16+

"Шушы балалар хакына Аллаһы Тәгалә миңа икенче гомеремне биргәндер..."

Апас районында яшәүче Лилия һәм Җәмил Хәйруллиннар сигез ятим баланы үзенә сыендырган.

"Шушы балалар хакына Аллаһы Тәгалә миңа икенче гомеремне биргәндер..."

Апас районында яшәүче Лилия һәм Җәмил Хәйруллиннар сигез ятим баланы үзенә сыендырган.

Лилиянең беренче никахтан туган улы Марат белән кызы Люция инде зурлар. Марат Буаның медицина училищесын тәмамлаган, Югары Ослан хастаханәсендә реанимация бүлегендә эшли. Кызы фельдшерлыкка укып, бала тудыру йортында эшләгән, бүген ул декрет ялында. Тиздән икенче баласы да туарга тора.

Лилия белән Җәмил 2014 елда танышып гаилә корганнар. Уртак балалары булачагын белгәч тә, аңа иптәшкә балалар йортыннан берәр сабый алып кайтырбыз дип ниятләп куйганнар. Әмма үз балаларына туарга насыйп булмый. Дөньяга килер вакыты җиткәндә, Лилиянең кан басымы югары күтәрелеп, аны ашыгыч рәвештә хастаханәгә алып китәләр. Табиблар үзен көч-хәл белән теге дөньядан кайтара алса да, баласын коткарып кала алмыйлар. Лилия бик күп кан югалта, исән калуы да икеле була.

– Берничә операция кичерергә туры килде. Хастаханәдән ике айдан соң гына чыга алдым. Шушы балалар хакына Аллаһы Тәгалә миңа икенче гомеремне биргәндер, – ди ул.

Ә әйткән ниятләренә алар тугры кала. Тәрбиягә бала алырга теләүләрен әйткәч тә, районның опека бүлеге махсус курсларга укырга җибәрә. Балалар йортында тәрбияләнүче сабыйлар белән иң элек интернет аша танышалар.

– Апалы-энелле ике баланы күрүгә үк, болар безнекеләр, дидем. Калган балаларга күз дә төшереп тормадым. Бактың исә алар бер гаиләдән өчәү икән. Кечкенә сеңелләре башка шәһәрдәге сабыйлар йортында ди. Яшь ярымлык икәнен белгәч, куркып-икеләнеп куйдым. Аннары үз-үземне вәгазьләдем, нишләп куркасың, үз балаң исән-сау туган булса, аны да аякка бастырасы була иде бит, янәсе. Ул вакытта Яна-Ясминәгә 11 яшь, Андрей-Әмиргә 4 яшь иде.

Соңрак кечкенә сеңелкәшләрен дә алып кайттык. Аның да исеме Лилия булып чыкты. Бер өйдә ике Лилия хәзер. Әмир кайткан көнне үк әти-әни дип эндәшә башлады. Намаз укыганыбызны күреп, мин дә укыйм әле дип, сөлге өстенә басып намаз укыды. Ясминә әни дип ярты елдан соң гына әйтте.

Шул көнне яулык белән итәк сорап алды да намаз укыды. Хәзер инде башына яулык та япты. Беркөнне, кияүгә чыкмыйм, сезнең яныгыздан китәсем килми, дип көлдерде әле. Ясминә минем уң кулым, чигәргә, бәйләргә дә өйрәнде. 8 Мартка нәрсә бүләк итим дип сорагач: “Әни, син безгә бүләк ясадың бит инде! Безне тәрбиягә алдың. Ул иң зур бүләк!” – дип елатып та алды. Әлхәмдүлилләһ, тулы матур гаилә булып яшәп ятабыз, – дип сөйли Лилия.

Узган ел гаилә ишәйгән. Бер гаиләдән булган биш ятим бала өчен дә Лилия белән Җәмил әти-әни булган. Бүген биш бала мәктәптә укый, өчесе балалар бакчасына йөри. Барысы да намазда.

– Олы апам Зәйнәп тә бездә булганда, унбер кеше тезелеп намаз укыйбыз. Зәйнәп апа балаларны карашырга булыша. Күршедә генә абыстаебыз Миңсәүдә апа яши. Ул балаларга дәү әниләре кебек. Ирем Җәмилнең әнисе Тәтештә яши, ул да аларны бик якын итә, каникулларда көтеп ала. Без бертуган биш бала. Барыбыз бергә бик дус яшибез, кулдан килгәнчә ярдәм итеп торалар. Үз кызым белән улым да, балаларны тәрбиягә алырга теләвемне әйткәч, хуплап алдылар. Таныш-белешләр, үкенгән чакларың булдымы, дип сорыйлар. Чынлап әйтәм, бер тапкыр да үкенмәдем. Аллаһның рәхмәте белән, барысы да үзе теләп намаз укый, татарчаны өйрәнеп беттеләр. Мәчеттә узган төрле бәйгеләрдә катнашып, җиңүче дә булалар. Намаздан соң аларга вәгазьләр дә сөйлибез. Берьюлы фәрештәләр турында сөйләдем. Аларның һәрберсенең вазифасы турында аңлаттым. Микаил дигән фәрештә җил-яңгырлар өчен җавап бирә дигәнен биш яшьлек Леонид-Ильяс истә калдырган. Беркөнне урамда җил чыкканын күреп, әни, кара, Микаил эшли, дип йөгереп керде. Кирилл-Кәримнең теле авыр ачылды, авырдан сөйләшә. Өч яшендә үк азан әйтергә өйрәнде. Хәзер дә азанны үзе әйтмәсә, үпкәләп куя. Игътибар иткәнсездер инде: балаларның исемнәрен татарчалап та әйттем. Кайткан көнне үк Ксения Миңсәүдә апага күчтәнәч кертеп чыкты. Миңсәүдә апа аңа, Кәүсәрия дип эндәшсәм, ачуланмыйсыңмы, дигән. Ул кайтты да, минем яңа исемем бар, дип, мәгънәсен сорады. Җәннәт елгасы ул, намаз укыганда “Кәүсәр” сүрәсен дә укыйбыз дигәч, нинди матур исем икән дип бик сөенде. Безнең сөйләшүне ишетеп, Алексей, ә мин Камил булам, якын дустымның исеме ул, диде. Леонид, мин Ильяс булам, дип әйтте. Исемнәрне үзләре сайладылар. Светлана, миңа да матур исем кирәк, дигәч, бергәләшеп Сәвия исемен эзләп таптык. Балалар йортына баргач та, Сәвия кулларын җәеп килеп кочаклап алды мине. Тәрбиячеләр, бу бала беркемне дә үзенә якын китергәне булмады, дип гаҗәпкә калды. Беренче гаиләне алырга баргач, Кәүсәрия белән Камил безне күреп калган, нишләп безне алмадылар икән, әти-әниле буласыбыз килә, дип кызыгып калганнар. Моны алар соңрак үзләре сөйләде. Икече тапкыр баргач та, башка балаларны алып кайтырга тиеш идек, алар соңгы мизгелдә кире уйлады. Без борчылып кайтып киттек. Аннары балалар йортыннан шалтыратып, менә бу гаиләне тәкъдим иттеләр. Насыйп булгач, Аллаһның рәхмәте белән, алар да безнең балалар булды. Сөбханалаһ, бик тиз үз иттеләр, авырып китсәм, әни, авырма, без сине яратабыз, диләр. Хастаханәдә ятарга туры килде. Моны белгәч, әни үлмиме, безне ташлап китмәсен, дип елаганнар. Менә шуларны ишеткәч, бөтен авырлыклар да онытыла, – дип елмая Лилия.

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

9

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading