16+

«Яшәү турында уйлыйсым да килми»

Подъезд алдындагы мәйданчыкта гөлләр утыртып йөрим. Янәшәдәге эскәмиягә игезәк балаларын иярткән бер апа килеп туктады. Балалары дисәң, әниләре олы күренә, оныклары дияр идем, дәү әни өчен яшьрәк кебек бу хатын. Балалары уйнаган арада, миңа дәште бу. Чәчәкләрнең сорты белән кызыксынган була, кайсы якныкы булуымны сораша. Шулай, сүз арты сүз ияреп,...

«Яшәү турында уйлыйсым да килми»

Подъезд алдындагы мәйданчыкта гөлләр утыртып йөрим. Янәшәдәге эскәмиягә игезәк балаларын иярткән бер апа килеп туктады. Балалары дисәң, әниләре олы күренә, оныклары дияр идем, дәү әни өчен яшьрәк кебек бу хатын. Балалары уйнаган арада, миңа дәште бу. Чәчәкләрнең сорты белән кызыксынган була, кайсы якныкы булуымны сораша. Шулай, сүз арты сүз ияреп,...

Подъезд алдындагы мәйданчыкта гөлләр утыртып йөрим. Янәшәдәге эскәмиягә игезәк балаларын иярткән бер апа килеп туктады. Балалары дисәң, әниләре олы күренә, оныклары дияр идем, дәү әни өчен яшьрәк кебек бу хатын. Балалары уйнаган арада, миңа дәште бу. Чәчәкләрнең сорты белән кызыксынган була, кайсы якныкы булуымны сораша. Шулай, сүз арты сүз ияреп, бу таныш түгел хатын үзе хакында да сөйли башлады. Күрәсең, күңелендәгесен күптән ачасы килгән булгандыр.
- 20 ел руль артында йөреп, быел икенче тапкыр юл һәлакәтенә очрадым инде. Үзем дә аптырыйм, нилектән шулай бу? Шундый сак йөрим ләбаса. Йә миңа килеп керәләр, йә үзем баганага килеп бәреләм. Машинам да яңа иде әле. Дүрт ай элек кенә миллион ярымга сатып алган идем. Бер бабай бәрелде миңа. Ул гаепле, ләкин нәрсәсе белән түләсен инде ул миңа китергән зыянны. Бабайга 70 яшь, хатыны урын өстендә ята. Кызганыч ул бабай миңа. Соңгы арада йокы күрмим, шуңа игътибарсызландым, күрәсең. Гаражга кергәндә, хәтта багананы күрмәгәнмен. Машинам тагын янчелде. Башым каткан. Фатирымны сатарга йөрим, кайдан торак сайларга дип уйланам, сезнең йортлардан да фатирлар караган идем, моннан алмам, ахры, бик җилле икән биредә сезнең, салкын тоела. Гомерем буе квартал якларында торып ияләшкәнмен, анда җылырак. Ирем белән ­аерылышырга җыенам, шул гына бетерде сәламәтлегемне. Эчә ул, пенсиясенә дә күп калмады инде, белмим, яшәп бетерә алырмынмы, холкы шундый начар, ярты инвалидка әйләнәм аның белән. Башка түзә алмыйм инде, шундый туйдым, яшәү ­турында уйлыйсым да килми хәтта.
Ул да түгел, кесә телефоны шалтырады. Хатын, трубканың теге ягындагы кешегә кычкыра-кычкыра, «менә монысы гына җитмәгән иде, тереләй кабергә кертәсез бит сез мине» дип, ике игезәген ияртеп китеп барды. Хатынның исемен сорарга да, җавап кайтарырга да өлгерми калдым. Бәла үзе генә йөрми, диләр, күрәсең, тагын бер нәрсә булгандыр инде. Нинди генә язмышлы кешеләр юк шул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading