16+

Ялгышларга нәрсә этәргән?

Гөлчәчәк еш кына хәтерендә яшьлек сукмагы буйлап атлый. Сагындыра да, уйландыра да гомернең бу матур чагы. Хәтта бүген бик бәхетле булып, үзен аңлаучы, санлаучы, “кадерлем” дип кенә эндәшүче пар канаты янәшәсеннән атласа да, үткәннәргә еш мөрәҗәгать итә.

Ялгышларга нәрсә этәргән?

Гөлчәчәк еш кына хәтерендә яшьлек сукмагы буйлап атлый. Сагындыра да, уйландыра да гомернең бу матур чагы. Хәтта бүген бик бәхетле булып, үзен аңлаучы, санлаучы, “кадерлем” дип кенә эндәшүче пар канаты янәшәсеннән атласа да, үткәннәргә еш мөрәҗәгать итә.

Уйлар берсен-берсе алмаштырып, еракта калган мәхәббәтенә таба кул изиләр сыман тоела аңа. Ихлас, самими, чын яратуны еллар тузаны да баса алмый, гаилә тормышы да оныттырмый икән шул. Ул үзе дә ялгыз калган чакларда, беренче мәхәббәт чылбырына уралып, күзләрен еракка төби. Инде күптән әти-әнисе вафат булып, төп йортта ерак туганнары яшәсә дә, ул авылга ашкынып кайта. Ара ераклыгы комачауламаса, мөгаен, атна саен да атлап түгел, йөгереп кайтыр иде... Көтү көткән болыны, каз саклаган елга-күле, басу-кыр сукмаклары, авыл урамнары – барысы, барысы да аны Хәбирле чакларга алып кайта. Һәм хәзер дә авыл башында елмаеп, аны сөйгәне көтәдер кебек.

Кызык, Хәбир мин кайтканны ишетер микән? Аңарда да миндәге кебек яшьлек ялкыны дөрләп кабына микән? Әгәр күзләр белән күзләр очрашса, кем беренче карашын түбән ияр икән?  Нәрсәләр турында гына сөйләшеп бетәр идек без: беренче мәхәббәтне сагынып яшәгән гомер турындамы, гаилә тормышы, аерым үтелгән еллар, төрле сукмаклардан атлап китәргә мәҗбүр иткән язмыш турындамы? Хәер, элеккеге тәкәббер егет бүген дә сер бирмәс, тормышын гел уңай яктан гына күрсәтергә тырышыр иде. Гәрчә ике гашыйкның бер-берсен сагынып яшәгәнен бөтен халык белсә дә.  Ә Гөлчәчәк бүген дә аның кулыннан тузганаклар, ромашкалар гөлләмәсе, җир җиләге, мәтрүшкә бәйләмнәрен алырга бик тә теләр иде. Ул хәзер дә яшел хәтфә чирәмдә Хәбир белән бергә каз бәбкәсе саклар иде. Йә булмаса, күккә карап үз йолдызларын билгеләр иде. Яна шул, аларның йолдызлары бүген дә яна, тик мәхәббәтләренә генә кырау төшкән, сөюләре генә пыскып янарга калган. Яшьлекнең хатирәләр кыры буш түгел.

...Менә Гөлчәчәк кабат авылга кайтты. Кабат капка келәсенә үрелде. Шул вакытта йөгереп әнисенең каршы чыкмавы үзәген бер өзеп үтте. Өй эчендә дә ул кечкенә чактагы самавыр чыжлап утырмый, олы яктан әтисенең тальян тавышы да ишетелми. Бусы да җанын телде. Бер мәлгә йорттагы бар нәрсә дә чит кебек тоелды аңа. Инде гомеренең кыл уртасына җитүен дә онытып, кечкенә бала кебек үксеп-үксеп елыйсы килде. Кеше күз яшен күрсә, беренче ул юатырга керешә, киңәшен бирә.  Ә үзе?! Күз яшьләре күңел халәте булып, чарасызлыктан үзләре тышка ургый икән бит. Бите буйлап тәгәрәгән яшьләрне бер генә дә сөртеп аласы килмәде аның. Алар тәгәрәде дә, тәгәрәде. Бу көмеш бөртекләрдә якыннарын, әниле туган йортын сагыну белән бергә, бүген дә иң кадерле кеше булып йөрәкнең яшерен бер почмагында сакланучы Хәбир өчен җан ату да бар иде. Бу хисләр Гөлчәчәккә бик таныш һәм якын. Чөнки ул кайткан саен шулай өзгәләнә, күңелен бушата, сагынуын баса.

Кичә генә кебек алар танышкан көн, бүген генә кебек аларның вәгъдә бирешкән чаклары. Әле яңа гына аерылышканнар да, бер-берсенең гафу үтенүен көтәләр кебек. Ләкин гафу үтенергә дә, гафу итәргә дә соңга калдылар. Хәзер инде арада ике тармакка аерылган 35 еллык гаилә юлы, хәләл җефетләре, балалар, оныклар бар. Бары тик дәвамчыларга әлеге матур башланып та, үкенечле тәмамланган мәхәббәт тарихын гыйбрәт итеп түкми-чәчми җиткерергә, саф сөюне ялганнан аера белергә, ашыгып яр сайламаска, насыйпларын кулдан ычкындырмаска  өйрәтергә кирәк.

Гөлчәчәк белән Хәбирнең өйләрен бер тыкрык кына аера. Шуңа күрә дә аларның яшьлекләре генә түгел, балачаклары да бергә уза. Урамда туп тибеп, качышлы уйнап йөргән көннәренә кадәр истә калган. Аннан мәктәп сукмагы. Андагы күңелле чорлар. Күңелдә мәхәббәт чаткысы кабынган көннәр.  Бергәләп мәктәпкә барулар, очрашуга җай эзләп китапханәгә йөрүләр, клубка чыгу өчен атна азагын көтүләр... Кулга-кул тотынып, уртак хыяллар, максатлар белән гел янәшә атлый ике яшь гашыйк. Аларны аерырга беркемнең дә көче җитмәс кебек тоела.  Авыл көтүен дә алар ике чиратны бер итеп көтәләр. Нинди генә һава торышы булуга карамастан, Гөлчәчәк тә Хәбирдән калышмый. Ул аның янәшәсендә җылы, ышаныч тоя. Болын-кырлардан күпме чәчәк җыелгандыр, моңлы кош сайраулары да бу вакытта бары алар өчен генә булгандыр кебек.

Хәбирнең армия сафларына китүен дә бүгенгедәй хәтерли Гөлчәчәк. Гел янәшәсендә булган кешедән аерылу аңа бик авыр була. Авыл башындагы агачка элеп калдырган вәгъдә билгесе – кулъяулыкны көн саен барып карап йөри. Ерак араны сагынычлы солдат хатлары якынайта.

Ул хатларны Гөлчәчәк искә төшкән саен алып укый, ятлап бетерә.  Хәтта үзе өчен Хәбирен югалткач та, сагынуын басар өчен шуларны кулына ала. Чөнки иң кадерле елларның иң матур мизгеле истәлек булып хатларда саклана.

Мәктәпне тәмамлауга  Гөлчәчәк  табибә булу теләге белән калага китә. Хыялы белән егет тә хәрби бурычын үтәү белән калага килер, үзе янына сыеныр, укырга теләр дип өметләнә ул. Ләкин  егет армия сафларыннан кайту белән авылда төпләнеп калырга карар кыла. Әтисе бик еш чирләгәнлектән, төпчек бала буларак, әнисенә терәк булырга уйлый. Аңа кайту белән машина бирәләр. Ул район үзәгеннән колхоз техникаларына ягулык ташый. Хыялы белән Гөлчәчәк тә диплом алу белән авылга, үзе янына кайтыр дип өметләнә.

Ярты караштан да аңлашкан, яшьтән бер-берсенең күңел халәтен аңлап үскән егет белән кыз арасында беренче каршылык шушы вакытта килеп чыга. Уйлар аерыла. Икесе ике якка тарта. Мәктәптә тырышып укыган егетнең авылда гади шофер булып йөрүен кыз бик өнәп бетерми. Ләкин яратуы хакына аның бу адымын хуплап, киләчәк тормышын авыл белән бәйләп күзаллый.  Егет кенә шәһәрдә укып йөргән кызга тугрылык саклый белми. Диплом яклап, сөенечен беренче булып Хәбир белән бүлешергә уйлаган, үзен чәчәкләр тотып каршы алыр дип өметләнгән кызның бөтен хыялы чәлпәрәмә килә. Бер дә юктан, хәтта үпкәләшмәгән, әрләшмәгән дә килеш, 8 еллык мәхәббәт тарихына нокта куеп, Хәбир авылның башка кызына өйләнеп куя.

Аяз көнне яшен суккан кебек була кызны. Күз яшьләренә буылып, берничә көн өеннән дә чыкмый ятканнан соң, Гөлчәчәк кабаттан калага китеп бара. Авылга башка кайтмаска, моңсулануын Хәбиргә күрсәтмәскә теләсә дә, менә хәзер дә, инде балалары үсеп буйга җиткәч тә, туган туфрак, туган нигез үзенә тарта шул. Кайткан саен кайтасы килә, үзенең бик бәхетле яшәвен Хәбиргә генә түгел, үзен кызганып телләре телгә йокмыйча төрле сүзләр сөйләгән авылдашларына да сиздерәсе килә. Ләкин шул ук вакытта мәхәббәтен оныта алмавын, гомер буе шуңа табынып, эченнән сөйләшеп, киңәшеп яшәвен дә яшерә алмый.

Хәбир дә бүген саф сөюнең бәясен бик яхшы белә. Әгәр яшьлегенә кире кайтса, ул Гөлчәчәкне беркемгә дә алмаштырмас иде, мөгаен. Чәчләренә чаллар керә башлаган чорда да, азрак кәеф-сафа корып алгач, хатынына Гөлчәчәк дип эндәшүе, аның чиккән кулъяулыкларын бүген дә саклавы, үзе сер бирмәсә дә,  юкка гына түгел бит.

Авылның чая кызы Гөлсем бик күптәннән егетне ошатып йөргән була. Гел бергә булган парларның арасына керергә берничә тапкыр талпынып караса да, баштарак егет аңа күз дә салмый. Ләкин ул соңрак үзенекенә ирешә. Утыртып баруын үтенеп бер мөрәҗәгать итә, ике, өч... Аннан егет үзе: “Барасы җирең юкмы?” дип сорый башлый. Шушы юллар аларны кавыштырып та куя. Сүзгә тапкыр, хәйләкәр кыз җиңел генә Хәбирнең хатынына әверелә. Ләкин сөйгәненә генә әверелә алмый. Бер кичтә аларга ияреп үк кайта һәм биредә гомерлеккә торып кала. Иртән авылга яшен тизлеге белән таралган хәбәр һәркемне аптырашта калдыра.

Хәбиргә ни булган? Ялгышларга нәрсә этәргән? Бу вакытта сүзләрнең ике яклысы тарала. Кемнәрдер кыз үзе хыянәт иткән, шуңа үч итеп өйләнгән икән дип сөйләсә, икенчеләреннән Гөлсем авырлы икән дигән хәбәр дә килеп ирешә. Ләкин ни генә булса да, эш узган, Хәбир белән Гөлсем ир белән хатын буларак яшәп киткән.

 Хәбирнең башын бутап, Гөлчәчәк бәхетен урлап Гөлсем татулыкта яшәгән дисезме? Бу инде сүзсез дә аңлашыла. Гомернең һәр минутын еракта калган сөюен уйлап, янәшәсендә йөргән хатыннан Гөлчәчәк чалымын эзләп гомер үткәргән ир белән гаилә йөген тарту, әлбәттә, бер дә җиңелләрдән булмый аңа. Берничә тапкыр әниләренә кайтып та карый. Ләкин артыннан ялынып килүче булмагач, кире ире янына кайтудан башка чарасы калмый. Аннан барысы белән дә килешеп, балалар мәшәкате белән мәж килеп, ул боларга игътибар итмәскә өйрәнә. Барлык түземлекләренең, сабыр итәргә тырышуларының  нәтиҗәсе булып, вакытыннан алда җыерчыклар салынган, йөзенә моңсулык күчкән. Кан басымы да һаман уйнап, авыру да үзен гел сиздереп тора. Хәбирнең дә елмайган чаклары бик сирәк. Тормыш тәртәсенә җигелеп, гомере буе Гөлчәчәк очраудан, аның күзенә туры караудан, гаиләсе, тормышы турында сорашудан куркып яши ул. Авылга кайтуын ишетсә дә, аның янына барып сүз кату хәзер инде югарыда балкучы кояш кебек кул җитмәс тоела.

Гөлчәчәкнең Хәбир белән кавышмавы бәхетенә күрә дисәң дә ялгыш булмас. Ул калада эшкә кала. Билгеле генә бер хастаханәгә урнаша. Биредә үк үзенең булачак тормыш иптәше белән таныша. Бер-берсен тулыландырып хезмәт итәләр, бер-берсен аңлыйлар. Озак та үтми, тормыш иптәшен зур гына бер шәһәр хастаханәсенә баш табиб итеп билгелиләр. Яшь гаилә шунда күченеп китә һәм гомерлеккә төпләнеп кала. Балалар үсә, оныклар туа. Барысы да әйбәт кебек. Бер караганда, ул авылда бәйләнеп калса, хезмәтендә дә үсә алмаган булыр иде. Укуын дәвам итмәгән авыл ире аны аңларга да теләмәс иде кебек. Хәзер менә шәһәр хатыны гына түгел, төбәкнең танылган табибәсе булып, хөрмәт тоеп, үз кадерен үзе белеп яшәп ятуы өчен сөенгән көннәре дә бихисап. Ләкин, уйлары авылга барып кагылса, кулыннан эш китәрлек булып беренче мәхәббәте искә төшә.

Тормышның кискен бу борылышы – кисәк кенә аерылу  гыйшык утын көчәйткән генә кебек. Юкса, алар бүген дә яшь чактагы кебек сөю утында дөрләп янмаслар, яшертен генә бер-берсен күзләмәсләр иде. Ни дисәң дә, өзелеп сөя белүчеләр салкын йөрәклеләрдән бәхетлерәк бит.

                                                                                 Ләйлә Вәлиәхмәтова.

omet-rb.rbsmi.ru

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

11

0

2

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Укенечле уткэн мэхэббэт.

    • аватар Без имени

      1

      0

      Алар бергэ булсалар , бу ханым бэлки бэхетле дэ булмаган булыр иде. Беренче мэхэббэт бергэ була алмаганнар эчен бик кадерле дилэр бит....

      Мөһим

      loading