16+

Рәхәткә чыдый алмадым...

Беренче никахым уңышсыз булды. Юк, ирем начар кеше түгел иде. Киресенчә, артык яхшы булды. Сабыр, тыйнак, тәрбияле. Рәхәтемә чыдый алмадым. Аны югалтуыма әле дә үкенәм

Рәхәткә чыдый алмадым...

Беренче никахым уңышсыз булды. Юк, ирем начар кеше түгел иде. Киресенчә, артык яхшы булды. Сабыр, тыйнак, тәрбияле. Рәхәтемә чыдый алмадым. Аны югалтуыма әле дә үкенәм

Икенче тапкыр кияүгә чыктым, ике балабыз бар. Ләкин беренче иремне сагынып яшәдем. Ул, чынлап та, яхшы булган икән. Ә хәзергесе кызу канлы, псих инде менә. Берничә ай элек аның бер хатын белән йоклап йөргәнен белдем. Телефонындагы мәхәббәт хатларын күрдем. 

Эштә шактый вакыт бер егет артымнан йөри иде. Ачудан тоттым да шуның янына чыгып киттем. Ул мине бик ярата, ике балам белән кабул итте. Әлегә шулай яшибез. Тик күңелем тыныч түгел, үземә урын таба алмыйм. Беренче иремне яратам бугай мин, аны сагынам. Тик ул инде гаиләле, аның тормышын бозарга хакым юк...

Исемем редакция өчен генә  
 

Язмага реакция белдерегез

4

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading