16+

Сабырлык алиһәсе

Саба җирлегенә килен булып төшкәч, тормыш иптәшемнең нәселләрендәге бер апага мөкиббән булып яшәдем. Ни кызганыч, каенатамның бертуган апасы Ләйлә әби нәкъ бер ел элек гүр иясе булды. Аның язмышы бер генә кешене дә тетрәндерми калмый.

Сабырлык алиһәсе

Саба җирлегенә килен булып төшкәч, тормыш иптәшемнең нәселләрендәге бер апага мөкиббән булып яшәдем. Ни кызганыч, каенатамның бертуган апасы Ләйлә әби нәкъ бер ел элек гүр иясе булды. Аның язмышы бер генә кешене дә тетрәндерми калмый.

18 яшендә Ләйләне, димләп, кияүгә бирәләр. Тормышлары җиңелдән булмаса да, сугыштан яраланып кайткан Гарәфетдин абый белән 1981 елга кадәр бәхетле гомер кичерә алар. Алты бала үстерәләр. 1981 елда ире якты дөньядан китеп баргач, Ләйлә апаның бер канаты сынгандай була. Бәла ялгыз гына йөрмәгән икән. Гарәфетдинне соңгы юлга озатып, өч ай да үтми, улы Илшат та йөрәк авыруыннан күзләрен мәңгегә йома. Әле үлем ачысыннан айнымаган ананың икенче канаты да каерыла. Язмыш сынаулары дәвам итә. Шул ук елның көзе икенче улы Фәргатьне якты дөньядан алып китә. Өч газиз кешесен югалтудан ананың чәчләрен бәс сара...
Язмыштан узмыш юк, диләр бит. Ләйлә апага кызлары үлеменнән дә тирән хәсрәткә күмелеп яшәргә язган булып чыга: Зөләйха апаны йөрәк чире җәфалый, яман чир - ак канлылыктан тилмергән Зөлфия апага да медицина ярдәм итә алмый. Зөбәйдәсе фаҗигале төстә һәлак була. Кайгылар әнә шулай тау-тау булып өелеп килә. Чыдаса да чыдар икән ана йөрәге! Болардан тыш, өч киявен, бер киленен дә югалта ул. «Сабыр бул, сабыр бул», - дип сулкылдап типкәндер аның йөрәге. «Киленем Мансураны кызларым күк күрәм, без аның белән бик дус яшәдек, әни белән кыз да шулай килешеп тормас», - дип кабатларга ярата иде Ләйлә апа.
Соңгы сулышына кадәр ул төпчек кызы Әнисә белән кияве Рафаэль тәрбиясендә яшәде. Оныклары Лилия белән Рөстәм әбиләренә ялгызлык хисе кичерергә юл куймады, аның өчен терәк-таяныч булып яшәделәр.
2003 елда аның хөрмәтенә туып үскән Саба районының Кызыл Мишә авылында «Сынмасын сабыр канатың» кичәсе үткәрелде.
Ләйлә апа үзе турында: «Миңа Аллаһы Тәгалә, сынмас-сыгылмас өчен, Ибраһим пәйгамбәр сабырлыкларын биргәндер», - дип әйтә иде. Ләйлә апа күргән бала хәсрәтләрен беркемгә дә күрергә язмасын!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading