16+

Сигез әни, тугыз бала. Һәркайсының үз язмышы, үз ялгышы

Яшел Үзәндәге “Әниле оячык” приютында бала чакта әнисез үскән, ә бүген үзләре яхшы әни булырга тырышучы хатыннар яши.

Сигез әни, тугыз бала. Һәркайсының үз язмышы, үз ялгышы

Яшел Үзәндәге “Әниле оячык” приютында бала чакта әнисез үскән, ә бүген үзләре яхшы әни булырга тырышучы хатыннар яши.

“Өйләр ямьле булсын өчен, ашлар тәмле булсын өчен әни кирәк!” - дип язган шагыйрь мең кат хаклы. Бала тулы бәхетле булсын өчен дә кирәк ул әни. Һәм әйбәт әни. Әгәр дә киресе икән,  язмыш ул сабыйның бала чагына кашыклап-кашыклап дегет сала,  әрем өсти. Һәм мондый ана назыннан мәхрүм үскән бала үзе дә яхшы әни була алмый. Хәтта бик тырышса да. Алмаганны биреп булмый бит инде. 

Яшел Үзәндәге “Әниле оячык” приютында да  шундый бала чакта әйбәт әни бәхетеннән мәхрүм калган, ә бүген инде үзләре яхшы әни булырга тырышучы хатыннар яши. Иң сөендергәне, балалары янәшәдә генә, яннарында. Шуңа да алар тормышта шактый авырлыклар күрсәләр дә,   нык җәберләнеп, сабыйларын күтәреп яши торган җирләреннән китәргә  мәҗбүр булсалар  да,  киләчәкккә өмет белән карап, күз яше аша елмаерга тырышып, көн итәләр.

 Сигез әни, тугыз бала иделәр алар без килгәндә. Һәркайсының үз язмышы, үз ялгышы.  Күбесенең бәхетләре бала чактан ук булмаган – балалар йортларында үскәннәр.  Халкыбызның “Бер бәхетсез - гел бәхетсез” дигән  әйтемен искә алмый булмый, аларны тыңлагач. 

Гаепсездән гаепле 
Люция дөньяга алты бала китергән, алты балага тормыш бүләк иткән батыр ханым дияр идем.   Ләкин үзе дә ана назыннан мәхрүм булып,  балалар йортында үскән кызга беркем дә тормыш мәктәбе кануннарын, әни булу серләрен өйрәтмәгән. Шуңа бүген аның өч кызы балалар приютында яшәргә мәҗбүр. Ул аларга ана булу хокукын югалткан. Күптән түгел генә булган мәхкәмә шулай  усал хәл иткән.  Хәер,  комиссия килгәндә  суыткычыңда сөт белән алма булмаса да,  ана хокукыннан мәхрүм  ителеп,  балаларыңнан колак кага аласың бүген. Кызлары әниләрен яклап судта чыгыш ясаганнар.

Яратуларын, аңардан аерыласылары  килмәгәннәрен күрсәтеп елап беткәннәр.  Ләкин, кызганыч, сабыйлар яшенең бәясе бернинди анализ-тикшерүләрсез  бирелгән  белешмәдән арзанрак булып чыккан. Судка Люция эчүчелек буенча исәптә тормавы турында белешмә алып килергә тиеш булган. Сорап баргач,  тора дигәнне биреп җибәргәннәр.  Шул кәгазь кисәге  өч кыз язмышын хәл иткән дә инде. Хәзер суд карарын кабаттан тикшертергә җыеналар.    Нәни улы -  күкрәк баласы, әнисеннән аерып алуга түзә алмаган, бу гөнаһлы дөньяда озак тормый, бакыйлыкка күчәргә ашыккан. Шөкер, юанырга ике  сабые: 4 яшьлек кызы һәм 2 яшьлек улы  үзе белән. Ул аларны бер генә минутка да күзеннән югалтмый. 

Балалар йортында үскән,  бүген үзе биш бала анасы булган бу ханымга,  бәлки, дәүләттән фатир да тиештер. Хокукларын белмәгәч, юридик белеме булмагач, артыннан йөрмәгәч,  берәү дә китереп бирми.  Люциянең бу авыр үткәне куркыныч төш кенә булсын иде дә, алда аны  якты киләчәк  көтсен иде.  Их, берәрсе бөтенесе бергә: ана һәм биш бала   бәхетле яши алырлык йорт   яки фатир табып бирсә.. Люция аларга җил-яңгыр тидермәс,  бәхетле  итәр өчен бөтенесен эшләр иде. Бүген ананың йөрәге шул кызлары өчен сыкрый. Ул аларның һич кенә дә балалар йортында ана назыннан мәхрүм  үсүләрен, үз язмышын кабатлауларын теләми. 

-    Мин Люцияне 2019 елдан бирле беләм. Эчкече хатын түгел ул, -  ди приют җитәкчесе Милена. -  Кайбер кимчелекләре бар,  дөрес. Ләкин  алар балаларыннан мәхрүм итәрлек үк куркыныч түгел. Азрак булышып торсак,  менә дигән әни булачак. 

Әйе,  һәркемнең  бәхетле буласы килә. Адәм баласы җиһанга бәхетле булыр өчен килә. Һәркемнең бәхетле булырга хакы да бар кебек. Ләкин бәхет ул әйбәт, ярата белгән әниле-әтиле гаиләдән башлана икән бит.  Моны Люция аңлаган инде. Шуңа үз балаларына булдыра алган кадәр  яхшы әни булырга тырыша. 
“Әниле оячык” приютына әниле җылы оячык дип  өстәргә кирәктер. Кышның салкын көнендә барсак та,  бүлмәләр җылы, якты, хәтта нурлы иде. Ятимнәр йортындагы  казенный сорылык, салкынлык юк иде анда. Киресенчә  күпъбалалы гаиләнең  зур  фатирындагы шикелле күңелле,   рәхәт мөһит тойдык.  

Әниле ятим - ярты ятим
 Без алар белән социаль челтәрләр аша таныштык. Дәүләттән ярдәм    булмагач, башлыча яхшы күңелле кешеләр шәфкатенә генә нигезләнеп яшәп яткан приют көннәрдән бер көнне нык мохтаҗлык  кичерә башлый.  Токмачлары да, ит-бәрәңгеләре дә,  гомумән, ашар  ризыклары бетә. Җитәкчесе Милена ханым Апраксина  үзендәге әниләргә, бәбиләргә ярдәм итәсе  килеп, бу хакта  социаль челтәрләргә хәбәр куя. Аның бу игелекле эштә тәҗрибәсе зур. Алты ел Казандагы “Бишек” приютында эшләгән. 2021 елдан бирле Яшел Үзәндәге “Әниле оячык” приютын җитәкли.

 Баштарак “Бишек” гел ярдәм итеп килгән. Быелның февраленнән булышлыгы тукталган. Безнең балалар да күреп алалар бу хәбәрне  һәм үзебезнең гаилә төркеменә күчерәләр. Мактана дип кабул итмәгез, зинһар,  гаиләбездә  балалар  кечкенәдән  ятимнәр йортларына күчтәнәч-бүләкләр илтүнең шаһиты булып, үзләре дә яхшылык эшләүдән тәм табып үстеләр. “Оясында ни булса, очканда – шул!” Шуңа да бу хакта ишеткәч тә  ярдәм итәргә ашыгып, кибетләргә  йөгергәннәр.  Дуслары да кушылгач, тамчыдан күл җыелган. 23 февраль  җомга көнне  илтеп тапшырдык тау чаклы эреле-ваклы капларны, сумкаларны. Аллаһ үзе кабул итсен.  Аларны да бик сөендердек, үзебез дә  нык шатландык. 

Гадәттә балалар йортларындагы ятимнәр яныннан ниндидер бер авыр тойгы белән,  күңелеңә юшкын утырып чыгасың. Ә монда аналарының язмышлары ярасыннан кан саркып  торса да,  балаларның киләчәге  өметле күренә. Әниләре янда бит.

Тормышларында авыр хәлгә калып  бирегә эләккән ханым-әниләргә дә  сокланып карадым мин. Әйе, әйе,  үзләренә ничек авыр булса да,  сабыйларын ташламаганнар бит әнә. Кочакларыннан чыгарманнар,  назларыннан мәхрүм итмәгәннәр. Ә бит  чүплектә табылган, урамнарда ташлап калдырылган, иң коточкычы, аналары тарфыннан үтерелгән  яңа туган нарасыйлар  хакында  көн саен диярлек ишетеп торабыз.  Менә аларның  аналары Ана  дигән бөек исемне йөртергә лаек түгелләр шул инде. Песи дә,  эт тә үз баласы өчен  җанын бирергә әзер,  тиеп кара, күрмәгәнеңне күрсәтә.  

2021 елның ноябрендә  язмыш кыерсыткан әниләр һәм бәбиләр  өчен   нишекләрен ачкан әлеге приютта шушы 3 елда  йөздән артык   ханымның күңелендә яшәүгә  кечкенә генә булса да өмет-ышаныч уята алганнар. Тормышлары җайлангач, эш тапкач, тору урынын юнәлткәч, үз көннәрен үзләре күрә ала башлагач, зур рәхмәт әйтеп, бу “Әниле оячык” ишеген япканнар күбесе.  Әмма  приютның ярдәмен аннары да  тоеп торалар: үзләреннән арткан белән   бүлешә,  хәлләрен белешәләр икән.   Киткәннәре урынына яңалары килеп тора.  Янәшәдә генә балалар бакчасы. Кайбер әниләр балаларын шунда урнаштырып, үзләре  шунда эшкә дә керәләр. Җаен табарга тырышалар инде. Әгәр дә компьютерлар яки ноутбуклар бирүче юмарт бай кеше табылса, мондагы әниләрне компьютер грамотасына да өйрәтергә исәпләре.  Заман үзе шуны таләп итә бит. Телевидениеда түгәрәк өстәл оештырып үзләре хакында  сөйләргә дә  җыеналар. Күбрәк кеше белүен телиләр. 

 Туганнарын үстерик. Бергәләп. 
  Яшереп- батырын түгел,  соңгы елларда әни булучыларның  да, дөньяга килгән нарасыйларның саны да кими бара,  илкүләм  борчуга хатта фаҗигагә әйләнде бүген. Бу хакта Татарстанга килгәч Россия Президенты  Владимир Путин да әйтми кала алмады. Әйе, күп кенә хатын-кызлар  бүген тормыш авырлыгын сәбәп итеп, хәерче арттырмыйбыз диләр. Алай дисәң сугыш елларында да әбиләребез әниләребезне-әтиләребезне  тапкан,  (“Ярый әле тапкан!” - дип рәхмәт әйтәбез )итәк тутырып бала үстергән. 

Люция шикелле  яралы язмышлы ханымнар   үзләре турында  уйламаганнар-тапканнар, җиһаныбызга яңа җан китергәннәр бит әнә. Әниләрне  сайлап алып булмый. Менә шундыйларга  дәүләт тарафыннан бераз гына булса да, ярдәм күрсәтелсә, әниләр дә, алар янындагы сабыйлар да бәхетле булыр иде. Мондый приютларда да  илебезнең киләчәге үсә. Бу  хакта беребез дә онытмасын, кулыннан килгән кадәр ярдәм итсен иде. Әҗере үзебезгә игелек булып кайтыр. Андагы сабыйлар да яхшылыкның әкиятләрдә  генә җиңмәвен аңлап,  үзләре дә әйбәт кешеләр булырга тырышырлар. 



Яшел Үзән шәһәре. 
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading