16+

Сөяркәмнең сөяркәсе бар?

Моннан берничә ел элек язмыш мине өйләнгән ир белән таныштырды. Аның белән гомеремдә татымаган хис-тойгыларны кичердем, бик күп тәҗрибә алдым. Ул мине күкнең җиденче катына алып менде.

Сөйгәнем һәрвакыт миңа яхшы мөнәсәбәттә булды. Хатыны турында беркайчан да сөйләмәде, ул темага, гомумән, сөйләшмәдек. Хәер, мин аның аерылуын теләмәдем дә, миңа шулай качып-посып очрашу рәхәт иде. Ир белән тормыш кызыкмени ул? Яши-яши көндәлек тормышка әверелә, савыт-саба шалтырый башлый. Ә монда көн дә бәйрәм. Без көн саен очрашып мәхәббәт белән шөгыльләнә идек. Һәм тора-бара мин аңа гашыйк булдым.

Тик бер ел элек ул үзгәрде, мине теләми башлады. Ни булганын аңлатмый. Бәлки башка сөяркәсе бардыр? Ә бит мин аны шундый яратам. Аннан башка бер генә көн дә яши алмыйм.

Исемем редакция өчен генә.
 
Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading