16+

Яшиселәр алда әле

«Яшел төс - яшәү төсе», - ди Гөлчәчәк. Шуңа да аш бүлмәсе яшел төстә, фатиры гөлләр белән тулы. Гөлчәчәк балалар бакчасында татар теле дәресләре алып бара. Әңгәмәбез дә аның эшендә ирешкән уңышлары турында булыр дип уйлаган идек тә, сүз артыннан сүз ялганып, Гөлчәчәкне бөтенләй башка яктан ачтым. Ул бу хакта...

Яшиселәр алда әле

«Яшел төс - яшәү төсе», - ди Гөлчәчәк. Шуңа да аш бүлмәсе яшел төстә, фатиры гөлләр белән тулы. Гөлчәчәк балалар бакчасында татар теле дәресләре алып бара. Әңгәмәбез дә аның эшендә ирешкән уңышлары турында булыр дип уйлаган идек тә, сүз артыннан сүз ялганып, Гөлчәчәкне бөтенләй башка яктан ачтым. Ул бу хакта...

Мин килгәндә, зәңгәр күзле «нәни курчагы» - бер яшьлек кызы әле йоклый иде. Улы әтисе белән тренировкада. Ул чын-чынлап 5 яшеннән бирле хоккей белән шөгыльләнә. Иртәнге дүрттә торып, күнегүләр ясау, көн саен тренировкаларга йөрү, бишәр йөз мәртәбә скакалка белән сикерү аның өчен берни түгел. Уңышлары да җитәрлек: бүлмәсе тулы грамота, мактау кәгазьләре, медальләр, әле күптән түгел генә узган ярышта җиңеп, кәрәзле телефонлы да булган. Кыскасы, булачак хоккейчы. Ә бит әле кайчан гына боларны Гөлчәчәк күз алдына да китерә алмаган, балалар турында хыялланмаган да.
Гөлчәчәк кечкенәдән бик актив булып үсә, әти-әнисенең укытучы булулары да аңа йогынты ясагандыр: сәхнәдә җырларга һәм биергә дисәң дә ул, спорт ярышларында да гел катнашып, алдынгылыкны бирми, өстәвенә, музыка мәктәбендә дә укый... Педагогия училищесын тәмамлагач, иң яхшы укучыларны, юллама белән, Казанга укытырга җибәрәләр. Әле яңа гына башлангыч сыйныф укытучысы белгечлеге алган Гөлчәчәк тә башкалада бер мәктәптә укыта башлый, КДФУга читтән торып укырга керә. Яшьлек, мәхәббәт, иң күңелле чаклар... Тик Гөлчәчәк кинәт авырый башлый - буыннары сызлый. Хастаханә юлын күпме таптаса да, әллә ни файдасы тими, 23 яшьлек кыз урын өстенә ава. I группа инвалидлык кәгазен бирә аңа табиблар.
Аны күңел төшенкелегеннән көр күңелле әнисе саклап кала: кызын һәрчак дәртләндереп-канатландырып тора ул, төрле китаплардан дәвалану юлларын эзли, күнегүләр өйрәтә. «Күңелемнең бер читендә өмет чаткысы сүнмәде. Тереләм, дип ышанып яшәдем. Укый-укый, үзебезнең дәвалану системасын булдырдык. Үлән чүбе (сенная труха) белән 40 ванна, ылыс суларында утырулар, сызлаган буыннарны хәтта эт тиресе белән төрү дисеңме... Геннадий Малаховның 5 өлештән торган китабын укып, аерым туклануга, яшелчә, бигрәк тә чөгендер, кишер һәм алма сокларын эчүгә күчтем. Үрдерелгән бодай белән тукландым. Һәр иртәдә, авырткан буыннарны язу өчен, махсус күнегүләрдән торган зарядка ясадым - баштарак ятып, аннары урындыкка тотынып. Һәм, әлбәттә инде, бик күп догаларны яттан өйрәнеп, Ходайга ялвардым», - дип искә ала Гөлчәчәк.
Догалары кабул була, бер елдан соң, Гөлчәчәк култык таяклары белән «беренче адымнарын» ясап, акрынлап йөри башлый. Аякка басуында Гөлчәчәк Казанның 7нче сырхауханәсенең ревматология бүлеге мөдире табиб Равия Гаяз кызы Мухинага да бик рәхмәтле. Гел киңәшләрен биреп, һәрчак ярдәм итеп тора ул кызга.
Авырый башлагач, Гөлчәчәк беренче мәхәббәтенә артыннан йөрмәскә куша. Үзен кызгандырырга өйрәнмәгән кыз горур була. Егет күрешергә килсә дә чыкмый, аның хисләрен кире кага. Ә егет бирешә торганнардан түгел, гел аны күзли, сабыр гына көтә. Олыларга хөрмәт белән караган, намуслы, яхшы күңелле егетне Гөлчәчәкнең әти-әнисе дә кабул итә. Ниһаять, кыз эшли башлагач, алар кабат очрашалар. Сынауларны җиңә мәхәббәт, алар язмышларын уртак итә - никах укыта.
Озакка сузылган авыру, яңа гына армиядән кайткан энесенең юл һәлакәтендә һәлак булуы, кичтән матур гына йоклап китеп, иртән күзләрен ачмаган әнисе хәсрәте - болар барысы да Гөлчәчәкнең йөрәген телгәли. «Балалар белән эшләү, татар теленә, музыкага мәхәббәт мине яңача яшәргә өйрәтте. Алга таба гомер итәргә көч бирде», - ди әңгәмәдәшем. Казанга күченеп килгәч, Гөлчәчәк балалар бакчасына эшкә урнаша. Ул үзен тулысынча балаларга багышлый, шул рәвешле, эшендә зур уңышларга ирешә.
Буыннары үзләрен ара-тирә сиздереп куйсалар да, Гөлчәчәк бу хакта уйламаска тырыша. Тәрбияләнүчеләрнең бәйгеләрдә катнашып уңышларга ирешкәнен, улының хоккейчы булганын күрәсе, нәни кызчыгын үстерәсе бар әле аның, тормыш иптәше белән тигезлектә, якыннарына үрнәк булып яшиселәре алда әле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading