16+

Уллары исән-имин булсын! Кайда гына булсалар да, бары бер уй-теләк

Улларын махсус хәрби операциядән көтүче әти-әниләр әнә шулай дип өзгәләнә.

Уллары исән-имин булсын! Кайда гына булсалар да, бары бер уй-теләк

Улларын махсус хәрби операциядән көтүче әти-әниләр әнә шулай дип өзгәләнә.

Әлки районы Базарлы Матак авылында яшәүче ике гаиләдә без дә кунакта булып кайттык. 

Руслан
Шатлыкта да, кайгыда да гел бергә булырга дип вәгъдә биргән Роза апа белән Ринат Шәйхетдиновларның бергә кушылуына да 39 ел узган. Әнә хәзер махсус хәрби операциядәге уллары Руслан өчен борчыла алар. 

– Руслан олысы безнең, 1986 елгы, – дип таныштыра улы белән Роза апа. – Базарлы Матак авылы мәктәбендә белем алды. Русланның 4нче сыйныфта укыган чагы булгандыр, боларның сыйныфы алдында Казан Суворов училищесыннан килгән курсант чыгыш ясаган. Аның сүзләре, күрәсең, шуның чаклы тәэсирле булган, мәктәптән кайткач ук улыбыз: “Мин Суворов училищесына китәм”, дип кырт кисте. Ә без әтисе белән үгетләргә тырыштык, янәсе, артыңнан йөрмибез, акча да түкмибез. Керә алсаң, керәсең. Булмаса, димәк, насыйп булмаган.  Сынаулар аша узды, әмма укуы авыр, авыл мәктәбе белеме генә җитеп бетми. “Әйдә кайт, балам, дим”. Сыйныф җитәкчесенә дә: “Русланны алып китәм”, дим. Ә ул “Русланны бирмим, ул булдыра ала, эчке халәте көчле аның”, диде. Аларда билгеләр 0 баллдан башлана.  Баштан 0 билгесе тезелеп китте, белем юк дигән сүз бит. Күрәм, сизәм, бик авыр Русланга. Укытучысы өстәмә дәресләргә калдыра башлады. Ярты елдан соң улымның билгеләре 4-5кә күтәрелде. 

Болар барысы да егетнең үҗәтлеге, үз сүзендә нык торуы белән бәйледер. Чөнки моннан башка гади авыл баласының шундый абруйлы уку йортына укырга кереп, аны бары яхшы билгеләргә генә тәмамлавын ничек аңлатырга. Училищены тәмамлаганнан соң, әти-әнисе аны хәрби хезмәттән араларга уйлап булса кирәк, берничә институтка алып бара. Ләкин һәркайсыннан баш тарта егет.  Казан артиллерия югары команда училищесына барам ди, бу юлы да Роза апа улына ныклап уйла, сине акча түләтеп укытырга хәлебездән килми, ди. Монысында да бәхет елмая егеткә. 

– Артиллерия училищесын тәмамлаганнан соң килешү нигезендә Мәскәү янындагы Наро-Фоминскига, Кантемиров дивизиясенә җибәрделәр, - дип искә ала Роза апа. –  Шунда хезмәт итте ул. Сыйныфтан берүзе эләккән анда Руслан. Тиешле сынау нәтиҗәләреннән соң сайлап алганнар аны. Берничә елдан соң аларның дивизиясе кыскартылуга эләкте, ә аннары бу өлкәдән китәргә гариза язды. Әлкигә кайтты. Эш эзли торгач, аны Яшьләр эшләре һәм спорт буенча бүлек җитәкчесе итеп билгеләделәр. Әнә хәзерге вакытта гөрләп эшләп торучы “Алинә” спорт комплексын төзү эшләре буенча Руслан  чапты. Бераздан: “Җитәкче булу миңа бармый, миңа кул белән эшли торган хезмәт кирәк”, ди бу безгә. Әлки районның электр челтәре бүлегенә монтер булып эшкә урнашты. Ел ярымнан мастер булып билгеләделәр. Эш сөючән егетне, баштан баш инженер, ә аннан соң районның электр челтәрләре бүлегенә җитәкче итеп куйдылар. Хезмәте нәтиҗәсендә бик тиз күтәрелде ул. Артыннан төртүче дә юк. Тырышлыгы нәтиҗәсе, ул эшкә кергән вакытта районның электр челтәре бүлеге күрсәткечләре буенча республика буенча иң соңгы  урында булган. Руслан тырышлыгы белән беренче урыннарга күтәрелде. Әтисе белән шуңа сөенә идек. 
Өлешчә мобилизация башлангач, икенче көнне үк, 22 сентябрьдә Русланга повестка тапшырыла. 

–     Җыену өчен 6 сәгать вакыт бирелде. Нәрсә җыярга, нинди кием куярга белмибез. Югалып калдык. Бәлки калу мөмкинлеге дә булгандыр. Ләкин Руслан бу хакта уйлап та карамады. 23 сентябрьдә  Казанның танк училищесында иде инде Руслан. –  Рота командирының тәрбия эшләре буенча урынбасары итеп билгеләделәр. Кул астында 123 хәрби. Бер айдан эшелоннарга төяп, аларны алып киттеләр. Безгә берни сөйләмәде. Иртән миңа: “Әнием, бәгърем, хәлләрең ничек?”, дип сорый да, үзе турында берни сөйләми. Төпченә башласам да: “Штабта гына, документлар белән утырам”, дип тынычландыра мине, - ди Роза апа. 
Ә бит махсус хәрби операция зонасына килеп төшкәннән бирле, Русланның взводы иң алгы сызыкта була, каршы як белән  йөзгә-йөз очраша. 
– Русланның алгы сызыкта булуын, моннан тыш каһарманлылык үрнәген күрсәтүен телевизор экраннары аша белдем. Видеоларын җибәрделәр.  Икенче көнне безгә район җитәкчелеге, журналистлар килеп төште. Юктыр дип ышанмадык. Руслан Россия гаскәрләренең терәк пунктларының берсендә мотоукчылар подразделениесе оборонасына җитәкчелек иткән. Камалыштан чыга алганнар, - ди Роза апа. 

Руслан хәзерге вакытта батальон командирының тәрбия эшләре буенча урынбасары. Аңа өлкән лейтенант званиесе бирелә. Яу кырында ук “Сугышчан бердәмлекне ныгыткан өчен” медале белән дә бүләкләнгән. 

–    Газиз балаларыбыз исән булса, шул җитә безгә. Кайчакта  улым: «Әни, бар да яхшы», — дигән хәбәр сала. Шул сүзләр канатлар куя инде! Кайнар ризык пешерәм дә, Руслан турында уйлыйм, эх, аны да сыйлыйсы идем, дим. Бирсен Ходай, исән-сау кайта күрсеннәр. Әле үзем дә, ирем Ринат, кечесе белән Руслан хезмәт иткән җиргә барып, хәлләрен белешеп кайттык. Ике машина илттек. Безнең ярдәмебез, кайгыртуыбыз бик кирәк аларга, – ди Роза апа.
 Самвел

Самвел Хачатрянга 33 яшь. Ул тугыз балалы гаиләдә үскән. Әлки районына алар 1993 елда күченеп кайткан.  
–     1988 елның 7 декабрендә Әрмәнстанда көчле җир тетрәү булды. Спитак районында үз йортыбыз белән яши идек., – дип сөйли хәрбинең  әнисе Сильва Хачатрян. – Бу җир тетрәүдән соң без йортсыз калдык һәм берара урамда яшәргә мәҗбүр булдык. Җир тетрәүдән соң күпчелек зыян күргән гаиләләр бердәмлек илләренә вакытлыча яшәү өчен җибәрелә. “Ике еллап Украинаның бер шифаханәсендә яшәдек. Ул вакытта  Әрмәнстан җир тетрәве корбаннары бар Советлар Союзының шифаханәләре, пионер лагерьлары һәм ял йортларында кабул ителде. 1990 елда кире туган ягыбызга кайттык, Әрмәнстанда безгә йорт бирделәр. Улыбыз Санвел, өч елдан тагын бер сабыебыз – Роман туды. Җир тетрәүгә кадәр безнең төбәк сәнәгать үзәге булып, анда бик күп фабрикалар, заводлар эшли иде. 

Фаҗигадән соң эш табу белән кыенлыклар башлана һәм алар да гаиләләре белән күченеп китү турында уйлана башлый. Шулай итеп Татарстанга, ә аннары Әлки районының Яңа Камка авылына күченеп кайтырга мәҗбүр булалар.   Анда бер ел яшәгәннән соң, 4 балалы гаилә Базарлы Матакка күченә.  

– “Актай” совхозында эшләдем, алдынгы савымчы булдым, – дип сүзен дәвам итә Сильва апа. – Район үзәгендә безгә зур, җылы йорт бирделәр. Тагын алты балабыз туды. Шул вакыттан бирле Базарлы Матакта яшибез. Гаиләбездә беренче булып Самвел гражданлык алды, аннары машина йөртүчегә укыды,  акча эшләп, машиналы булды. Армиядә хезмәт итте. Аннан да Рәхмәт   хатлары   килеп  торды.  Бик тырыш, үҗәт ул. Күп балалы гаиләдә үскәнгә, кечеләргә дә, олыларга да бик хөрмәтле. 

 Ә 2022 елның 27 октябрендә Сильва апага хәрби комиссариаттан шалтыраталар. Самвелның мобилизация кысаларында чакырылуын хәбәр итәләр. 

– Махсус хәрби операциядә катнашырга алыначагын ишеткәч, кулымдагы чынаягым төшеп китте. Әмма улым бу хәбәрне тыныч кабул итте. “Кирәк икән, барабыз”, – диде. Бер тәүлек эчендә җыенды һәм 28 октябрьдә без аны озаттык инде, – ди хәрбинең әнисе. 

Самвел махсус хәрби операциядә күргәннәрен сөйләргә яратмый. Сүзгә дә әллә ни батыр түгел. Югыйсә, нинди генә көчле бәрелешләрдә катнашмаган ул. 

– Бер бәрелештә улым бик нык яраланган. Хәрби госпитальдә дәваланды. Хәзер ул кабат алгы сызыкта. Мөмкинлек булган саен аралашып торабыз, – ди Сильва Хачатрян. 

“Танк” кушаматын алган егет разведкада хезмәт итә. Аның белән бер ротада Әлкидән киткән тагын 16 егет бар икән. 
Махсус хәрби операциядә хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән кыюлыгы һәм батырлыгы өчен Самвел Хачатрян “Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен” ордены медале, “Разведкада хезмәт иткән өчен” һәм “Махсус хәрби операциядә катнашкан өчен” медальләре белән бүләкләнә. 

Туган якка ялга кайткан саен хәрби егетләребез туганнары, дуслары, үзләре белем алган мәктәп укучылары, укытучылары белән күрешә. Алар белән аралашып торалар. Шул ике атна ял алар өчен бик тансык шул. Тиз арада тынычлык урнашып барча егетләребез исән-имин туган якларына кайтсын иде дигән теләктә калабыз. 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading