16+

«Тормышымда начар кешеләр очрамады»

Бүген без зарланырга тәмам остарып җиттек: замананы сүгәбез, артып торучы бәяләр теңкәгә тия, кар баскан юллар, транспортның озак йөрүе эчне пошыра, картларга яшьләр кыланмышы ошамый, яшьләрнең ачуын өлкәннәр чыгара... Тыңлап торсаң, бүген дөньясында язмышына риза булып яшәгән бер генә кеше дә калмаган, диярсең. Журналист икәнеңне белгәч, ул зарлар тагын да...

«Тормышымда начар кешеләр очрамады»

Бүген без зарланырга тәмам остарып җиттек: замананы сүгәбез, артып торучы бәяләр теңкәгә тия, кар баскан юллар, транспортның озак йөрүе эчне пошыра, картларга яшьләр кыланмышы ошамый, яшьләрнең ачуын өлкәннәр чыгара... Тыңлап торсаң, бүген дөньясында язмышына риза булып яшәгән бер генә кеше дә калмаган, диярсең. Журналист икәнеңне белгәч, ул зарлар тагын да...

«Үтте дә китте гомерем,
Үткәнен дә күрмәдем,
Үтмә диеп, китмә диеп,
Взятка да бирмәдем», - дип җырлап каршы алуыннан ук мин аның җор телле, яшь күңелле икәненә төшендем. Таратып бәйләгән ап-ак яулыгының, чигүле матур күлмәгенең үзенә ничек килешле булуын әйтмим дә инде. Хәтеренә дә күз тимәсен. Үзенең 80 еллык гомер йомгагын күз алдымда бик тиз сүтеп чорнады Флюра апа.
- Без - сугыш чоры балалары. Әтием яу кырына киткәндә, миңа - дүрт, бер энемә ике яшь, ә иң кечкенәсе күкрәк баласы гына булган. Туган ягым Дөбъяз төбәге булса да, әтием, миңа бер яшь тулганчы ук, гаиләсен Казанга алып киткән. Бәхетле булып, шунда озын гомер итәргә җыенган булган... Тик әтием сугышта һәлак була. Шушы кайгылы хәбәрне китергән кара кәгазь әниемне - тол, без өч баланы ятим итте. Әниебез бик акыллы һәм гадел иде. Без балаларын хезмәтне яратырга, тырыш булырга өйрәтте. Үзе дә кул эшләренә: тегәргә-чигәргә бик оста иде. Олы кыз булганлыктан, миңа кул арасына иртә керергә туры килде. Энекәшләрнең күлмәк-ыштаннарын ямап, тегәргә өйрәндем, һәм ул минем гомерлек һөнәрем булды, - ди Флюра апа.
Үзенә дигән туй күлмәген дә үзе тегеп кия ул. Әллә шуның сере-тылсымы, әллә инде холкының нигезендә сабырлык ятканга, авызы тулы кан булса да, кеше алдында төкерми. Каенсеңелле-каенэнеле зур дини гаиләгә килен булып төшкән җирендә таш була ул. Үзен дә, ирен дә бәхетле итеп яшәтергә тырышып, гомеренең 58 ел ярымы үткән дә киткән.
- Ул әйткәнгә мин риза булдым, мин әйткәнгә ул каршы килмәде. Эчми-тартмый, акча эшли, балаларын ярата торган ирнең нинди гаебен табасың ди тагын. Мин аны югалтудан, балаларымны ятим итүдән куркып яшәдем. Үзем дә әтисез үстем, моның ни икәнен беләм, - диде Флюра апа, елмаеп.
Югалтудан курку да сәбәпсез булмый. 44е генә тулган типсә тимер өзәрлек Мөниренә, җир җимертеп эшләп йөргәндә, инсульт була.
- Хастаханәдән шалтыратып хәбәр иткәч, күз алларым караңгыланды. Килеп керсәм, коридорда ята. Янында ярдәм итүче дә күренми. Кыюлык кайдан килгәндер, ординатура ишеген ачып кердем дә: «Бу кеше - ике бала атасы, үз эшенең остасы. Алай-болай булса, җавап бирәчәксез!» дидем, - дип искә ала ул чакларны Флюра апа.
Ирен сабый баланы караган­дай тәрбияләве юкка китми. Көч­ле мәхәббәт каршында инсульт җиңелә, әҗәл чигенә. Дүрт ел буе бер эш тә эшләтмичә, китап кына укытып утырта ул ирен. Аның каравы, хәзер 90ны ваклаган Мөнир абзый карын да көри, бакчасын да казый. «Хәрәкәттә - бәрәкәт» дип, мин килгәндә дә ишегалдын кичәге буран өйгән кардан ялт иттереп чистартып куйган иде.
Үзен - тол, балаларын ятим калдырмаган өчен, язмышына, Аллаһыга рәхмәтле Флюра апа. Лаеклы ялга чыккач та башта мәчеттә, аннары «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә гыйлемен арттыра. Атаклы Рәшидә абыстай Исхакыйның яраткан шәкерте була ул. Гомер буе күршедә бер урамда яшиләр. Моның белән дә горурлана Флюра апа. Аннары үзе дә остазбикә мөгаллимә булып, «Мәрҗани» мәчетендә шәкертләр укыта башлый. Әниләренә ияреп килгән балаларга да дин сабагы бирә. Үзе дә ике бала үстергән ана буларак, тәрбия серләрен күп белә. Хәзер инде шәкертләренең төгәл генә санын да белми. 500ләп булыр, ди. Ә менә шәкертләре үзләренә дини белем-тәрбия биргән остазларын онытмыйлар.
Өлкәннәрнең яшьләргә карата фикере бик уңай булмаганны белгәнгә, Флюра ападан да: «Замана яшьләренә мөнәсәбәтегез ничегрәк?» - дип сорадым, тел төбен чамаларга теләп.
- Бик әйбәт, кызым, оныкларымнан беләм. Бер оныгым Гөлнара бүген элек үзе укыган гимназиядә укыта. Әнисе юлыннан китте. Калган өч оныгыма да тел-теш тидерә торган түгел. Укыйлар да, солдатта да булдылар. Яшьләрнең әйбәтлеген күрше балаларыннан да күрәм. Алар да бик тәртиплеләр. Кешенең нинди икәне исәнләшүеннән күренә. Начарлары элек тә булган инде аның, ашлык кибәксез булмый, диләр бит. Миңа гомеремдә дә начар кешеләр очрамады, Аллага шөкер, - ди ул.
Озын бәрәкәтле тормыш юлы узып, бүген бер үкенүләрсез көн итеп ятучы, пар канатлары белән иман күгендә тирбәлүче Флюра апа Кашаповалар өеннән мин бер хакыйкатькә инанып чыктым. Зар - зарланган саен арта, карасын күргән саен, дөнья караңгылана, кояш сүрәнләнә икән ул. Ә инде булганына риза булып, югын бар итәргә тырышып, шөкрана кылып хәләл яшәгәндә, гомер мәгънәле дә, ямьле дә, бәрәкәтле дә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading