрсәтеп, ерактан ук балкып утыра.

«Өч янына дүртенчесе сыяр әле...»: нарасыйларга кабаттан ятим калырга язмасын иде

Радалия һәм Рәис Фәтхуллиннарның яңа йорты урамның гына түгел, Әтнә районы Олы Бәрәзә авылының да матур бизәге. Үзендә тырыш, хезмәт сөючән хуҗалар яшәгәнне күрсәтеп, ерактан ук балкып утыра.

Ләкин йортның төп ямен бала-чаганың бәхетле авазы тудыра. Ул булмаганда әллә нинди зур, патша сараедай йортлар да буш, ятим тоела, һәр почмагыннан салкын шыксызлык сизелә башлый.

Нәкъ менә шуны тоя башлагач та Радалия ханымның күңелендә бер хыял бөреләнә. Әти-әнисез ятимә бер кыз баланы гаиләләренә алып, аны да, үзләрен дә бәхетле итәсе бик килә авылда фельдшер булып эшләүче мәрхәмәтле җанлы ханымның. Бу хакта ике улының әтисе булган иренә дә әйткәч, анысы да каршы килми. Аңлый бит инде, хатынының кыз әнисе буласы килгәнен. Ике ул биргән аларга Ходай, кыз бирмәгән. Ир уртасы инде алар хәзер. һәрберсенең үз гаиләсе, үз тормышы, мәш килеп балалар үстереп, дөнья көтеп яталар. Туган нигезгә кайтып йөрсәләр дә, алар киткәч, зур өй тагын бушап кала, почмакларын сагыш сара.

...Шундый көннәрнең берсендә киңәш сорап шалтыратты ул миңа. Безнең гаиләнең кызлы булуы хакында Радалия ханым матбугаттан белгән. Күңелендә ятим баланы бәхетле итү уе туганнарга хөрмәтем зур. Кулымнан килгән кадәр ярдәм итәргә дә тырышам. Бер белмәгән кешеләр булсак та, шактый озак сөйләштек. Ниятенең изге булуын әйттем. Ә инде тәрбиягә бала алган гаиләләрнең Казанда узган чираттагы форумында ул үзе минем яныма килде. «Алдыгызмы әллә?» – дидем, анадан да бигрәк ятим бала өчен сөенеп. Ул елмаеп дүрт бармагын күрсәтеп: «Дүртәү!» – диде. Сөйләшеп киттек.

 – Аллаһ язмаган эш булмас, дидек. Бер ятимә кыз табылгач, сөенә-сөенә алып кайтырга барган идек. Казанга килгәч, аның тагын ике энесе барлыгын белдек. Кыз бер күрүдә күңелебезгә ятты. Малайларга гына икеләнеп калдык. Ләкин балалар йортында: “Өчесен бергә генә бирәбез!” – дип кырт кистеләр. Алып кайттык. Шулай итеп, гаиләбез берьюлы өч кешегә артты да куйды. Баштарак ирем малайларны бер дә якын итә алмады. Ир бала шук бит инде ул: пычранып кайтырга, җимерергә-ватарга да мастер. Үзебезнекеләрдән яхшы беләбез. Тик Дамир белән Әмир бик “хәйләкәр” булып чыкты. Алар гел яңа әтиләре янында мәш килде, аныңча кыланырга тырыштылар. Әтиебезнең өстәл янында гәҗит укырга ярата торган гадәте бар. Аңа карап малайлар да, әле укый белмәгәндә дә, тотып утырган булдылар. Әти абруе, әти үрнәге! – дип сөйли Радалия.

Авыл гына түгел, бөтен район халкы шаккатса да, Радалия ханым үзе бу адымын һич кенә дә гайре табигый дип санамый. Бу нигез элек-электән ятим сабыйларга җылы оя булган. Радалия ханымның шәфкатьле җанына да шул туфрактан иңгәндер бу теләк.

Ләкин теләк бер хәл, таза беләк тә, олы йөрәк тә кирәк бит әле мондый тәвәккәл адым өчен. Балалар алар авырмый гына да үсми. Әнә Әдилә белән дә кыш буена ничә тапкыр хастаханәдә ятып чыгарга, хәтта операция ясатырга да туры килгән. Болар барысы да ана йөрәге аша эз салып уза бит.

Татар авылында үзләрен чит-ят, ким-ятим итеп сизмәсен өчен, әлеге гаилә балаларга мулла чакыртып, матур татар исемнәре куштырган. Сабыйлар ишетү белән ошаткан аны, тиз генә ияләшеп киткәннәр.

Ә беркөнне Әдилә мәктәптән елап кайткан. “Ни булды, кызым?” – дип кочагына алган әнисе. Сыйныфташ малае Әдиләгә тапкан әнисе кушкан исем белән дәшкән икән. «Исең китмәсен, кызым, ике исемле кеше бәхетле була ул», – дип юаткан Радалия. Әнисе әйткәч, Әдилә дә тынычланган – елмайган. Ышанмый булмый – әни бит ул!

Ирене, йөзе генә түгел, ә күзләре дә елмая алса гына, сабый тулы бәхетле була. Ятим баланың күзләрен елмайта алу – иң кыены. Ул күзләрдәге сагышлы моңны елмаюга алмаштыру өчен бик күп тырышырга туры килә.

Фәтхуллиннар гаиләсе әлеге сабыйларның бәхетле булуларын бик тели һәм моның өчен үзләрен дә аямый. Бер тапкыр әниле килеш ятим калып, балалар йортында яшәп караган сабыйлар да җае чыккан саен (ә чыкмаса, чыгарып) әти-әниләрен яратуларын белдереп, кочаклап, муеннарына сарылып: «Безнеке!» – дип кабатлап кына тора.

Декабрь аенда бу гаиләгә Яңа ел бүләге ясаганнар, бер дә уйламаганда-көтмәгәндә кабат Казанга балалар йортына чакыртканнар. «Ни булды икән?» – дип, юл буе шөбһәләнеп барганнар. Килеп җитсәләр, монда аларны тагын бер нәни кызчык көтә икән – теге сабыйларның сеңелесе. Апа-абыйларыннан аермаска теләгәннәрдер инде: «Әгәр дә алмасагыз, тегеләрен дә алабыз», - дигәннәр.

– Ничек инде алабыз?! Алар бит песи баласы түгел, кеше баласы. Инде хәзер ияләшеп, тәмам үзебезнекенә әйләнеп беткәч кенә... Бирделәр ди менә! Тамырларында безнең кан акмаса да... Аларны биргәнче, кызчыкны алабыз. Өч янына дүртенчесе сыяр әле, – дип кабат тәвәккәлли ир белән хатын.
Әйтергә генә ансат. Әминә шул кадәр нәни була, кашык тотып ашый да белми хәтта. Хәзер инде ул әлеге гаиләнең тере курчагы. Биеп кенә тора. Телгә дә оста. Теләсә кемне авызына карата.

Бигрәк тә, әтисен ярата. Радалия ханым әйтмешли: “Камыр итеп баса, токмач итеп җәя”. Бу балалаларны алгач, хәзер олы абыйлар да ятимнәрне сөендерергә теләп, туган нигезгә күбрәк күчтәнәчләр төяп, ешрак кайта башлаган. Балалар бит берсен “дәү”, икенчесен “тәти” абый дип өзелеп көтеп тора. Таһир белән Заһир гаиләсе кайткан көнне Фәтхуллиннар йортының ишегалды чын Сабантуйга әйләнә.

– Тулы бәхет өчен безгә шул сабыйлар гына җитмәгән булган икән, – ди Радалия ханым, шатлыгын яшермичә. Ә бу бәхетне алар берәмтекләп үзләре теләп арттырган. Өч ел элек бу тату дус һәм зур гаиләгә тагын бер кызчык өстәлгән. Аңа Кадрия дип исем биргәннәр һәм үзләренең җылы ояларына алганнар. Сәламәтлеккә дә бик туймаган бу сабыйны да туганнарыннан аерасылары килмәгән бу игелекле җаннарның.

Авыл һавасын сулап, табигый ризыклар гына ашап яши торгач, Кадрия дә бик тиз үсеп киткән. Быел Әминә белән җитәкләшеп, яңа күлмәкләр киеп, ак матур бантлар тагып, бакчада бергәләп үстергән чәчәкләрне тотып, 1нче сыйныфка барачаклар. Мәктәптә укыганда кыен булмасын дип, быел февральдән бирле әнисе белән хастаханә юлын таптаганнар. Әле җәйге каникулда балаларның барысы да “Дельфин” шифаханәсендә сәламәтлекләрен ныгыткан. Фельдшер булып кырык ел эшләгән Радалия ханым аларның сәламәтлекләренә аеруча нык игътибар итә.
Быел биш бала да мәктәп укучысы булачак. “Олы Бәрәзә мәктәбе укучыларының 15 процентын без тәшкил итәбез!” – ди Радалия ханым. мактануын яшермичә.

Дөресе дә шул. Әмир белән Дамир 3нче сыйныфка бара. Каратистлар. Ярышларга йөриләр, Новосибирскига кадәр барганнар. Алар гаиләнең дә, мәктәпнең дә горурлыгы. Ә инде Әдилә 6нчыга барырга әзерләнә. биергә ярата. Кайбер авыл мәктәпләрен бала саны җитми дип япканда нинди дөрес адым ясаган Фәтхуллиннар. Ә бит һәр авыл мәктәбен бик тырышканда шулай саклап калып була түгелме соң?! Ятим сабый гаиләдә бәхетле үсә, авыл да мәктәбен югалтмый. Ике көймә койрыгы берьюлы тотыла.

Әгәр дә аларны бу игелекле кешеләр алмаган булса, язмышлары ничек булыр иде икән?.. Бакчада да өйдә дә мәш килеп, хуҗа булып тормыш итәргә өйрәнеп йөргән сабыйларны күргәч тә ирексездән шундый уйлар килә. Әйдә ярар алай уйламыйк. “Әлеге нарасыйларга кабаттан ятим калырга язмасын иде инде, Ходай аларны үстерүчеләргә озын гомер, саулык-сәламәтлек һәм сабырлык бирсен иде!”– дип кенә телик.
 Ятим бала үстерүне Ислам дине бик хуплый. Хәтта хәдисләрдә бер баланы коткару бер бөтен дөньяны коткаруга барәбәр диелгән. Авылда имам булып торучы гаилә башлыгы хатыны Радалия ханым белән бергәләп берьюлы биш дөньяны коткарырга тырышып яши. Ходай ярдәмен һәм әҗерен бирсен берүк!
 

Язмага реакция белдерегез

13

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Собханалла, эллэ нинди кин кунелле кешелэр бар, сокланам андыйларга! Аллах Тэгалэ хэрбарчасына саулык, бэхет бирсен.

    Мөһим

    loading