16+

Мөмкинлекләре чикле кешеләрне җәлләргә ярамый

Ай саен мөмкинлекләре чикле балаларга йомшак уенчыклар бүләк итүче, сөйкемле кыз белән күрешергә булдым. Очрашуны социаль челтәрләр аша билгеләдек. Әмма яныма андый кеше килер дип уйламадым... 

Мөмкинлекләре чикле кешеләрне җәлләргә ярамый

Ай саен мөмкинлекләре чикле балаларга йомшак уенчыклар бүләк итүче, сөйкемле кыз белән күрешергә булдым. Очрашуны социаль челтәрләр аша билгеләдек. Әмма яныма андый кеше килер дип уйламадым... 

Раилә Сәтдинова хәрәкәтләнә алмый. Аның туганда оча башы сөягенә зыян килгән, әмма хезмәт сөючән кыз югалып калмаган, кул эшләре белән шөгыльләнә башлаган. 

Раилә йомшак уенчыклар, юрганнар тегә. Алар аллергия китереп чыгармый торган тукымалардан ясала. Раилә Сәтдинова Чүпрәле районы Шланга авылында туып-үскән. Мөмкинлекләре чикле балаларның күбесе өйдә белем ала. Раилә дә мәктәпне шулай тәмамлаган.
– Яңа ел, Нәүрүз кебек бәйрәмнәргә мәктәпкә бара идем. Шигырьләр сөйләп, җырлар көйләп, күңел ачкан вакытлар булды. Укуның соңгы атнасында сыйныфташларым экскурсиягә йөрде. Алар бер көн минем янга да килә иде. Әти-әниләрем өстәл әзерләп, музыка кушып, балаларны каршы алды. Аралашуга сусамадым, шуның өчен барысына рәхмәт әйтәм, – диде Раилә Сәтдинова. 

Мөмкинлекләре чикле кешеләргә эш табыр өчен дә җиде кат тир түгергә кирәк. Раиләнең шөгыле өстәмә керем чыганагы булып тора. Инвалидлык буенча түләүләр якынча 17 мең сумга тула. Ипотека түлисе дә бар әле... 
– Һәр уенчыкның язмышы өчен кайгырам. Кайсы кулларга эләгер икән, балалар яратырмы, дип уйланам. Бер көн дә бәйләмичә тора алмыйм. Мин холкым буенча перфекционист, кечкенә ялгышлык китсә дә, уенчыкны яңадан сүтеп бәйләргә тотынам, – ди кул остасы.

Раилә Сәтдинова ай саен үзе ясаган уенчыкны мөмкинлекләре чикле булган балага бүләк итә.
– Балалар өчен уенчык теккәндә барлык күңел җылысын биреп бетерәсе килә. Алар кечкенә генә бүләкне дә елмаеп, шатланып алалар. Балаларны илһамландырырга тырышам, үзләренә шөгыль табуларын телим. Мөмкилекләре чикле кешеләр дә дөньяда үз урынын табып үсәргә тиеш. Балаларны кечкенәдән мөстәкыйллеккә өйрәтергә кирәк. Әти-әнием мине шулай тәрбияләде, – диде Раилә.

Ата-аналар сабыйларын бар җилләрдән саклап, сөеп үстерә. Раилә сүзләренчә, балачакта бернинди сынаулар белән очрашмаганнарга киләчәк тормышта бик авыр булачак. Шуңа да мөмкинлекләре чикле балаларга җәмгыять мохитендә кайнарга кирәк. 

– Мөмкинлекләре чикле кешеләрне җәлләргә ярамый. Аларга сокланып карарга, ярдәм итергә кирәк. Урам буйлап узганда игътибарсыз калганым юк. Кайберләре беренче тапкыр кеше күргән шикелле кылана. Башкалары елмаеп, бигрәк матур, дип әйтеп китә. Иң мөһиме – мөмкинлекләре чикле кешеләр үзләрен башкалардан бернәрсә белән дә ким булмаганын аңласын, – дип уртаклаша Раилә Сәтдинова. 

Әңгәмә барышында Раиләнең чын күңелдән елмаеп торуына игътибар иттем. Ул очрашуга махсус арба ярдәмендә килде. Әлеге транспорт ике өлештән тора: электр самокаты һәм инвалид арбасы. Самокат арбага тоташа һәм җиңел генә алына да. Транспорт чаралары турында сүз кузгаткач, җәмәгать автобусларында хәрәкәт итү турында сорамый кала аламадым.

– Төрле машина йөртүчеләр була. Тукталышта кирәкле автобуска кулымны күтәреп алдан хәбәр итәм. Шоферлар кайвакыт күрмәмешкә салыша. Ашыгыч эшләр булганда җәмәгать транспортына ышанып булмый. Автобусларда мөмкинлекләре чикле кешеләргә керү өчен махсус басма да һәрвакыт эшләми, – диде Раилә.
Раилә – спортка да гашыйк кеше. Ул, аяклары хәрәкәтләнмәсә дә, авыр хәлдән чыгу юлларын тапкан. Көймәдә йөзү белән шөгыльләнгән. Хәзер аңа волейбол җене кагылган. Ул спорт остасы дәрәҗәсенә дә лаек булган.

– Көймәдә үзем генә йөзгән идем, ә волейбол бер кеше уены түгел. Азарт, көндәшлек хисен тою ошый. Командада  мөмкинлекләре чикле – 4, сау-сәламәт 2 кеше уйнау рөхсәт ителә. Төркем белән Россия ярышларында Татарстан данын яклыйбыз, – ди Раилә.
Аның кебек кешеләр барыбызга үрнәк булып тора. Алар тормыш авырлыкларына сынмыйча, дөньяның тәмен белеп яши. Без яңгыр яуса, кояш чыкса да зарланабыз, булганның кадерен белмибез. Бу дөньяда бәхет өчен сәламәтлек кирәк икән.

Илгизә Галиуллина.

Язмага реакция белдерегез

13

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading