Узган елның декабрендә газетабызда «Йомык күздән дә яшь тама икән» дигән язма дөнья күрде.
Анда без Сүриядә батырларча һәлак булган Марат Әхмәтшинның хатыны Гүзәл белән аның турындагы якты истәлекләрне барлаган идек. Бүген Казанның 113 нче мәктәбендә Россия герое истәлегенә (капитан Марат нәкъ менә шушы мәктәптә укыган - авт.) мемориаль такта һәм стенд экспозициясе ачылу, шулай ук мәктәпкә аның исеме бирелү уңаеннан, зур чара булды.
- Вакыт дәвалый, диләр. Әмма мин бу сүзләр белән килешмим. Балаларымның әтиләрен, өзелеп яраткан иремне югалтканга тугыз ай үтте. Әмма безнең гаиләгә килгән кайгының яралары тирәнәя генә, көннәр, айлар узган саен моның мәңгелеккә икәнлеген аңлыйсың. Аеруча балалар әтиләрен бик сагына. Хәзер мин аларга әни дә, әти дә. Балаларымның хәтерендә аның белән бәйле истәлекләрнең мәңге саклануын, аларның да әтиләренә охшауларын телим. Кызганыч, соңгы вакытта миңа еш кына: "Ни өчен ул чит илдә ятып калган? Ни мәгънә соң?" - дигән фикерләр ишетергә һәм укырга туры килде. Мин аларның барысына да: ул безнең һәм Россиядә яшәүче башка балаларның тыныч киләчәге өчен һәлак булды, дип җавап бирәм. Террорчылык әллә кайда еракта, бу безгә кагылмый, дип уйлыйбыз. Әмма ул кешеләр безнең янәшәбездә үк йөрергә мөмкин. Марат исә намусы кушканча эшләде, - диде геройның хатыны Гүзәл Әхмәтшина, күз яшьләре аша.
Герой исеменә лаеклы батырлык кылынганлыгы хәбәр ителсә дә, бүгенгә кадәр аның эчтәлеге билгеле түгел иде. Әмма шушы көннәрдә Гүзәл ханым иренең башка көрәшләрдә бергә булган хәрби иптәшеннән хат алган. Анда әлеге хәлнең ничек килеп чыгуы турында да әйтелә. Мәктәптә узган чарада батырның хатыны шушы хаттан өзек тә укыды.
"Безнең барыбыз өчен дә Марат чын офицер булды, - дип язылган анда. - Гаделлек, батырлык, яхшылык үрнәге иде. Май ахыры-июнь башында аның батареясы Пальмира шәһәре янында хезмәт итте. Марат һәрвакыт шәхси состав турында борчылды. Һәм иң авыр участокларда ул алдан йөрде. Әмма, нидер сизенгән кебек, ул һәрвакыт бронежилет кия иде. 1 июньдә батальонны Пальмирга җибәрү турында приказ алынды. Миңа сөйләүләре буенча, Марат һәм аның көрәшчеләре оброна тота.
Бервакыт бөтен ату көче Марат ягына төбәлә. Аңа якын килү юллары киселгәнлектән, егетләр дә ярдәмгә итә алмый. Бик нык яралануга карамастан, ул көрәшүен дәвам итә. Инде соңгы сулышларын алган минутларда, дошманнар аның кем икәнлеген белмәсеннәр, гаиләсенә зыян салмасыннар өчен, куен кесәсендә йөрткән хатынының фотосын һәм үзенең документларын ерта. Шуннан соң ул кулына граната ала һәм: "Хатыныма, балаларыма әйтегез: мин аларны бик нык яратам!" - дип әйтә, үзен һәм дошманнарын шартлатыр өчен, аларның якынрак килүен көтә башлый. Әмма шул вакытта ярдәм килеп җитә һәм Маратны госпитальгә алып китәләр. Бик нык яраланган булуына карамастан, ахырга кадәр көрәшеп, кул астындагыларның берсен дә югалтмыйча чын батырларча һәлак була ул..."
Мемориаль такта ачу чарасында батырның балалары, әти-әнисе, туганнары-якыннары белән бергә Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодин, Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары башлыгы Тимур Алибаев та бар иде.
- Без бүген Марат Әхмәтшинны искә алабыз. Ул илебезгә террорчылар килеп җитмәсен өчен көрәшеп һәлак булды. Гомере бик кыска булса да, якты иде. Әйе, бу - безнең эшебез, хезмәтебез. Безгә шулай язылган. Ул да үз бурычын намус белән үтәде. Без аның батырлыгын бервакытта да онытмаячакбыз. Гаиләсенә, балаларына һәрчак ярдәм итәчәкбез. Хәрби пунктлардан безнең егетләр Марат Радиковичның батырлыгы турында белеп китә, - диде Сергей Погодин.
Геройның әтисе, үзе дә хәрби кеше Радик Әхмәтшин:
- Улыбызның исемен мәңгеләштерүдә үз өлешләрен керткән кешеләргә зур рәхмәт. Без шундый ул үстерүебез, аның Россия офицерының намусына тап төшермәве белән горурланабыз, - диде.
«Шәһри Казан»га Telegramда язылыгыз
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар