16+

Туган көнгә бөтен гаиләсе җыела алмый. Бер улы килсә, икенчесе килми...

“Дустым өчен кайгырам. Ике улы бар. Икесенең дә рәте юк”, – дип сүзен башлады Дания апа.   Алар Роза апа белән бергә укыган. Икесе дә шәфкать туташлары. Практиканы да бергә үткәннәр, эшкә дә урнашканнар.

Туган көнгә бөтен гаиләсе җыела алмый. Бер улы килсә, икенчесе килми...

“Дустым өчен кайгырам. Ике улы бар. Икесенең дә рәте юк”, – дип сүзен башлады Дания апа.   Алар Роза апа белән бергә укыган. Икесе дә шәфкать туташлары. Практиканы да бергә үткәннәр, эшкә дә урнашканнар.

Тиң ярларын табып, гаилә дә корырга насыйп булган. Барысы да яхшы кебек, әмма кем уйлаган соң, Роза апага сынаулар картлык көнендә ишек кага башлар дип...

– Роза биш ел аерма белән ике бала тапты. Ике егет булды үзенә. Минем дә кызым һәм улым бар. Кунакка еш йөрештек. Розаның уллары бар яктан камил иде. Егетләр буй җиткәч, дустым, идән, савыт-саба юу турында онытты диярлек. Балалары бар йортны чисталыкта тотты. Укулары начар түгел иде. Хәзер генә әллә нишләделәр, – ди Дания апа.

Роза апаның өлкән улы Дамирның да инде ике баласы бар. Берсенә – 17, икенчесенә 13 яшь. Алар һәр ялда әбиләренә кунакка килә. Сәбәбе дә бар икән – телефонда уйнарга. Әби үз оныкларына ничек каршы килсен инде. Роза апаның телефонына өлкән оныгы түләүле уеннар куйган. 
– Дустым кибеткә кергән. Картасында акча юк дип чыга икән. Роза шаккаткан. Банкка барып, дөреслекне ачыклаган. Оныгы 6 мең сум акчасын уеннарга тоткан! Әбисе әти-әниләренә әйткән. Килен: “Безнең улыбыз түгел”, – дигән. Акчаны кире кайтару турында әйтәсе дә юк. Болай да Дамир Розадан акча сорап тора. Эшкә йөриләр. Әмма килен акчасын үзенә генә тота. Дамир исә, ял итәргә ярата. Ә Роза булыша. Пенсия акчасының яртысы аларга китеп бара. Әле оныклары да көн аралаш 500 сум сорап тора, – ди Дания апа.

Роза ханым улына оныгының ялгышы турында сөйләгән. Банктан кәгазьләрне дә күрсәткән. Ә Дамир: “Сәйдәшнекеләр тигән. Минеке түгел”, – дигән. 
– Акча җене кагылган аңа. Бер ояты да юк, – дип дәвам итә Дания апа. –  Әнисе ипотекасын түләп бирде. Ниһаять, лаеклы ялга чыкты. Дамир: “Син ул акча белән нишлисең?” – ди икән. Розадан хәзердән үк фатирны аның исеменә яздырырга сораган. Килен Казанга күченергә тели. Роза: “Берегезнең исеменә дә язмыйм. Картлар йортына китәр вакыт җиткәч, үзем сатам”, – дигән. Аңларлык итеп әйткән югыйсә... Үзе Дамирга һаман акча күчерә. Балаң бит, ничек инде булышмыйсың, – ди ул.

Роза апаның икенче улы Сәйдәш ике эштә эшли. Үзенең балалары белән вакыт та үткәрә алмый. Килен тәрбияли.
 – Килен Розадан оныгын түгәрәккә алып барырга сораган. Роза 15 минут алдан килгән. Килене урамга чыккан да: “Нишләп алай иртә килдегез?”, – дигән. Исәнмесез дә юк. Розаны өйгә кертмәгән. Килен баласын тизрәк киендергән, җыйган. Әби оныгын подъезд янында көтеп торган, – дип сөйли Дания апа.
Роза апа бу хәл турында улына сөйләгән. Әмма Сәйдәшнең йортында килен баш та, муен да икән. 
Роза апаның төп көенече – улларының бер-берсен күрә алмавы. 

– Туган көнгә бөтен гаиләсе җыела алмый. Бер улы килсә, икенчесе килми. Киленнәр дус түгел. Кечкенә вакытта бергә уйнап үскән малайларга нәрсә булган икән. Үз гаиләләре булгач, икесе ике якка китте. Усал киленнәр эләккән шул. Роза балаларга туганлык хисен биреп бетерә алмаганмын дип үзен гаепли, – ди Дания ханым.

Таякның ике очы бар шул. Бер кешегә генә бөтен гаепне сылтарга ярамый. Шунысы хак: бертуганнар арасында дуслык, ярдәмләшеп яшәү булырга тиеш. Аның кадерен белергә кирәк.
– Әти-әни мәңгелек түгел. Алар вафат булгач, кемгә сөйләрсең зарларыңны? Балаларны мөнәсәбәтләр бозылудан сакларга кирәк. Алар бит бер-берсенең таянычы. Ата-анага да сабыйларның сатулашканын күрү кыен. Якыннарыгызны онытмагыз, – дип тәмамлады Дания ханым. 

Фото: https://unsplash.com/

 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ул усал киленнәр каян килә икән?! Әллә кайнана, балаларыма яхшы булсын, дигән саен, килен явызга әйләнәме?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Малаен бозау булгач, киленне гаеплап булмый уземнан чыгып айтам. Ананы ана, хатын уз урнында булмагач.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бик явыз киленнэр бар инде,хаман шулай яшь килеш торырбыз дилэрдер. Кайнанага ни курсэтэсен,узенэ шул кайтканны белмилэр эле алар. Эйбэт малай устергэнсен,рэхмэт диясе урынга.Аллахы тэгалэ барын да тигезли, энилэргэ генэ бик кыен,бик кызганам. Минем энием килен белэн 36 ел тату яшэделэр.Эни дэ бик сабыр иде,килен дэ. 84 яшендэ эниебез бакыйлыкка кучте. Бала караган кебек карады эниебезне. Узенен дэ киленнэре эни дип улеп торалар.Бар киленнэр дэ шулай булсыннар иде дэ бит...

        Мөһим

        loading