16+

Улымның гамәлләре өчен оят

Улым Иниза белән якынча 2 ел очрашып йөрде. Без дә кызны үз итеп өлгердек. Тик араларында ни булгандыр, беркөнне улыбыз кайтты да, икенче бер кыз белән очрашуын, Иниза белән аерылышуын хәбәр итте. 

Улымның гамәлләре өчен оят

Улым Иниза белән якынча 2 ел очрашып йөрде. Без дә кызны үз итеп өлгердек. Тик араларында ни булгандыр, беркөнне улыбыз кайтты да, икенче бер кыз белән очрашуын, Иниза белән аерылышуын хәбәр итте. 

Әтисе белән бер-беребезгә караштык та, яшьләр эшенә тыкшынмаска булдык. Бер көнне сәүдә үзәгендә йөргәндә, Инизаның дус кызы белән күрештек. Ул сүз арасында Инизаның йөкле булуы турында әйтеп куйды. Мин Иниза белән элемтәгә чыгарга тырышып карадым, тик ул телефонны өзеп куя иде. Иниза турында улымнан ни дә булса сорарга тырышып карасам да, ул сүзне икенчегә борды. Янәсе, Инизаның йөкле икәнен төгаен белми. Әмма кыз аңа шалтыратып йөдәтмәгәч, бу иң кулае дип саный.

Без әтисе белән түзә алмадык, Инизаның өенә киттек, кыз теләмичә генә сөйләште. Улыбыздан йөкле булуын әйтте. Әнә шуңа күрә аралары да суынган, улыбыз аның бала көтүен белгәч үк, кызны ташлап киткән. Оныктан баш тартмаячагыбызны белдердек. Ярдәм итәрбез, дип ышандырдык. Икенче көнне үк Инизаны хастаханәгә алып киттек. Бөтен кирәкле анализ тапшырып, УЗИ үттек. Оныгыбызның малай буласын белдек. 

Инизаның бик кысан фатирда, әнисе, үги әтисе, абыйсы һәм аның хатыны белән яшәвен белдек. Кызга безнең икенче фатирыбызга (аны арендага биреп тора идек) күчәргә тәкъдим иттек. Улыбыз Иниза янына баруыбызны белгәч, җәнҗал куптарды. Янәсе, икенче фатирыбызда яңа кызы белән яшәргә уйлаган. Ә «бала үстерешергә аның уенда да юк, ул әле бик яшь». Әтисе түзмәде, яңагына сугып җибәрде. Улыбыз үпкәләде дә, өйдән чыгып китте. Ирем дә сүзендә бик каты торды, кызлар белән йөри белгән бит, җаваплылыкны да үз өстенә алсын, балалыктан чыксын, оныгыбыздан йөз чөермәячәкбез, дип кычкырды. Ә миңа улым кызганыч, ул бездән тәмам ераклашачак бит.

Ә улыбызны тыңласак, оныгыбыздан баш тартачакбыз. Улыбыз берничә көн кайтмый йөргәч, әтиебез үзе шалтыратты аңа. «Иниза белән кире кушыласың да, бергә яши башлыйсыз, фатирны да сезгә бирәбез. Яңа кызыңны күземә дә күрсәтәсе булма», дип кырт кисте ул. Улыбыз шуннан соң бөтенләй элемтәгә чыкмый башлады. Миңа да «Минем тормышыма кысыласыз, бөтен хыялларымны челпәрәмә китердегез», дип ачулы смс язган. 

Иниза безнең фатирда яши башлады. Шундый мөлаем, тәрбияле кыз инде. Миңа да, иремә дә, «әти-әни» дип эндәшә, хуҗалык эшләрендә булыша. Кайсы җире белән ярамагандыр улыбызга, бу хәлгә карап, йөрәк ярыла. Улым үзенең бәхетен кулдан ычкындыруын аңламыймы? Хәтта өлкән кызыбыз да Иниза яклы. Һәм без дөрес эшләдек, ди. Ә сез ничек уйлыйсыз? Улыбызны акылга утыртабыз дип, эшне бозып куймасак ярый инде. 

Эльмира, 
Алабуга шәһәре
Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик дөрес эшләгәнсез!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Дорес эшлэгэнсез.!!

      Мөһим

      loading