16+

"Ольга абортка керде, янына барасыңмы?”

Армия хезмәтеннән соң, Донбасс шахталарында эшләргә туры килгән иде. Хәзер ул тирәләрдә хәтәр бәрелешләр бара, Аллаһ сакласын. Без бергә эшләгән дүрт туган бер булып, бер әбинең шәхси йортын сатып алган идек.

"Ольга абортка керде, янына барасыңмы?”

Армия хезмәтеннән соң, Донбасс шахталарында эшләргә туры килгән иде. Хәзер ул тирәләрдә хәтәр бәрелешләр бара, Аллаһ сакласын. Без бергә эшләгән дүрт туган бер булып, бер әбинең шәхси йортын сатып алган идек.

Бу әбидә күңелгә ятышлы, чибәрлеге дә булган Ольга исемле кыз яшәгән булган икән. Танышып китеп йөри башладык. Алар юмартрак, бик нык ялындырып та тормыйлар бит инде. Бу кыз үзе дә безгә килгәләп йөрде. 

Шулай бервакыт ашап-эчеп утырганнан соң, бергә яши торган абый әйтә: “Ольга мине дә кызыктыра, “бу абыйга да син бик ошагансың” дип әйтеп кара әле аңа”. Икесен генә калдырып, өйдән чыгып тордым. Бераздан соң ул абый авызын ерып чыгып җитте: “Бар кереп юат инде, зинһар, үпкәли күрмәсен инде”, - диде. Ул шулай тыныч кына үтеп китте үзе.

Безнең күршедә генә Ольганың апасы яши иде. Ул безгә кереп: “Ольга бүлнистә, абортка керде бит, янына барасыңмы?” - ди. “Ул миңа бу турыда бер сүз дә әйтмәгән иде”, - дим. Бүлнискә барып, чакырып чыгаргач, кочаклап үбеп алды җанашым. “Миңа бу турыда әйтмәдең”, - дигәч, “шулай туры килде инде”, - диде. Минем яраткан кызларым арасында ул күңелгә ятышлы булып кереп калды. Шулай да алдагы кызларга өйләнмичә калганым өчен сөенеп яшим.

Язманың тулы варианты "Шәһри Казан. Язмыш" газетасының киләсе санында.

Фото: pixabay.com

Рәшит Ибәтуллин

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading