16+

Юл һәлакәтендә гомере өзелгән Гөлнар Баһаветдинова: «Яшәп каласы иде»

Арча районында Ашытбаш – Шушмабаш – Карадуган трассасындагы юл фаҗигасендә 47 яшьлек ханымның һәлак булуын ишеткәч, йөрәк сискәнеп куйды. Шушмабаш авылында гомер кичергән  Гөлнар Баһаветдинованың үлеме әнә шундый аянычлы була.

Юл һәлакәтендә гомере өзелгән Гөлнар Баһаветдинова: «Яшәп каласы иде»

Арча районында Ашытбаш – Шушмабаш – Карадуган трассасындагы юл фаҗигасендә 47 яшьлек ханымның һәлак булуын ишеткәч, йөрәк сискәнеп куйды. Шушмабаш авылында гомер кичергән  Гөлнар Баһаветдинованың үлеме әнә шундый аянычлы була.

Бу авариядән фотолар социаль челтәрләрдә дә бик тиз таралды. «Датсун» машинасын йөртүче Гөлнар идарәне югалтып кюветка очкан. Гөлнар үзе мизгел эчендә җан биргән, машинадагы 13 яшьлек улы төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре белән республика балалар клиник хастаханәсенә озатылган. 

Әлеге һәлакәттә гомере өзелгән Гөлнар Баһаветдининованы Арча районы Шекә авылында җирләгәннәр. 

— Күрше йортка карыйм да, аның юклыгына ышана алмыйм, -дип сөйләде безгә Гөлнарның ахири дусты Гөлчәчәк Шәрәфетдинова, - Хәзер аның белән үткән һәр мизгелне, һәр минутны искә алам да, күңелне шундый тирән бушлык биләп ала. Бар шатлыгыбыз, кайгыларыбыз уртак булды. Аның ире Динар бик иртә үпкә ялкынсынуыннан үлеп китте, ул чакта кечесе Илгизгә бер атна булгандыр. Балаларыбыз да бергә укыды. Ирем дальнобойщик булып эшләде, гел юлда. Барлык эшләрне иңне-иңгә куеп башкардык. Яшәп калырга тырышты, өендә һәрчак нидер үзгәртергә тырышты. Ярар инде, булган, дигәч тә, яшәп каласы иде, дия иде.  Ремонт ясаса да, нидер үзгәртергә теләсә дә һәрчак минем белән киңәшләшә иде. Үләр көнне дә кибет янында очраштык. Аның кул җылысы әле дә кулымда. Илгизне Мөндешкә алып төшәсе иде, диде, хәл-әхвәлләр белештек тә, ул юлга кузгалды. Кичке 5ләр тирәсендә кызымның танышы керде безгә, Гөлчәчәк апа бик начар хәбәр бар, диде. Гөлнар апа үлгән диде дә, мин ышанмыйча сыгылып төштем. Ни эшләргә белмичә, урамга чыгып йөгердем. Илгизне ДРКБга алып киткәннәр икән. Әле менә уллары белән ашларын үткәрдек, менә дигән балалар үстерде ул. Тулы гаиләдәгеләр дә шулай итеп яшәми бит. Бар яктан килгән-булган, улларын өйләндерде. Олысы Данис, уртанчысы Рәмис өйләнгән. Данис Питрәч районындагы Царево бистәсе мәчетендә хәзрәт булып эшли. Бик дини кеше. Үзе догалар укып, әнисе өстендә Корьән чыкты. Малайлар утырып сөйләште, Илгизне Рәмис тәрбияләячәк. Авылда торачаклар. Дустымны сагынуыма чик-чама юк. Йөрәгемнең әрнүен үзем генә беләм. Кечесе Илгигә бик авыр. Бу кайгыны барыбызга да бергә күтәрергә туры киләчәк.

Гөлнар Шушмабашта эшмәкәр Фәрит Асатовның пешерү цехында эшләгән.
— Халык аш уздырганда, төрле мәҗлесләргә күпләп заказ бирә. Гөлнар безнең цехта алыштыргысыз кеше иде. Ул пешергән камыр ризыкларын барчасы да мактый-мактый ала,- дип сөйләделәр безгә хезмәттәшләре.- Иң беренче булып килә, иң соңгысы булып китә иде. Уңган кулда камыр да "җырлый", шундый шат, ачык кеше иде ул. Аның юклыгына беркемнең дә ышанасы килми 
Илгизне башлангыч сыйныфларда укыткан Гөлшат Таҗетдинова әйтүенчә, Гөлнар һәркемгә үрнәк ана. Кечесе Илгизнең укуы турында кызыксынып торган. 
— Бөтен авылыбыз белән кайгырды. Авылның олысы, кечесе белән сөйләшеп йөрде ул, - дип сөйләде Гөлшат Ринатовна, - Өлкән улларына да ни булса да, бер-берегезне ташламагыз, һәрчак бердәм булыгыз дип өндәп үстергән. Әлеге һәлакәттән соң Илгизнең хәлен белешеп языштык. Аңа хәзер таяныч кирәк. Дуслары да, без укытучылар да аның белән элемтәдә торабыз. Булганнарга күңелебез ышанмый.

Фотолар: Гөлчәчәк Шәрәфетдинова.

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик якшы кеше иде. Урыны җәннәттә булсын. Кызганычка каршы бик иртә китеп барды

    • аватар Без имени

      0

      0

      Берни эшләп булмый, кемгә ничек язган. Апрель аенда племянница иптәш кызы белән аварияда улделэр.25 яшь иде. Декретка чыгар вакыт җиткән иде. Иптәш кызы кияугэ чыгарга тиеш иде. Язмыштан узмыш юк.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Урыны жэннэтлэрдэ булсын!Якшылар андада кирэк бит.Сэбэпсез улем юк,гомере кыска булган.

        Мөһим

        loading