16+

Украинада һәлак булган Айдар Газимов турында әтисе: «Һаман кайтып керер кебек...»

Чүпрәле районы егете, 23 яшьлек Айдар Газимов Украинада махсус операция вакытында һәлак булган. Егет гомерен армиядә хезмәт итүгә багышлый – хәрби хезмәттә башта вакытлыча була, аннан соң контракт төзеп кала.

Украинада һәлак булган Айдар Газимов турында әтисе: «Һаман кайтып керер кебек...»

Чүпрәле районы егете, 23 яшьлек Айдар Газимов Украинада махсус операция вакытында һәлак булган. Егет гомерен армиядә хезмәт итүгә багышлый – хәрби хезмәттә башта вакытлыча була, аннан соң контракт төзеп кала.

Ике сабыйны үз кочагына алганнар

...Әти-әниләренең яшьлек хатасы аркасында ике сабыйны Казандагы балалар йортына тапшыралар. Айдарга – 6, сеңлесе Альбинага 3,5 яшь була. Нинди генә булмасын, әти-әни газиз шул. Сабыйларның кемнеңдер кочагына кереп сыенасы, иркәләнәсе килә. Ләкин язмышның үз кануннары. Шулай да бәхет аларга елмая, тулы гаиләдә, әти-әни назын татып үсәргә насыйп итә.
  Чүпрәле районы Түбән Каракитә авылында яшәүче Рушания һәм Дамир Идрисовлар гаиләсе берәр бала алып тәрбияләү турында хыяллана. Сабый сөясе килү теләге аларны балалар йортына алып килә. 2005 елда була бу хәл.
Балалар бүлмәсенең ишеген ачып җибәрүләре була, күзләре шунда ук Айдарга төшә. Рушаниянең күңелендә үзгә бер хис пәйда була, әйтерсең, әлеге кечкенә малай аның үзенеке, алар арасында ниндидер бәйләнеш бар кебек, шундый якын булып китә ул аңа. Әти-әни назыннан мәхрүм булган сабый биредә үзе генә түгел, ә сеңлесе Альбина белән булуы ачыклана. Шул бер күрүдән күңелләренә кереп кала Айдар булачак әти-әнисенең. Ятсалар-торсалар да гел шул малай була аларның күңелендә. Бергәләп уйлашып, ике сабыйны үзләренә алырга булалар. 

“Башкалардан аерылып торды”
Рушания апа белән Дамир абыйның җылы оясына эләккән абыйлы-сеңелле ике бала көн үсәсен төн үсә, ныгыйлар.
– Алар гаиләбезне бәхетле итте. Бусагабызны атлап керү белән үк сабыйлар әти белән әни дип эндәште, – дип сөйли безгә Дамир абый. – Безне сөендереп, мәктәптә дә яхшы билгеләргә укыдылар. Төпле тәрбия бирдек, шөкер. Барча кеше аларга сокланып, шатланып карый иде. “Әллә кайдан елмаеп исәнләшәләр”, – диләр иде балаларыбыз турында. Айдар авылдагы һәркемгә, олысы һәм кечесенә ярдәм кулы сузды. Сабыр, тыйнак, ачык, сөйкемле. Һәрчак үз фикере булды, башкалардан аерылып торды. Альбина әнисе янында бөтерелсә, Айдар минем янда булды, дүрт яшеннән машина йөртергә өйрәнде ул. Техника җене кагылган иде. Армиягә дә үз теләге белән китте. Ике метрлы мәһабәт гәүдәле егетне ничек тотып торасың ди. 

...Армиядә егет Уссурийск өлкәсендә хезмәт иткән. Хезмәтен контракт нигезендә дәвам итү нияте турында әти-әнисенә әйткәч тә, Рушания апа бераз моңсуланып ала. Әмма һәрчак балаларының уй-ниятләре белән санлашып, аларны өстен куйган гаилә уллары белән килешә. Хезмәт итүе дәверендә хәрби егет алты ай дәвамында Сириядә хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан. Сириядә хәрби операциядә катнашучы медале белән бүләкләнгән.

“Шалтыратулары да сирәгәйде”
– Украинадагы хәрби операциядә катнашуы турында беренче көннән үк әйтте, – дип сөйләвен дәвам итә Дамир абый. – Сирәк булса да, шалтыратып торды. Хәрбиләрнең якыннары шундый халәттә, һәрчак нидер көтеп яшисең. Телефоннан шалтыратса, тынычланып киткәндәй буласың. Әнисе эчтән генә янды инде. Бик якын күрде ул аны. Февраль аенда отпускка кайтып китте. Анда да бөтен кешенең хәл-әхвәлен белеп, якыннар белән күреште. Соңгы вакытта шалтыратулары да сирәгәйде, азаккы тапкыр аның белән элемтәгә 27 августта чыкканбыз. 

Яу кырында башы җитди җәрәхәтләнгән Айдарны 10 сентябрь көнне санавиация белән Ростов-на-Дону шәһәренә кайтаралар. Табиблар аның тормышы өчен өч тәүлек буе көрәшә... Әмма үлем тырнагыннан яшь егетне йолып калып булмый. 13 сентябрь көнне хәрби госпитальдә Айдар Газимов мәңгегә күзләрен йома. Якыннарына аның үлеме турындагы 19 сентябрь көнне хәбәр итәләр. Егетне үзе үскән туган авылы Түбән Каракитә зиратында җирләгәннәр.
– Бик авыр, ул яраны берничек тә төзәтеп булмый, – дип ачына Дамир абый. – Әле кызыбыз Альбина яныбызда. Әнисен юата, улыбызның батырларча һәлак булуын белсәк тә, моңа һич кенә дә ышанасы килми. Һаман кайтып керер кебек тоела... 

Батырлыгы һәркем өчен үрнәк
– Хәрби бурычын  үтәгәндә һәлак булган Айдар Газимов, яшь булуына карамастан, Ватан алдындагы изге бурычын намус белән үтәде, халкыбызның мәнфәгатен кайгыртып, гомерен кызганмады. Аның каһарманлыгы мәңге йөрәкләребездә сакланыр! Авыр туфрагы җиңел булсын, туганнарына һәм якыннарына күркәм сабырлык телим, – диде матәм митингында чыгыш ясаган Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров.
Татарстан һәм Ульяновск өлкәсе дәүләт милке белән идарә итү буенча федераль агентлыкның төбәкара территориаль идарәсе җитәкчесе Альберт Хәйретдинов  Айдар Газимовның батырлыгы һәркем өчен үрнәк булуын ассызыклады. “Хәрбиләребез  халкыбызга олы кайгы килмәсен өчен куйган бурычларны намус белән үтиләр. Шундый ватанпәрвәр уллар үстергән әти-әниләргә олы хөрмәт һәм рәхмәт сүзләре. Геройларга Мәңгелек дан!” – диде ул.

Айдар белем алган Марс урта мәктәбе директоры Гөлназ Шәрәфетдинова да күз яшьләрен тыя алмый.
– Айдар һәм Альбинаны беренче күрү белән чын күңелдән яраттык. Идрисовлар – дус, тату, үрнәк гаилә. Рушания белән Дамир аларны күз карасыдай, бердәнберләре итеп күреп, җил-яңгырдан саклап, кечкенәдән үк хезмәткә өйрәтеп үстерделәр. Альбина медицина өлкәсен сайлады. Уку отличнигы. Гомумән, әти-әниләренең горурлыгы алар. Йөзеннән елмаю китмәгән Айдар үтә дә җаваплы булды. Мәктәптә тырышып укыды, спортны яратты. Ул безнең горурлыгыбыз, ә яшь буын өчен үрнәк алырлык кеше. Авылыбыз, мәктәбебез белән еладык. Әле дә күз яшьләре кипмәгән, – диде ул.
«Шәһри Казан» газетасы редакциясе Рушания белән Дамир Идрисовларның олы кайгысын уртаклаша. Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен, Айдарның урыны җәннәттә булсын!


Фотолар шәхси архивтан

Язмага реакция белдерегез

27

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик кызганыч?

    Мөһим

    loading