16+

"Олыгайган көнебездә урам уртасында калырбыз дип уйламаган идем..."

Кукмара районы Олыяз авылында янгын чыгып гаиләне йортсыз калдырган.

"Олыгайган көнебездә урам уртасында калырбыз дип уйламаган идем..."

Кукмара районы Олыяз авылында янгын чыгып гаиләне йортсыз калдырган.

«Гомере буе җыелган мал иде».

Әле кайчан гына Корбановлар гаиләсе Кукмара районының Олыяз авылында җир җимереп эшләп, яшәп ятканнар. Миләүшә апа озак еллар дәвамында "Урал" хуҗалыгында төрле эшләрдә хезмәт куеп, лаеклы ялга чыккан. Фәнзил абый әле дә алны-ялны белми "колхоз"да эшли. Зур хуҗалык алып баралар, әле күптән түгел генә йорт-куралтыларны яңартканнар. Өч балалары бар, олы кызлары Питрәчтә үз гаиләсе белән яши. Калган ике балалары Казанда.

Бакча тулы сый-нигъмәтләр үстергән Корбановлар. Бәрәңге, кыяр-помидор, суган, кишер түтәлләре дисеңме-барысы да булган аларда. Миләүшә апа белән Фәнзил абый үз көчләре белән иске өйләрен яңартканнар, тышлап куйганнар, өнкорма, мунча төзегәннәр, өй эченә яңа җиһазлар алып куйганнар. Ничә еллап вакыт киткән моңа. Абзар тулы мал да тотканнар. Без сүз белән әйткәндә, барысын да үз хезмәте белән, тир түгеп эшләп табучы, тырыш кешеләр алар. Бәхетсезлек аяк астында гына йөри, дип тикмәгә генә әйтмиләр, бөтен хезмәтләре чын мәгънәсендә утта янган.

Олыгайган көндә - урам уртасында
— Төнге уникеләрдә сарайдан чыккан ут. Шартлаган тавыш ишеткән Фәнзил,-ди Миләүшә апа,-Байлангарда яшәүче 84 яшьлек нәнәбезне (әниләрен шулай дип атыйлар) чирләп торгач, үзебезгә алып кайткан идек, аның белән алгы бүлмәгә яттык. Икенче бүлмәгә йокларга яткан ирем, төнге тынлыкны аяз күктә яшен суккан күк: "Янабыз!" - дип кычкырды. Башта ни эшләргә белми каушап калдык. Сарайны ут чолгап алган икән. Фәнзил әнине алып чыгып коткарды. Шок хәлендә идек, үз-үземне кулга ала алмыйча фикерләрем чуалып бетте. Күршеләрем кереп алды мине, бер халаттан калдым.
Алар аны-моны абайлаган арада ут үзенекен эшли: абзардан чыккан янгын бер мизгелдә, бөтен тирә-якны төтенгә күмеп, инде өйгә дә үрмәли башлый. Бөтен әйберләре ут эчендә кала.

- Олыгайган көнебездә урам уртасында калырбыз дип уйламаган идем. Өйдән ашыгып чыгып киткәндә өстемә бер халат кына кигән идем. Шуның белән генә калдым бит, - дип елый Миләүшә апа.
Фаҗигадән соң Миләүшә апа белән Фәнзил абый бөтенләй бирешкән, кайгыдан берни ашыйсылары килми, авызларыннан ризык үтми, ди Миләүшә апаның шул авылда яшәүче сеңлесе Чулпан.

Янгында Корбановларның йорты, сарайлары, күршеләренең абзарлары көлгә әйләнгән.
Миләүшә апаның сеңлесе Чулпан әйтүенчә, өйне саклап калып була иде. Әмма Кукмарадан янгын сүндерүчеләр бик озак килгән. «Алар килеп өлгерсә, йортларын булса да, алып калып була иде. Үзебезнең авылдагы янгын сүндерү машинасы килде, ул кечкенә машина бит. Аңардагы су гына җитмәде, шуның чаклы куәтле янгынны сүндерергә. Печән тиз яна бит инде. Үгез, сарыкларны авыл халкы чыгарырга ярдәм иткән, алар әлегә хуҗалык утарында яшәячәк. Бу хәсрәткә апай белән җизни бик бетереште. Аларның сәламәтлеге өчен дә борчылабыз», — ди Миләүшә апаның сеңлесе Чулпан ханым.

"Кызыл әтәч"тән калган харәбәләрне, өйдән калган вак-төякне җыешырга авыл халкы, "Урал" хуҗалыгы ярдәм итә.
- Гомер буе көчебездән килгәнчә эшләдек. Фәнзил хәтта читкә китеп, ялланып та эшләде. Эшләми кая барасың, тормышны алып барырга кирәк бит, - ди Миләүшә апа.

«Әйберләр әнә шунда, карагыз әле, дип саташып китәм»
Бүген Корбановлар сакланып калган иске гаражларында яши. Иске җиһазларын шунда ташып куйган булган алар. Авылдашлары газ плитәсе урнаштырып биргәннәр. Максатлары - ничек булса да салкыннар башланганчы, иске нигездә яңа йорт салырга.

- Фәнзил төннәрен үз йортыбыз белән саташып чыга. Мин дә берәр әйбер сорый башласалар, әнә шунда гына, карагыз әле, дип әйтеп куям. Аннан, үзем дә аптырап, бер урында басып калам, - дип сөйли Миләүшә апа.

Тамчыдан күл җыела дип юкка гына әйтми Миләүшә апа. Корбановларга халык та бик күп ярдәм иткән. Авыл халкы да, "Урал" хуҗалыгы да акчалата  булышканнар.
- Шул мәрхәмәтле җаннарның һәрберсенең дә исемнәрен белмим, рәхмәтләр үзләренә, - ди Миләүшә ханым.

Корбановлар гаиләсенә ярдәм итәргә теләсәгез, банк реквизитлары: Корбановлар: Сбербанк 4817 7602 8217 8569 (Карта Миләүшә Фәрхетдиновна исемендә)

Ганиевлар: Ак Барс 4000 7934 7744 3958 (Карта Ләйсән Рәшитовна исемендә).

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading