16+

Ялгызы 5 бала үстерүче Олег Ишимов: «Балаларым башка әни теләми»

Олег Ишимов биш баласын ялгызы үстерә. Моннан ел ярым элек хатыны Нина үлеп киткән.

Ялгызы 5 бала үстерүче  Олег Ишимов: «Балаларым башка әни теләми»

Олег Ишимов биш баласын ялгызы үстерә. Моннан ел ярым элек хатыны Нина үлеп киткән.

Нинаның ашказанында яман шеш тапкач, нинди генә хастаханә ишеген таптамадык. Район табиблары кул гына селтәгәч, Казанга, Йошкар-Олага бардык. Ләкин безгә, соң, диделәр. Инде авыру дүртенче стадиясендә булган. Хатыным бер ел эчендә кибеп бетте. Балалар әле дә аны искә төшереп елый, оныта алмый. Кичә туган көне иде. Кызларым белән билгеләп үттек. Нина киткәч, өйнең дә, тормышның да яме бетте, - ди ир.

Ләкин бирешми, зарланмаска тырыша. Күршеләр дә, ялгыз ир кайгыдан шешәгә тотынмасын дип, күз‑колак булып тора. Бөтен авыл саклый аны. Үзе дә сер бирми, дөрес. Ул бит хәзер балаларына әти дә, әни дә булырга тиеш. Хуҗалык та аның өстендә. Ашарына пешерә, сыерын да сава гаилә башлыгы. Балаларының өсте бөтен, тамагы тук. Идәннәре ялт иткән.
- Балалар, башка әни кирәкми, ди, шуңа өйләнмим. Мин хәзер алар дип кенә яшим. Ә алар мин дип тора, булышырга тырышалар. Дәресләрегезне генә карагыз дисәм дә, әти, сиңа җиңелрәк булсын, дип, ярдәм итәләр, - дип, төпчек кызының аркасыннан сөя Олег.

Уллары Сергей белән Игорь инде Кукмарада төпләнгән. Уртанчы кызы Наташа Йошкар-Олада университетта укый. Атасы янына атнасына бер тапкыр гына кайта. Өйдә ике төпчек кызы - Аня белән Яна. Ата үзе югары белем алмаса да, кызларын укырга өнди. Дәресләрен дә үзе тикшерә.

- Инглиз телен генә белмим. Анысын үзләре эшли инде. Балаларым бик акыллы, «дүрткә»-«бишкә» генә укый. Яна алты яшьтә укырга керде, - дип горурлана ата.
Кызлар да аталарын бик ярата. Өй түрендә әтиләренә Ватанны саклаучылар көненә әзерләнгән сурәт эленгән.

Хатынымны бик еш искә алам, ансыз читен. Исән вакытта «яратам» дигән сүзне никтер кызгандым, тиешенчә кадерләп бетерә алмадым. Тормышы шулай тиз өзелер дип кем уйлаган. Белгән булсам... - ди ул, җыерчыклы күз кырыендагы яшьләрен сөртеп.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading