16+

Сөяркәм белән туганлашып беттек

Менә 5 ел инде иремә хыянәт итәм. Ни өчен икәнен аңлата алмыйм. Сөяркәм белән күптәннән таныш без. Инде тәмам туганлашып беттек. Ул ирем барлыгын белә. Аның да йөргән кызы бар.

Сөяркәм белән туганлашып беттек

Менә 5 ел инде иремә хыянәт итәм. Ни өчен икәнен аңлата алмыйм. Сөяркәм белән күптәннән таныш без. Инде тәмам туганлашып беттек. Ул ирем барлыгын белә. Аның да йөргән кызы бар.

Шуңа да карамастан, бер-беребезгә бик нык тартылабыз. Йоклаган саен беренче тапкыр сыман, арадагы хисләр ташкынын сүзләр белән генә аңлатып булмый.

Мин аны шундый яратам. Мондый хисләрне иремә дә, башка беркемгә дә кичермим. Әгәр көннәрдән бер көнне “араларны өзәбез” дисә, белмим, нишләрмен. Аннан башка яши алмам дип куркам. Хыянәтем турында ирем белер дип курыкмыйм, сөйгәнем ташлар дигән курку бар. 

Иремне дә яратам, ләкин башка төрле. Аның белән йоклау – үзе бер сынау. Элеккеге кебек дәрт юк инде арабызда. Секстан ул гына рәхәтлек кичерә. Шулай да мин аны барыбер яратам. Тик нигә соң ирем белән түшәктә ләззәтлек кичермим? Әллә ул рәхәтлек өч кешегә бүленмиме икән?..

Эльмира, Лаеш

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сезгэ сояркэгез ныгырак , узенен жылысын жэлэми , Ирегез белэн монэсэбэтлэрегез , бикякшы тугел Кунелгэ ошаган Кеше белэн тормышыны , бэйлэргэ Кирэк Гомер булайда кыска , сезгэ бэхет телим ....

    Мөһим

    loading