Әминә – ятимә кыз, ул үзен дөньяга китерүче кадерле кешеләрен бөтенләй хәтерләми.
Авыр еллар, зур көрәшләр аны әтисез дә, әнисез дә калдырган.
Ләкин игелекле бәндәләр, авылдашлары, үзләре дә ярым ач булуга карамастан, ятимә кызның тамагын да кайгыртканнар, гомерен дә саклап калганнар. Ул үзе дә бик тырыш булган, нинди эш бар шуны җиренә җиткереп ялт иттереп эшләгән: керен дә, идәнен дә юган, урагын да урган, бала да карашкан. Һәм көннәрдән бер көнне аның уңганлыгы хакында... Мәскәүгә кадәр ишетелгән. Туган тиешле бер авылдашы Мәскәүдән кунакка кайткач: “Бер бик әйбәт гаиләгә чиста-пөхтә, уңган татар кызы кирәк, әдәпле дә, тыйнак та булсын, диделәр. Теләсәң, әйдә, сине алып китәм”, - дигән. Тукай әйтмешли, «азмы какканны вә сукканны күтәргән» бу ятимә кыз, ни булса да булыр, дип ризалаша һәм язмыш дилбегәсен кулына чорнап, күлмәген ямап киеп, билгесез шәһәргә кузгала. Елап озатып калучысы булмый.
Авылдаш апасы сүзендә торган, рәхмәт яугыры, аны яһүд табиблар гаиләсе белән таныштырган. Тегеләре дә аны бер күрүдә ошаткан. Әйе, бу шул – хыялларында йөрткән асрау кыз бит. Әминә әби (ул чагында уналты яшьлек кыз) аларда бик рәхәттә яшәгән. Кыйнамыйлар, сукмыйлар, тaмагы тук. Ә эштән кеше үлми, анысына гына түзәргә була. Ләкин түзеп булмый торган нәрсәләр дә бар шул. Көне буе бер авыз ачып сөйләшергә зар-интизар булып яши ул. Тел белмәү дә бик читен, җитмәсә, сагынуга түзәр хәл юк. Хисләре тулышып тәмам түгелер чиккә җиткәч, Әминә җырлый башлый. «Гөлҗамал», «Карурман»ны суза. Хуҗалар ишетмәсен, дип курка-курка гына җырлый үзе. Ә хуҗалар ишетеп алалар да, бик яратып, кабат-кабат җырлаталар. Татар көе ниндидер сихри көчкә ия түгел, дип әйтеп кара син моннан соң! Күкрәгеннән моңы белән күзләреннән яшьләре дә саркып чыга кызның. Хуҗалары болай бик әйбәт тә, әмма беркая дә чыгармыйлар, адашыр, югалыр дип куркалар бугай. Шулай җырлап, елап утырганда, аруы да җиткән булгандыр инде (өйдәге эшне тавык та чүпләп бетерми, диләр ич) кыз йоклап киткәнен сизми дә кала. Черем итеп кенә алса да, төш күрергә дә өлгерә. Төшнең дә ниндиен генә әле.
Төшендә җигүле атка утырган бер чибәр яшь егет аңа чанада үз янында урын тәкъдим итә. Ләкин алда авызын ыржайтып чокыр каралып тора.
– Екмассыңмы соң? – ди кыз, куркып.
– Утырсаң, екмам, беркайчан да екмам, – ди егет.
Кыз кыяр-кыймас кына утыра. Егет дилбегәне кагып җибәрә... Ат теге чокырны «очып» диярлек уза. Әминә күзләрен ача да төшен юрарга тотына. Ат – хәбәр, диләр. Нинди хәбәр булыр икән? Юньле генә булса ярар иде...
Төше, чынлап та, рас килә. Шул ук көнне кич белән аны Мәскәүгә алып килгән авылдаш апасы үзләренә кунакка чакыра. «Вечер» үткәрәләр икән. Бик ялынып сорагач, уңган кызның үтенеченә хуҗалары да каршы килми, җибәрәләр. «Вечер»да Әминәдән кала да яшьләр була. Берсенә аеруча игътибар итә кыз. «Бәй, бу шул төштә күргән егет бит, шундый ук бөдрә чәч, яндырып ала торган кап-кара күзләр». Тыйнак кына танышып китәләр. Егет Хәсән исемле, шулай ук асрау икән. Җитмәсә, үзе якташ та, Буа районыннан.
Озаклап йөрергә булмый, хуҗалары да рөхсәт бирми. Тимерне кызуында сугып, уртак тормыш корып җибәрәләр. Никах та укыталар, ЗАГСта да язылышалар. Кешегә эшләп көн күргән ике ятим (Хәсән дә яшьли әти-әнисез калган була) теше-тырнаклары белән үз тормышларын корырга керешә. Мәскәү янындагы Крюково авылында берәүләрдә фатирда торалар, үзләре Мәскәүдә эшлиләр. Беркөнне шулай кич белән эштән кайталар. Кайтсалар, өйдә ут юк, электр энергиясен экономияләгәннәрдер, күрәсең. Аның каравы, мичтә кызыл күмерләр җемелдәп тора. Хуҗа хатын күптән түгел генә мич яккан булгандыр инде. Әминә, күмер сүнгәнче дип, тиз генә өстәл тартмасыннан бер кәгазь алып, читен ерта да аны кайнар күмерләргә тигезеп, шәм кабыза. Шәм кабынгач, карасалар ул ЗАГС биргән никахлашу турында белешмә була.
Шушы ярым-йорты, дөресрәге, белешмәнең өчтән ике өлешен тотып, алар aлмыш елдан артык тату-дус гомер иттеләр. Күрәсең, ул кәгазь теге кышкы кичне балавыз шәмне генә түгел, йөрәкләрендәге мәхәббәт утларын да дөрләтеп җибәргәндер.
Төштә күргән чокырны да кичәргә туры килә аларга. Монысы – сугыш еллары, аерылу газаплары, сагыну сагышлары.
Матур гына яшәп ятканда башлана ул каһәр төшкән сугыш. Ямь өстенә ямь өстәп, беренче уллары – сөю җимешләре дә туган була. 26 июньдә үк Хәсән абзыйны хәрби комиссариатка чакыралар. Аннары аларның 855нче номерлы командасын Мытищида бераз өйрәткән булалар да, «кызыл хаҗ»лы поездларга санитар итеп, яралылар ташырга җибәрәләр. Җиде айлык улын кочып, Әминә чит җирдә япа-ялгыз кала. Ә фашистлар көн дими, төн дими Мәскәүгә – илнең йөрәгенә якынлаша. Кулына көрәк тота алган һәркем җир, бомбалардан саклану өчен баз казый. Бер көрәк алган саен су чыга. Мәскәү тирәсе сазлыклары белән данлы бит. Немец самолетлары тавышын ишетү белән шул сулы базга төшеп утыралар. Нәни Рәфыйгын күкрәгенә кысып, Әминә дә шунда ашыга. Дымлы җирдә яту үзенең мәкерле эшен эшли, баланың үпкәсенә суык тия. Җиде айлык нарасыен – Хәсәннең истәлеген, өметен Әминә Крюково авылы зиратына җирли. Хәсрәтен уртаклашырга, кочаклашып елашырга, күзләреннән үбеп юатырга Хәсәне дә янында булмый, ичмасам!
Беренче улының үлү хәбәрен Хәсән үзләренең санитар поездлары Химки аша үтеп, өенә кереп чыгарга рөхсәт алгач кына ишетә. Кадерлеләрен күрергә диеп ашыга-ашыга өенә кайткан була. Бердәнбер нарасыеның гүр иясе булганын белгәч, Хәсәннең күңелендә сугыш башлаган, үзен гаиләсеннән аерган фашистларга карата нәфрәт бермә-бер арта. Ул яңадан сугышка китә. Бу юлы санитар поездларында түгел инде, алгы сызыкның үзенә, Дон буена. «Катюша»лар, «Андрюша»лар ут яңгырын сиптерәләр генә.
Туплар тавышыннан колак пәрдәләре ярылыр күк. Монда да яралыларны үлем тырнагыннан йолып калуын дәвам итә санитар. Шулай бер егеткә ярдәм күрсәтеп торганда якында гына мина шартлый. Хәсән аңын югалтып егыла. Ияген дә чәрдәкли кыйпылчыклар, аягына да тияләр. Ничәмә-ничә солдатка яшәү бүләк иткән санитар, хәзер үзе дә ярдәмгә мохтаҗ булып, туң җир өстендә ята. Санрота – ун чакырым ераклыкта. Үзәкләргә үтәрдәй суык җилдә яралы килеш шунда үрмәләргә кирәк. Бераз ял итеп аласы иде дә бит, ярамый. Йокыга киттең – беттең, туңып үләсеңне көт тә тор. Шулчак, бер могҗиза була – Әминәсенең күзләрен күргәндәй була Хәсән. Алар, ничектер елмаеп, үзләренә чакырып торалар шикелле тоела. Кайдандыр көч кереп китә яралы солдатка, тагын алга үрмәли башлый.
Шешкән иякне карау белән санротаның баш табибы:
– Синең өчен сугыш бетте инде, егеткәй, – ди һәм яралыны тылга госпитальгә озата.
Башта Воронеж өлкәсенең Мичуринск каласында дәвалана Хәсән, аннары аны Казанга җибәрәләр. 1943 елның 13 феврале була бу.
Әминәсе бу вакытта, барлык хатын-кызлар шикелле, кайда куйсалар, шунда эшли – станциядә корал тотып поезд составларын да саклый, заводта снарядлар да ясый. Шулай, көнне төнгә ялгап эшләп ятканда Казаннан Хәсәненнән хат ала ул. Бу хатта ире үзенең яраланып госпитальгә эләгүен хәбәр итә. Ничек булса да барып күрәсе килә Әминәнең бердәнберен, теләген начальнигына да җиткерә. Тегесе теләр-теләмәс кенә риза була. «Эштән китәм», дип гариза язгач, ипи карточкалары да бирмиләр, ә пропискадан төшү язуы ике атнадан соң гына өлгерә. Кем инде ике атна буе ут эченнән кайткан сөйгәнен күрми түзеп торсын?!
Куллары канат булса, әллә кайчан очып китәр иде дә, ярасыннан сыйпап, назлап терелтер иде. Әминә бар «мөлкәтен» ике кечкенә төенчеккә төйни дә юлга кузгала. Станция начальнигы аны яралылар төялгән санитар вагонына утыртып, дөресрәге, яткырып, Казанга озата. Ләкин гел ятып кына торып булмый бит. Поезд бер станциягә туктагач, ул су эчәргә дип вагоннан чыга һәм шунда хәрби патруль кулына эләгә. Аны поезддан төшереп калдыралар. Бу – күз күрмәгән, колак ишетмәгән Төрләмә станциясе була. Аннары күмер төялгән товар поездына утырып, мең бәла белән Казанга кайтып җитә. Юлда очраган һәркем ярдәм итәргә тырыша аңа. Тик һәр «ярдәм» саен кулындагы төенчек кенә бәләкәйләнә бара. Казанга җиткәндә күмер тузаны арасыннан күзләре генә ялтырап торган була аның. Әминә аны сизми дә, сөйгәне янына ашкына.
Ниһаять, бер-берсен сөйгән ике җан яңадан кавыша. Бергә булгач та авырлыкларны күп күрергә туры килә аларга. Пропискасыз булу Әминәнең тәмам үзәкләренә үтә, әллә кайларга дәштереп, куркытып бетерәләр үзен. Ләкин болары инде – пар канатларга салынган авырлык, икегә бүлеп күтәргән борчулар. Сугыштан соңгы авыр елларда, исән калуларына сөенеп, гомерләрен саклап калган сөюләренә рәхмәт әйтеп, тагын өч малайга тормыш бүләк итә алар. Бүген ул егетләр Хәсән абзыйның тырышлыгын, Әминә әбиең сабырлыгын алып, яшәп яталар. Инде әнә оныклар да, тормыш көтәргә уйлап, туй итә.
...Әминә әби белән Хәсән бабай Гыйниятуллиннарны уйлыйм да, сокланып туя алмыйм. Күпме еллар үткән, яшьлек тә, чибәрлек тә шул еллар томанына төренеп, эзсез югалган. Ә сөю, олы сөю япь-яшь – шул килеш калган. Алтмыш елдан артык гомергә җитәрлек, сугышлардан да исән-сау алып чыгарлык олы сөюне саклар өчен нинди зур йөрәк булды икән аларда?!
PS. Әминә әби белән Хәсән бабай минем элеккеге күршеләрем иде, кызганыч, хәзер исән түгел инде алар. Бу фани дөньяда матур озын гомер итеп, кешеләр күңелендә якты эз калдырып, бер-бер артлы бакыйлыкка күчтеләр. Ләкин мәхббәт сөю турында сүз чыкса, күз алдыма гел алар җитәкләшеп килеп баса.
Әле беркөнне олы улым күптән түгел генә туй уздырган дус егетенең аерылуын хәбәр иткәч тә (сәбәбе: командировкага киткән ирен яшь хатынның көтеп тормавы булган) әлеге изге җаннарның бер-берсенә булган тугрылыклары кабат хәтеремдә яңарды. Аптырап, юллар читендә калган, гаилә касәләре чатнаган парларга ярдәме тимәсме, сөюнең могҗизалы көч икәнен белеп, тормышка фикерләре үзгәрмәсме дип, бер генә булса да гаиләне аерылудан, балаларны ятим итүдән саклап каласым килгәнгә яздым бу язманы.
Фото: https://www.pexels.com/
Комментарийлар