16+

Улым яшендәге егет белән очрашам

Миңа – 45 яшь. Ирем белән 24 ел бергә яшибез. Ул вахтада эшли, атнасына ике тапкыр гына, ягъни бик сирәк күрешәбез. Кичләрен күңелсез булгач, ирем югында танышу сайтына керергә булдым. Иремә хыянәт итү уемда да юк иде. Бары тик аралашырга теләдем.

Улым яшендәге егет белән очрашам

Миңа – 45 яшь. Ирем белән 24 ел бергә яшибез. Ул вахтада эшли, атнасына ике тапкыр гына, ягъни бик сирәк күрешәбез. Кичләрен күңелсез булгач, ирем югында танышу сайтына керергә булдым. Иремә хыянәт итү уемда да юк иде. Бары тик аралашырга теләдем.

Шулай булды да. Төрле кешеләр белән таныштым, аралаштым. Берзаман хәтта азарт барлыкка килде. Күп вакытымны шул сайтта үткәрдем. Озак та үтмәде, миңа 22 яшьлек чибәр егет язды. Аралашу манерасы да, тышкы кыяфәте дә бик ошады. Шактый вакыт язышканнан соң, очрашырга тәкъдим итте. Безнең очрашу аның фатирында булды. Ничек анда баруымны үзем дә аңламыйм. Матур гына сөйләшеп утырганнан соң, ул мине үпте. Бар дөньяны онытып, рәхәтләнеп үбештек. Кыскасы, без мәхәббәт белән шөгыльләндек. Түшәктә дә шәп булып чыкты ул. Мин бәхетнең җиденче катында идем.

Билгеле, безнең мөнәсәбәтләр бер күрешү белән генә тәмамланмады. Без тагын һәм тагын күрештек. Ирем эштә булганда, очраша башладык. Әйе, беләм, мин – оятсыз хатын. Ирем алдында бик оят миңа. Ул үзе бик әйбәт ир һәм яхшы әти. Сөяркәмнең улым белән бер яшьтә булуы да башка сыймаслык хәл. Ирем түгел, беренче чиратта, улым мине бу адымым өчен беркайчан да гафу итмәячәк.

Егет белән араларны өзәргә кирәклеген аңлыйм. Ләкин ул миңа язган саен дәртләнәм, аны телим. Моны ничек туктатырга? Зинһар, киңәш бирегез.

Исемем редакция өчен генә

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

11

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    5

    0

    Синең сыртыңа каеш чыбыркы кирәк, ишшу киңәш сорап торасың, киңәштән узгансың инде син.

    • аватар Без имени

      2

      0

      Акылдан щашма, тукта

      • аватар Без имени

        4

        0

        Каеш кына туктата ала моны.

        • аватар Без имени

          5

          0

          Тэрбиясез, оятсыз, азгын хатын син, рэхэтенэ чыдый алмаган, башка суз юк...

          • аватар Без имени

            9

            0

            Узегезнен улыгыз 45 яшьлек хатын белэн йорсэ сезгэ ошар идеме, шул турыда уйлап караганыгыз бармы????

            Мөһим

            loading