16+

Табиблар аның гомерен саклап калу өчен ике юл тәкъдим итә

Ике ел ярым элек, бер уйламаганда, чир аны аяктан ега.

Табиблар аның гомерен саклап калу өчен ике юл тәкъдим итә

Ике ел ярым элек, бер уйламаганда, чир аны аяктан ега.

Кардиологның сирәк пациенты ул. Ландыш Бикиеваның күкрәгендә – ясалма йөрәк. Гомердә йөрәгенә бер зары булмаган яшь ханым реанимация ятагына эләгә. Өенә ул 4 айдан гына, күкрәк читлеген буеннан буена кисеп урнаштырылган махсус аппарат белән кайта. Корсак турысыннан чыккан кабель 3 килограммлы тышкы  җиһазга тоташкан. Аннан башка Ландыш хәзер берничә адым да ары китә алмый. Кая гына барса да, ни генә эшләсә дә, ул аның букчасында йөри.
Ландышны белгән һәр кеше аның никадәр көчле рухлы булуына хәйран кала. Тормышында бик күп авырлыклар кичәргә туры килсә дә, бәгыре катмаган аның. Ачык күңелле, мөлаем һәм йомшак булып кала алган. Бүген дә бу сынауларның үзенә ни өчен бирелгәне турында еш уйланса да, яшәү мөмкинлеге булуына сөенеп туя алмый. 

Нурлатта туып-үскән, гаиләсендә төпчек булган кызга шулкадәр сынаулар төшәр дип кем уйлаган. Ландыш балачактан актив, һәр эштә-юнәлештә алдынгы булырга тырыша. Мәктәпне алтын медальгә тәмамлый, Казан технология илкүләм-тикшеренү институтыннан (КХТИ) да кулына кызыл диплом тотып чыга. Аннары яңадан Нурлатка кайтып, белгечлеге буенча эшкә урнаша. Сөйгән ярын очратып, кияүгә чыга, балага уза. Барысы да үз чираты белән бара кебек. Әмма йөклелеге бер тайпылышсыз узса да, көтеп алынган күз нуры авыру туа. Кызларында сирәк чир – кыска эчәк синдромы, мондый авыру белән туучылар арасында үлем күрсәткече бик югары. 

Бала тудыру йортыннан сабыен йөрәгенә кысып чыккан бәхетле әниләрне Ландыш күз яшьләре белән озата, үзе “кара ишек”тән чыга. Җылы өй мохите урынына аларга әле бик озакка балалар республика клиник хастаханәсе диварларында бикләнергә туры килә. Гомеренең кыска гына вакыты эчендә нәни Азалия берничә операция кичерергә өлгерә. 6 айдан гына аны яшәү перспективасы белән өенә озаталар. Әмма сабыйның гомере өчен көрәш тәмам түгел – ул әле тагын берничә ел дәвам итә. Кызчык капельница аша гына туклана, чөнки эчәге гади ризыкны кабул итәр хәлдә булмый. Аннары әкренләп дефицитлы махсус смесь белән ашауга күчәләр. 3 яшендә кызчык инде 5 операция кичергән була. Сөенечкә, боларның берсе дә юкка булмый. Азалиягә инде 10 яшь тула, ул дүртенче сыйныфта белем ала. Башкалардан теләгән бар ризыкны ашый алмавы, махсус диетада булуы белән генә аерыла. Әтиле-әниле гаилә генә сакланып калмый. 
Авырлыклар ир белән хатынны берләштерү, хисләрне ныгыту урынына, аларны чәлперәмә китерә. Гаилә таркалганда Азалиягә нибары 2 яшь була. Алга таба кызчыгының гомере өчен көрәш бер Ландыш җилкәсенә кала. Ярый һәрчак ярдәмгә килергә әзер якыннары була. Боларны барысын да Ландыш хәзер куркыныч төш кебек кенә искә ала. 

Ире белән аерылганнан соң, табибларга якынрак булыйк дип, Ландыш Нурлаттан Казанга күченә һәм биредә төпләнә. Үсә төшкәч, Азалияне диеталы балалар бакчасына бирә. Үзе яңа һөнәр үзләштереп, матурлык өлкәсендә – чәчтараш һәм визажист булып эшли башлый. 

Йөрәге кан әйләнешен тиешенчә тәэмин итәр хәлдә түгеллеге ачыкланганда Ландышның тормыш тәмен һәм ямен тоя гына башлаган вакыты була. Аңа – 32 яшь, ул үз салонын ачып җибәргән, хәйриячелектә катнаша, кан тапшыра, мастер-класслар үткәрә, үз проектлары белән яна. Яңадан гашыйк була, никах укытырга җыеналар. Әмма 2022 елның язында исә ул көннән-көн хәлсезләнә баруын сизеп, ашыгыч ярдәмгә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр. 

-    Кышын мин авырып алдым. Бронхиттан инде кечкенәдән интегәм. Табибка мөрәҗәгать иткәч, янә шушы диагнозны куйдылар, антибиотиклар билгеләделәр. Барысын да тиешенчә үтәдем. Әмма бер ай да узмады, яңадан йөркерергә тотындым, тын бетә, хәл китә башлады. Дәваланып бетмәгәнмендер дип уйладым инде. Үпкәне тикшерүгә язылдым. Әмма чират җиткәнче мин инде хастаханә реанимациясенә эләктем, - дип искә ала Ландыш. 

Хастаханәдә тикшерүләр артыннан тикшерү уздыралар, әмма Ландышның көннән-көн начарланган хәле нәрсә белән бәйле икәнен озак кына ачыклый алмыйлар. Бераздан үпкәдә су җыелганын күрәләр. Казанның бер хастаханәсеннән икенчесенә, аннары МКДЦга күчерәләр. Анда гына төп сәбәп йөрәкнең уң карынчыгы үз функцияләрен тиешенчә башкармавында икәнен ачыклыйлар. Диагнозы – “дилатационная кардиомиопатия, глобальное снижение сократимости левого желудочка”. Тегеләй дә, болай да дәвалап карыйлар. Аны профессорлар күзәтә, әллә ничә консилиум үткәрелә. Өч айдан хәле җиңеләймәгәч, Санкт-Петербургатагы тәҗрибәлерәк коллегалары кулына илтеп тапшыралар.  

Яңадан реанимация, башы-ахыры күренмәгән тикшерүләр. Ахыр чиктә табиблар аның гомерен ике юл белән саклап калып була дип, сайлау алдына куялар. Беренчесе – йөрәк трансплантациясе. Әмма донор юк һәм аны көтү айларга сузылырга мөмкин. Ландышны исә донор тапканчы ЭКМО системасына беркетергә туры киләчәк. Бу йөрәк һәм үпкә функцияләрен башкара торган стационар аппарат, аның белән кеше караваттан да тора алмый. Исән калуның икенче ысулы –  йөрәккә ясалма сул карынчык урнаштыру. Тизрәк өенә кайту теләге җиңә – ул икенче ысулны сайлый. Операция уңышлы уза, әмма аңа яңа баштан утырырга һәм йөрергә өйрәнергә туры килә. Тернәкләнә башлагач, Казанга якыннары янына кайтырга рөхсәт итәләр. 

Ландышка яңа халәткә күнәргә кирәк була. Көн дә бер уч дару йоту, первязкалар ясау, инфекцияләрдән саклану... Күңелендә – шик һәм курку, башында – мең төрле сорау. Беренче төркем инвалидлык һәм үз көчсезлегеңне тою җиңел түгел, билгеле. Үзенеке кебек опрерация кичергән кешеләр белән аралашу мөмкинлеге булса, алга таба нишләргә, ничек аякка басарга дигән сорауларга җаваплар тизрәк табылыр иде, дип саный ул.

-    Хастаханәдән чыккач, син берүзең билгесезлек алдында каласың. Якыннарыңның ярдәме генә җитәрлек түгел. Үзең кебек үк пациентларны туплаган берлек булса, көндәлек көнкүрештә туган сорауларга җавап табу да җиңелрәк булыр иде. Шуңа күрә мин үзем кебекләрне эзли башладым һәм аларны бер төркемгә тупладым, - дип сөйләде Ландыш.

Тернәкләнү чоры җиңел узмый. Җитмәсә, өстенә шул чакта тагын бер сынау ишелә. Хастаханәдән кайткач укылган икенче никахы озын гомерле булмый. Бу юлы да якын кешесе авырлыкларны күтәрә алмыйча, ташлап китә. Болай да ясалма рәвештә генә эшләгән йөрәге моңа ничек түзде икән?! Чын-чынлап көчле, нык рухлы кеше генә мондый авырлыклардан сынмас-сыгылмас. 

Бүген Ландыш яңадан тормыш тәмен тоеп яшәргә өйрәнеп килә, хәтта тренинглар үткәреп, башкаларны да тормышны яратырга өйрәтә. Элек башкарган эшенә ул инде кире кайта алмый, әмма тик утыру аның өчен хас нәрсә түгел. Шуңа күрә ул үзен башка юнәлешләрдә эзли. Кызы Азалия аның төп сөенече дә, ярдәмчесе дә. Чып-чын ир-атлар барлыгына да ышанычын югалтмаган Ландыш, яңа мөнәсәбәтләргә йөрәге ачык. Алда исә тагын бер җитди сынау – йөрәк трансплантациясе булуы гына аны бераз куркыта. Күкрәк читлегенә тегелгән аппарат гомерлеккә түгел. Шуңа күрә Ландыш рухи яктан чираттагы мөһим адымына әзерләнә.


 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading