16+

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Татарстанга килде

Илнең иң югары түрәләре пандемия башланганнан бирле беренче эш сәфәрләрен Татарстанда башларга булды. Россия Премьер-министры Михаил Мишустин да ил буйлап сәфәр өчен безнең республиканы сайлаган.

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Татарстанга килде

Илнең иң югары түрәләре пандемия башланганнан бирле беренче эш сәфәрләрен Татарстанда башларга булды. Россия Премьер-министры Михаил Мишустин да ил буйлап сәфәр өчен безнең республиканы сайлаган.

Хәтерләсәгез, июнь азагында Татарстан башкаласында республикабызда туып-үскән, җитәкче вазифаларда эшләгән, бүгенге көндә Мәскәүдә, ил Хөкүмәте составында эшләүче Марат Хөснуллин, Ирек Фәйзуллин кебек бер төркем түрәләр булып киткән иде инде. Ул чакта алар ТАССРның 100 еллыгын оештыру һәм әзерләү утырышы кебек чараларда катнашкан булса да, сәфәрләре бәйрәм чараларында катнашу, бүләкләү алу белән генә чикләнмәгәндер. Димәк, Татарстанга илнең иң зур җитәкчелеге килүенә дә билгеле бер нигез салынган булгандыр.

Россия Хөкүмәте башлыгы Михаил Мишустинның безнең республикага сәфәре Казанда – Татарстанның йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусын төзү мәйданчыгы белән танышудан башланды. Билгеле булганча, коронавирус инфекциясенә каршы көрәш кысаларында апрель ахырыннан өстәмә корпус төзелә башлады. Төзелеш 2,2 гектар күләмендәге мәйданда алып барыла. Ул 232 койга-урынга (шуларның 12се – реанимацион) исәпләнгән. Корпусны заманача югары технологияле медицина җайланмалары, шул исәптән ясалма сулыш алдыру аппаратлары, компьютер томографиясе һ.б. белән җиһазландырачаклар.

Төзелеш эшләре 18 ай эчендә тәмамланырга тиеш иде. Ләкин эшләр күпкә тизрәк бетәргә тора. Бу фикерне раслап, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Инстаграмдагы сәхифәсендә төзелешне 100 көннән дә азрак вакыт эчендә тәмамларга планлаштырабыз дигән пост куйды.

Элегрәк Россия Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бүген Премьер-министр шулай ук Иннополис белән дә танышачак. Биредә ул IT-тематика буенча панель дискуссиядә катнашачак. Әлеге дискуссиянең темасы мәгълүмат технологияләрендә дәүләти-хосусый партнерлыкны үстерү булыр дип көтелә.

Михаил Мишустинның Татарстанга сәфәре ике көнгә исәпләнгән.


 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X