16+

Татарча «Санта-Барбара»

Гөлсинә апа редакциябезгә үзе шалтыратты. «Кызым егете белән бер елдан артык уртак фикергә килә алмый. Алга таба ничек яшәргә, безнең гаилә хәлләренә сез генә ачыклык кертә аласыз», - дип, үзләренә чакырды. Ир белән хатын арасындагы аңлашылмаучанлыклар, гаилә мөнәсәбәтләрен хәл итәргә атлыгып тормасак та, укучыларыбыз бик сорагач, бармый булдыра алмадык. Ә...

Татарча «Санта-Барбара»

Гөлсинә апа редакциябезгә үзе шалтыратты. «Кызым егете белән бер елдан артык уртак фикергә килә алмый. Алга таба ничек яшәргә, безнең гаилә хәлләренә сез генә ачыклык кертә аласыз», - дип, үзләренә чакырды. Ир белән хатын арасындагы аңлашылмаучанлыклар, гаилә мөнәсәбәтләрен хәл итәргә атлыгып тормасак та, укучыларыбыз бик сорагач, бармый булдыра алмадык. Ә...

Илмас+Венера= виртуаль мәхәббәт

Корноухово - 130лап ху­җалыгы булган рус авы­лы. Татарлар бик аз яши биредә, безнең белән элемтәгә чыккан Давыдовлар шул азчылык арасында бер гаилә. Гөлсинә апа үзе дә, ире дә Апас якларыннан. Кайбычка эшкә килгән булганнар. Бәхет эзли торгач, шушы авылга килеп төпләнгәннәр. Гөлсинә апа хәзер инвалид. Ире озак еллар урманчылыкта эшләгән, кечкенә авылда эш булмагач, чарасызлыктан, сыер саварга алынган, Корноуховода алдынгы сыер савучы. Былтыр Сабан туенда, тырышлыгын бәяләп, район хакимиятенең «Мактау кәгазе»н дә биргәннәр. Давыдовлар өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Олы уллары Руслан Иваново шәһәрендә үз гаиләсе белән гомер итә. Эльвира белән Венералары үз яннарында. Кызлар эштән куркып тормый, фермада әтиләренә дә яр­дәм итәләр, кирәк икән - утынын да яралар, бакчасын да казыйлар. Авылда аларны начар итеп сөйләмиләр, шулай да: «Үз йортларыннан ары чыкмыйлар, дөрес, тавыш куптарырга ярата торган гаилә. Судтан кайтып кергәннәре юк», - диделәр.

Язмабызның төп «гаепче»се - Венера. 17-18 яшендә кыз интернетта социаль челтәр аша бер егет белән таныша. Баксаң, Илмас үзләреннән ерак та тормый икән, күрше Морза Бәрлебашы авылы егете булып чыга. Яшьләр бер-берсен ошаталар, аралаша башлыйлар. Яшь аермасы ун яшь тирәсе булса да (Илмаска - 27 яшь), бу мөнәсәбәтләргә комачауламый. Социаль челтәр аша аралашу ялыктыргач, яшьләр очрашырга булалар. Венера сөйләвенчә, алар очраша башлыйлар һәм Илмас кыз йортында бер атна яши дә. Шул арада кыз авырга уза. Бу хакта егетенә әйтә.

- Илмас, әти буласын белгәч, бик сөенде, кыз булса ярар иде, дип теләде, әнисе белән таныштырды. Ләкин аның әнисе мине яратмады бугай, безгә мондый яшь килен кирәк түгел дип, миңа китәргә кушты. Баланы төшертергә үгетләде. Икенче көнне исә Илмас, арабызда бар да бетте, дип хәбәр итте. Бернигә карамастан, мин баланы таптым. Нәкъ Илмас теләгәнчә, кыз туды, исемне дә баласына, Гөлшат дип, үзе сайлады, мине бала тудыру йортыннан алып кайтырга да булышты, машинасын тапты, балага карават та алды, хәтта кызына фамилиясен дә бирде. Инде барысы да җайланды дигәндә генә, бала минеке түгел, үз көнеңне үзең күр, дип, тагын бездән баш тартты, - ди Венера.

Балага үз фамилиясен бирсә дә, Илмас сабыйдан баш тарта, шулай да, Венера бирешергә җыенмый.
ДНК анализы ясатып, баланың әтисе нәкъ менә Илмас икәнен расламакчы ул
.

Давыдовлар сөйләвенчә, «кияү» тиешле кеше еш кына эчеп килә торган булган, Венераны еш кыерсыткан, берничә тапкыр кыйнаган да, хәтта өстенә бензин да сипкән, имеш. Тәндә пешкән эзләр әле дә саклана, ди кыз. Дөрес, Кайбыч районының Мировой судында, бу хакта бернинди гариза да кермәде, дип җавапладылар.

«Бала минеке түгел»

Вакыйгага ачыклык кертү өчен, Илмаслар гаи­ләсенә дә кердек без. Егет үзе Казанда эштә булып чык­ты. Әнисе Гөлирә апа безнең белән теләр-теләмәс кенә сөйләште.
- Улымны алдаладылар, ул кыз үзен 20 яшендә дип таныштырган, балага да узмаячакмын дигән, улым ялгышты, тиң түгел алар бер-берсенә, - диде Гөлирә апа. - Улым китәм дигәч, ул кыз аны ничек тә янында тотарга теләгән, ташласаң, үземне яндырып үтерәм дип, өстенә үзе бензин сипкән, улым начар түгел минем, хәзер эчми дә, тартмый да.

Гөлирә ападан күпме генә сорасак та, улының телефонын бирмәде, шулай да, әнисе телефоны аша булса да, сөйләшә алдык Илмас белән. «Баланы үземнеке дип санамыйм. Суд булды бит инде, мин баланың әтисе түгел, барысы да аңлашыла», - диде ул. Ә ни өчен фамилиягезне бирдегез дигән сорауга җавап бирергә теләмәде.

Әллә егетнең тынычлыгын алдык, әллә кәефен төшердек, без Гөлирә апа яныннан чыгып киткәнче, берничә тапкыр шалтыратып, әнисеннән нидер сорашты әле ул.
ДНК анализы баланы аныкы дип расласа, Илмас та, Гөлирә апа да сабыйга ярдәм итәргә риза анысы, ә хәзергә алимент түләргә җыенмыйлар.

Илмас безгә сөйләгән суд әнә шул ДНК анализы белән бәйле икән. Егет, бала үзенеке түгеллекне раслар өчен, Венераны судка биргән. Таләпләр буенча, баланы Казанга ДНК анализы ясатыр­га алып барырга кирәк булган. Әмма Венера тиешле вакыт эчендә лабораториягә бармаган.
- Бер яше дә тулмаган сабыйны ничек Казанга кадәр автобус белән алып барыйм мин. Илмаска, машина, автокресло тапсаң, барабыз дидем, ул исә, мин миллионермы әллә, дип, мине алып бармады, шулай ДНК ясатмыйча калдык, - ди яшь әни.

Аның каравы, суд, бала Илмасныкы түгел, дигән карар чыгарган. Судта егетне яклаган адвокат Ильяс Гыйсмәтуллин:
- Әгәр Венера Давыдова баланы вакытында ДНК анализы ясатырга алып барган булса, мәсьәләне ахыргача чишәргә мөмкин булыр иде. Бала Илмас Ибраһимовныкы икәне расланган очракта, анализ тапшыру чыгымнарын судка биргән як, ягъни егет күтәргән булыр иде. ДНК ясату арзан тормый, 17-18 мең тирәсе. Ә хәзер, бала әтисенеке түгел, дигән карар гамәлгә керде. Димәк, ул алимент түләргә дә тиеш түгел. Дөрес, ДНК анализын хәзер дә ясатырга була. Бу очракта хәзер Венера ягы судка бирергә тиеш. Чыгымнарны да ул як күтәрә дигән сүз, - диде.
Венера исә ДНК ясатырга каршы түгел, бары азрак вакыт узсын, бала азрак үссен, ди.

- Илмас начар егет түгел, әнисе арабызга кермәгән булса, без бәхетле дә булыр идек бәлки. Ләкин хәзер соңдыр инде, ул минем шәхси тормышымны төзергә комачауламасын һәм үз кызына акчалата аз гына булса да ярдәм итсен иде, - ди.
Баланың туу турындагы таныклыгында бала Илмас кызы булып саналса да, закон нигезендә, сабыйның әтисе юк. Венера исә ялгыз әни буларак дәүләттән ай саен 745 сум субсидия, балага бушлай сөт ризыклары алырга хокуклы. Моның өчен социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шулай ук балага яшь ярым тулганчы, айлык пособие дә түләнәчәк.

РS. Кайбычтан кайтканда, редакциябездә узган «түгәрәк өстәл» барышында Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның әйткән сүзләре исемә төште. Сыерны да нәселенә карап сайлыйлар, дигән иде ул. Яшьләр арасында ирекле мәхәббәткә чик куелса, яр сайлаганда әти-әни ризалыгы да исәпкә алынса, әтиле әтисез балалар тумас, мондый күңелсез хәлләр килеп чыкмас иде дә бит. Яшьлек юләрлек диләрме әле? Әти-әни ишкән бауның юан башы балага төшүе генә кызганыч.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading