16+

Язмышны бозган ялгыш

Кеше язмышлары күбесе утлы күмер ­ кебек... Бу вакыйгаларга шактый вакыт узса да, ­Гөлия тарихын язарга булдым. Гөлия белән Марат күрше авыллардан. Берсен-берсе яратып өйләнешәләр. Шәһәрдә матур гына тормыш итә башлыйлар. Авылга кунакка кайт­канда, башта Гөлияләр авылы аша узасы булгач, беренче шунда туктыйлар. Ә Маратның әти- әнисенә бу ошамый, «Марат...

Язмышны бозган ялгыш

Кеше язмышлары күбесе утлы күмер ­ кебек... Бу вакыйгаларга шактый вакыт узса да, ­Гөлия тарихын язарга булдым. Гөлия белән Марат күрше авыллардан. Берсен-берсе яратып өйләнешәләр. Шәһәрдә матур гына тормыш итә башлыйлар. Авылга кунакка кайт­канда, башта Гөлияләр авылы аша узасы булгач, беренче шунда туктыйлар. Ә Маратның әти- әнисенә бу ошамый, «Марат...

Кеше язмышлары күбесе утлы күмер ­ кебек... Бу вакыйгаларга шактый вакыт узса да, ­Гөлия тарихын язарга булдым.
Гөлия белән Марат күрше авыллардан. Берсен-берсе яратып өйләнешәләр. Шәһәрдә матур гына тормыш итә башлыйлар. Авылга кунакка кайт­канда, башта Гөлияләр авылы аша узасы булгач, беренче шунда туктыйлар. Ә Маратның әти-
әнисенә бу ошамый, «Марат кияүгә чыккан» дип, канәгатьсезлеген белдерә башлыйлар.
Каената эчәргә ярата торган була. Берсендә, улы аның белән утырып эчмәгән өчен, Маратның башына шешә белән китереп суга ул. Шул рәвешле улын да эчәргә өйрәтә. Гөлия белән уртак балалары тугач та, бер ни үзгәрми, Марат хәмердән аерыла алмый.
Язгы эшләр вакытында булышырга дип авылга кайта яшьләр. Каената эштә булгач, Марат үзе генә тирес түгәргә чыгып китә. Гөлия баласы белән өйдә кала. Кинәт каенанасының рюмкага аракы салганын күреп гаҗәп­ләнә, баксаң, ул аны улына бирә икән, имеш, арыгандыр, эчсен, хәл керер бераз. Шул көнне тавыш куба гаиләдә. Баланы үзләрендә калдырып, киленне куып җибәрер дәрәҗәгә җитәләр. Әй үкенә дә соң Гөлия бу нәсел белән бәйләнгәненә! Әмма дәшми. Берсендә каенаналарына өй юарга кайталар. Марат түшәмнәрне, Гөлия тәрәзәләр һәм аскы өлеш­ләрне юа. Тыныч кына эшләгәндә, каената кайтып керә дә пыр туздырырга тотына. Малаеның өй юганы, хатын-кыз эшен башкаруы ошамый аңа. Төнгә каршы кечкенә бала белән яшьләрне өйдән куып чыгара исерек каената. Ярты төнне капка төбендә уздыргач, Марат белән Гөлия балаларын форточка аша кертеп, ишекне ачтырып, шыпырт кына кереп яталар.
Бу вакыйгалардан соң, озак кайтмый әниләре янына яшьләр. Берничә ел үткәч, Маратны койма тотарга үзләре чакырып кайтаралар. Ләкин ире икенче көнне үк шәһәргә килеп җитә. Тагын шул хәл кабатланган икән, исерек әтисе тавыш куптарган. Марат кырда машинасында кунган. Әнисе сыеры савылмаганлыгы исенә төшеп, капкадан кергәндә, өеп куйган бүрәнәләргә абынып, кулын сындырган. Тик монда Маратны гаепләп калдыралар. Икенче көнне каенатасы да шалтыратып: «Марат әнисенең кулын сындырып китте, өч мең акча кайтарсын», - ди. Каенатасы үлгәнче дөрес­лекне белми яшиләр. Каенанасы барысын да сөйләп бирер­гә иреннән курка, Гөлия Маратка ышанмый.
«Эчкән һәркем дүрт төрле сыйфатка керә, -дигән бер акыл иясе. - Башта кеше тавис кошына охшый - ул күперенә, масая башлый. Аннары ул маймыл кыяфәтенә күчә һәм уйный, шаяра башлый. Тора-бара кеше үзен арысландай хис итә. Ул үз-үзенә бик ышанган кыяфәт ала, үзен үтә көчле, горур саный. Ахыр чиктә эчкән кеше дуңгызга әйләнә». Каената да эчүдән дуңгызга әйләнеп, теге дөньяга китә. Озак тормый каенана да үлә. Гөлия белән Марат исә балалары буй җиткәч, аерылыша. Оясында ни күрсә, очканда шуны куа, дип әйтүләре дөрес икән. Марат әтисенең кыланмышларын кабатлый башлый. Гөлия исә иренең кул күтәрүләренә түзә алмыйча, аерылып китә.







Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading