16+

Оят, әмма яратыштык...

Мин – ике балалы тол хатын. Ирем иртә китәр дип башыма да килмәде. Шундый матур яшәдек, бәхетле идек без. Иремне югалту ачысын бик авыр кичердем. Дөнья туктаган сыман булган иде. Әмма балаларым яшәргә көч бирде. 

Оят, әмма яратыштык...

Мин – ике балалы тол хатын. Ирем иртә китәр дип башыма да килмәде. Шундый матур яшәдек, бәхетле идек без. Иремне югалту ачысын бик авыр кичердем. Дөнья туктаган сыман булган иде. Әмма балаларым яшәргә көч бирде. 

Инде биш ел узды. Ирләр ягына борылып карау уемда да юк иде. Бервакыт иптәш кызым мине кафега алып барды. Шактый озак утырдык, вино эчтек. Бәдрәфкә кергәч, күзем озын буйлы, чибәр егеткә төште. Ул да миннән күзен ала алмыйча карап торды. Безнең арада бер-береңә тартылу, хис, дәрт барлыкка килде. Мондый хисләрне беркайчан да кичергәнем булмады. Һәм без... бәдрәфтә яратыштык... Оятымнан җир тишегенә кереп китәрдәй булдым. Ләкин шул ук вакытта миңа шундый рәхәт иде. Татлы хисләр иде ул...

Нияз белән очраша башладык. Бер-беребездән башка яши алмыйбыз кебек. Ләкин арада киртә бар. Ул миннән җиде яшькә кечерәк. Нияз балалар белән танышырга тели. Алай гына да түгел, өйләнешик ди. Ләкин мин куркам. Балалар Ниязны ничек кабул итәр? Бәлки минем кебек шушындый хәлдә калучылар бардыр? Киңәш бирегез әле, зинһар...

Исемем редакция өчен генә. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Тэртипсез хатын

    • аватар Без имени

      0

      0

      ?Уф эстэгафируллах. Хатын кыз бэдрэфендэ нишлэп йори иде ул мужик?

      • аватар Без имени

        0

        0

        Таныштырыгыз балаларыгыз белэн, хэм бергэ рэхэтлэнеп яшэгез. Кеше, курше сузенэ карамагыз. Бэхетле булырга сезнен хакыгыз бар!

        Мөһим

        loading