16+

Рәхәтенә чыдый алмый

Без шәһәрнең шактый кыйммәтле торак комплексында яшибез. Йорт ишегалдындагы кәттә машиналар буенча да монда байлар яшәвен чамалап була.

Рәхәтенә чыдый алмый

Без шәһәрнең шактый кыйммәтле торак комплексында яшибез. Йорт ишегалдындагы кәттә машиналар буенча да монда байлар яшәвен чамалап була.

Күршедә бер матур гаилә яшәп ята. Ир белән хатынга 40 яшьләр, ике балалары бар. Бик тәртипле гаилә инде, үзләре дә, балалары да һәрвакыт исәнләшә, хәл сораша. Бәйрәмнәрдә күчтәнәч кертми калганнары юк. Менә шул күрше хатыны сулга йөри башлады. Ул үзе беркая да эшләми дип беләм, ире җитәкче урынында, иртә китә, соң кайта. Хатыны шул арада, ягъни көндез башка берәү белән йөри, үз күзләрем белән күрдем. Бер чибәр ир аны машина белән килеп ала, кайтарып куя. Саубуллашканда кочаклашып, үбешеп аерылышалар.

Мондый хатыннар турында “рәхәтенә чыдый алмый” дип әйтәләр. Юкса, нәрсә җитми аңа? Ире белән беркайчан да сүзгә килгәннәре юк, үзара да матур аралашалар, бер-берсенә карап кына торалар. Тормышлары җитеш, акчалары муеннан. Хатыны матур киемнәрне көн дә алыштырып тора, матурлык салоныннан кайтып кергәне юк. Ни сәбәпле ул сулга йөри башлаган икән соң? Әллә мин нидер аңламыйммы? Үзе белән бик тә сөйләшәсе килә. Тик сүз башларга кыенсынам. Дәшми калып та булмый. Нишлим икән?..

Казаннан Зөлфирә

Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

3

0

1

4

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    10

    0

    Ул хатынны яклавым тугел, эмма гаилэдэге хэллэрне сез каян белэсез, бэлки анын ире дэ сулга йоридер, иртэ китеп кич кайтып... Не судите и не судимы будете

    Мөһим

    loading