16+

Шәмсебану әби 100 яшьлек туган көнен билгеләп үтте

Арча районының Яңа Ашыт авылында яшәүче Шәмсебану әби Йосыпова 29 майда 100 яшьлек туган көнен билгеләп узды.

Шәмсебану әби 100 яшьлек туган көнен билгеләп үтте

Арча районының Яңа Ашыт авылында яшәүче Шәмсебану әби Йосыпова 29 майда 100 яшьлек туган көнен билгеләп узды.

Өч кенә класс белем алырга өлгерсә дә, авылдашлары аны, «зур математик», диләр. Шәмсебану әби күңелдән җәһәт кенә исәпли, җор телле. Сәясәт белән дә кызыксына, ил җитәкчеләренең сөйләгәннәрен бик игътибар белән тыңлап бара.

- Сугыш елларында авырлыкны үз җилкәбездә күтәрергә туры килде. 13 яшемнән колхозда эшли башладым, ашарга юк, кияргә юк, әле ярый тегә белә идем. Язын кар астыннан ак крахмалга әйләнгән бәрәңгене алабута оны белән кушып, күмәч пешерә идек. Халык телендә «күкәрин» дип аталган бу ипи саклап калгандыр да безнең гомерне, - ди Шәмсебану әби. Ире Зариф абый белән 60 ел тигез-тату гомер кичерәләр, алты бала тәрбияләп үстерәләр. Бабайның бакыйлыкка күчкәненә - 16 ел. Балаларының барысы да лаеклы ялда. Әбине кызы Рәмлә карый.

- Әнинең киңәшләре һәрчак ярдәм итә, шөкер, әле үзен йөртә, зиһене дә бар, догалар укый, - ди Рәмлә апа.
Йөзьяшәр әбинең 23 онык, оныкчыгы бар.

Сүз уңаеннан, Арчада йөзьяшәрләр шактый икән. Орнашбаш авылыннан Әминә Халитовага - 104, Хәдичә Хәкимовага - 103 яшь. Ашытбаштан Бибикаюмә Мортазина белән Иканай Спиридоновага да 100 яшь. Акчишмә авылында яшәүче Мөнәвәрә Мөхәммәтҗановага 16 июньдә 100 яшь тула.


Фото: Шәмсебану әбине 100 яшьлеге белән Арча районы башлыгы Илшат Нуриев та котлады.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading