16+

Язмышмы, каргышмы?

Бүген Таңсылуның арабыздан киткәненә кырыгынчы көн. Яшьлегенең чәчәк тә атарга өлгермәгән чагында, ундүрт яше тулып килгәндә гомере өзелде кызчыкның. Таңсылуның кырыгы, ә аның үлемендә гаепле дип табылган егет тимер рәшәткә артында суд карарын көтә. Югыйсә бу көннәрдә аның туе булырга тиеш иде... Таңсылу ул көнне иртәдән үк иптәш кызының туган...

Язмышмы, каргышмы?

Бүген Таңсылуның арабыздан киткәненә кырыгынчы көн. Яшьлегенең чәчәк тә атарга өлгермәгән чагында, ундүрт яше тулып килгәндә гомере өзелде кызчыкның. Таңсылуның кырыгы, ә аның үлемендә гаепле дип табылган егет тимер рәшәткә артында суд карарын көтә. Югыйсә бу көннәрдә аның туе булырга тиеш иде... Таңсылу ул көнне иртәдән үк иптәш кызының туган...

Бүген Таңсылуның арабыздан киткәненә кырыгынчы көн. Яшьлегенең чәчәк тә атарга өлгермәгән чагында, ундүрт яше тулып килгәндә гомере өзелде кызчыкның. Таңсылуның кырыгы, ә аның үлемендә гаепле дип табылган егет тимер рәшәткә артында суд карарын көтә. Югыйсә бу көннәрдә аның туе булырга тиеш иде...
Таңсылу ул көнне иртәдән үк иптәш кызының туган көненә дип әзерләнеп йөрде. Бүләкләр алды, бакчадан җиләк җыйды, чәчәкләр өзде. Кыз юл аркылы чыкканда һәлакәткә очрый. Тиздән өйләнергә җыенган егет, ниндидер сәбәпләр аркасында, кызны абайламый кала. Бары көпчәк астына кергән баланың чырылдап кычкырганына гына сискәнеп машинасын туктата. Баштарак ул Таңсылуны күрми әле, асфальтка сибелгән бер бәйләм чәчәкләр, кып-кызыл җиләкләрне күреп, өнсез кала. Аннары кан эчендәге кызны танып, тизрәк ашыгыч ярдәм чакырта. Кызганыч, табиблар кызның гомерен саклап кала алмый. Руль артындагы егет әлеге вакыйганың үзе белән булганына әле һаман ышанып та бетми. Таңсылуны кечкенәдән белә, абыйсы белән бергә уйнап үсте бит...
Таңсылуны җирләгән көнне авылда бу элегрәк булган вакыйганың кайтавазы, фәлән кешенең каргышы дигән сүзләр дә йөрде. Баксаң, нәкъ ул вафат булган урында моннан биш-алты еллар элек аның абыйсы бер кешене бәрдергән булган. Теге кеше гомерлеккә инвалид калган. Гади генә гаиләдән булгач, закон-фәләнне белмәгәнгә, дөреслек тә эзләп йөрмәгән, дәвалану өчен акча да сорамаган ул. Кыскасы, гаепле җәзасыз калган. Бары гарип калган кешенең карт әнисе генә, бу авылдан күченеп киткәндә, аны күз яше белән каргаган диделәр. Менә ничә еллар узгач, бу каргыш төшкән, күрәсең...
Бу очрак авыл халкы өчен сабак та булды кебек. Хәзер авыл аша уза торган олы юлга берәр кисәтү билгесе куярга кирәклеге турында уйланалар. Күпләр Таңсылуны мәңгелеккә озатканда үз балаларын коча-коча елады: «Әле ярый сез исән бит кадерлеләрем, сәламәт кенә була күрегез»...

Язмага реакция белдерегез

2

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading