16+

Тере мәет булып йөргәнче, җир куенына керү яхшырак түгелме икән?!

Әле буйдак тормыштан туймаган иде  Гайнулла. Күрше авыл кызына олыгаеп кына, әнисе: “Синең балаларыңны күрми үләрбезме икән”, – дип тинтерәткәнгә генә өйләнде. 

Тере мәет булып йөргәнче, җир куенына керү яхшырак түгелме икән?!

Әле буйдак тормыштан туймаган иде  Гайнулла. Күрше авыл кызына олыгаеп кына, әнисе: “Синең балаларыңны күрми үләрбезме икән”, – дип тинтерәткәнгә генә өйләнде. 

Начар яшәмәде алар. Өстәлләре тулы сый-ризык булды, хатыны да чиста-пөхтә, уңган-булган иде. Берсеннән-берсе матур өч сабый дөньяга килде. Әмма рәнҗеш-үпкә, каргыш җыеп үткән үсмерчак һәм яшьлек дәвере нәсел дәвамына балта чапкан иде шул...

...Авылда һәр атна саен пәнҗешәмбе көнне зур базар җыела. Тирә-як авыллардан гына түгел, күрше өлкәләрдән дә килүчеләр була. Кемдер үзеннән артып калганын, кемдер чарасызлыктан нәрсә дә булса сата, яки бүтән төр тауарга алыштыра – мәш килә урамны тутырган халык бу көнне. Авылның бер көтү үсмер малайлары базар була торган көнне “ауга чыга”. Юл буенча ике яклап тезелешеп утырган күрше авыллардан килгән карчыклардан ничек тә берәр нәрсә эләктерергә тырышалар. Иң кыюы – Гайнулла. Каты тимерчыбыкның башын ыргаклап, ризык каптырырга уңайлап ясаган да, үтеп барышлый шуның белән берәр әбинең ипиен эләктерә дә йөгерә. Куып тотып кара аннан авыл малаен! Башкаларның мондый ук хәйлә-мәкергә йөрәкләре җитми, шуңа иптәшләренең “батырлыгын”нан кызык табып көләләр, аңа кушылып йөгерәләр.

“Нәселең коргыры!” – дип кычкырып калды Гайнулла артыннан базардагы ипи сатып утырган карчык. Илереп, күз яшьләренә буыла-буыла шул сүзләрне такмаклады ул: “Нәселең коргыры! Нәселең беткере!” Ипи саткан акчага ярма, бармак башы кадәр генә булса да май юнәтеп булмасмы дип ахыргы икмәген үз авызыннан өзеп сатарга алып килүе иде карчыкның. Мондый хәлләр атна саен кабатлана торды.
Гайнулланың “батырлыклары” әле моның белән генә дә бетмәде...

...Аһ, алдады Рәсиләне Гайнулла, алдады! Яратам, дигән булды, алам сине, диде. Иртәгә үк инәкәй белән төшеп сине соратам, диде! Уналты яшьлек кыз бала алданды. Ярата Рәсилә Гайнулланы, барлык булмышы белән сөя! Ышанды, күңеле белән аңа беректе. Бүтән беркемне күрмәс, сизмәс, тоймас булды. Әйтерсең Җир йөзендә аларның икесеннән башка җан иясе калмаган иде. Гүя бу ай, йолдызлар, хисләрне көчәйткеч төн пәрдәсе алар өчен генә яратылган иде дә, назлап исеп куйган җил дә Рәсилә белән Гайнулланы гына иркәли иде...

Берничә айдан кыз үзенең йөкле икәнлеген белде. Гайнулла исә “белмәдем дә күрмәдем” позициясен алды. Үсмер кызларыннан бигрәк, Рәсиләнең укытучы булып эшләгән әти-әнисе хурланды. Ничек авылдашлар күзенә күренербез, оятын ничек күтәрербез, дип кайгырды алар. Ахыр чиктә көмәнле кызларын алып шәһәргә күченеп киттеләр. Тугыз айдан Рәсиләнең мәхәббәтен исбат итеп игезәк бәгырь җимешләре – кыз һәм малай туды.

Рәсилә бөтен дөньясына рәнҗеде ул вакытта! Үзен кая куярга белми үрсәләнгәндә җанны өзгәләп искән туган җир җиленә дә, көнчыгыштан чыгып килгән алтынсу кояшка да, күз яшьләренең шаһите булган ялгыз айга һәм җанны үртәп җемелдәп янган йолдызларына да үпкәле иде ул. Ә өзелеп яраткан Гайнулласына, көмәнле килеш билгесезлеккә ташлап калдырган сөйгәненә бөтен барлыгы белән рәнҗеп китте ул авылдан, сагынудан үзәкләре өзелеп илерсә дә, шушы китүдән бүтән үз гомерендә бер генә мәртәбә дә әйләнеп кайтмады...

...Урам буйлап берәү килә. Сакал-мыеклары кырылмаган, юынмаган, иртә таңнан салып та алган булса кирәк. Айдар икән. Авылның бер мәхлук җаны. Кем чакырса, шунда көнлекче булып йөреп тамак туйдыра. Яшь чагында аны “зәңгәр” дип тә сөйлиләр иде. Хәзер инде зәңгәр ни дә, яшел ни – көнне төнгә ялгап җан асраган бәндәгә барыбер түгел мени?! Ике бертуганы, әнә, бөтенләй яшьли җир куенына керделәр. Хәер, болай тере мәет булып йөргәнче, җир куенын колачлау яхшырак түгелме икән. Атасы Гайнулла аркасында иза чигә лә балалары! Юкка гына әйтмәгәннәр бит, рәнҗеш җиде буынга кадәр дә төшә дип. Ә бит нык тамырлы, көчле иде Гайнуллалар нәселе! Кеше рәнҗеше, адәм баласының күз яше, ни генә булмасын, җирдә кала шул.

Ландыш Тимерова.

Фото: https://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading