16+

"Үзеңне ташлап киткән ирне кайгырмасаң, бүтән эшең юкмы синең?"

Иремнең яшь хатыны үзе машина йөртә иде. Моннан бер ел элек бергә авылга кайтканда юл һәлакәтенә очраганнар. Хатыны шунда ук вафат булган. Үзе берничә катлаулы операция кичерде. Култык таягы белән генә йөри. Эшләми. Яшь хатынның әнисе фатирдан чыгарып җибәрде. Марат яшәргә туган авылына кайтып китте. Бераз аракы эчсә, безне исенә төшерә.

"Үзеңне ташлап киткән ирне кайгырмасаң, бүтән эшең юкмы синең?"

Иремнең яшь хатыны үзе машина йөртә иде. Моннан бер ел элек бергә авылга кайтканда юл һәлакәтенә очраганнар. Хатыны шунда ук вафат булган. Үзе берничә катлаулы операция кичерде. Култык таягы белән генә йөри. Эшләми. Яшь хатынның әнисе фатирдан чыгарып җибәрде. Марат яшәргә туган авылына кайтып китте. Бераз аракы эчсә, безне исенә төшерә.

- Без аның белән кем әйтмешли,  утлар-сулар кичеп, янгыннан соң зур йорт салып, ике бала үстереп, әллә ничә тапкыр кредитлар алып түләп, шулай итеп ныклап аякка баскан идек. Ир-атны рәхәттә калдырырга ярамый икән. Ике бала да тормышта урнашкан, аерым яшиләр. Үзебезнең тормышыбыз җайлы гына бара, артык борчылып яшәр чак түгел. Марат шул рәхәтлеккә чыдый алмыйча, кызым яшендәге икенче хатынга өйләнде. Яңа хатыны белән алар безнең тирәдә яшәделәр, кайчак күрешкәли дә идек.  Әмма күзгә-күз очрашкан юк, машинасы белән узып киткән чагы булса гына. Иремнең ашказаны авырта иде. Мин аны гомер буе саклап яшәдем. Аңа ярамый дип, камыр ризыкларын бик сирәк пешердем, артык майлы, тозлы ашаудан сакладым, кибеттән беркайчан да ярымфабрикатлар алмадым. Минем шулай аны саклап яшәгәннәремне, аңа багышлаган гомеремне сызып ташлаганына ачуым килә. Алар кибеткә минем танышыма йөриләр. Танышым: “Тегеләр бүген ике пакет пилмән алып чыгып киттеләр, кәтлит алдылар”, - дип җиткереп тора. Минем шуңа үзәкләрем өзелә  инде. Ташласа да, бүтән хатын белән яшәсә дә, балаларымның әтиләренең сәламәтлеге өчен һаман кайгырып торам. Аның ише ризыклар ашарга ярамый бит аңа.

Ике тапкыр операция кичерде, үңәчен кистеләр, ашказанының яртысы юк. Табиблар: “Сакланыгыз, яман шеш булуы ихтимал”, - дип кисәтеп тора. Нинди кибет кәтлите дә, нинди кибет пилмәне инде аңа! Беркөнне хатынының машинага утырып китеп барганын күрдем. Кулында майонез, кетчуп иде, тагын башка нәрсәләр бар. Соң, алгач, ир ашый бит инде аны! Минем тагын йөрәк кысылып калды аның артыннан. Кайттым да, үз-үземә урын таба алмагач, сеңлемә шалтыратып сөйләдем. “Әй, апа, синдәй юләр бер генә! Үзеңне ташлап киткән ир турында кайгырмасаң, бүтән эшең юкмы синең? Килеп терәлгәнче ашасын шунда!” - дип сүгеп  ташлады ул. Чыннан да, юләрдер инде мин. Сеңелем белән сөйләшеп алгач, үземне үзем дә бик озак сүктем.  

Иремнең яшь хатыны үзе машина йөртә иде. Моннан бер ел элек бергә авылга кайтканда юл һәлакәтенә очраганнар.  Хатыны шунда ук вафат булган. Үзе берничә катлаулы операция кичерде. Култык таягы белән генә йөри. Эшләми. Яшь хатынның әнисе фатирдан чыгарып җибәрде. Марат  яшәргә туган авылына кайтып китте. Бераз аракы эчсә, безне исенә төшерә. Елый-елый хәзерге тормышыннан зарлана. Ә минем исем китми, аңа карата күңелем суынды.

Бер бәйрәмдә чәчәк бәйләме күтәреп килде. “Хаталандым, гафу ит. Балаларым, синең белән бергә яшисем килә”, - дигәч: “Киселгән ипи кире ябышмый. Балалар белән аралашып яшә, мин синсез яшәргә өйрәндем инде. Башка мондый тәкъдим белән килмә, бу тема миңа кызык түгел ”, - дип аның үтенечен кире кактым. Моңа үкенмим дә: туйганчы йоклыйм, ашарга пешерәсем килмәсә, кафега кереп чыгам. Теләгән җиремә барам, дусларымны чакырам, кыскасы, рәхәтләнеп яшим. Киңәшем шул: ирләрне бәби кебек иркәләргә ярамый, беренче чиратта үзеңне яратырга кирәк. Шул чагында кадерең була.

Шәһри Чаллы

Фото: https://pixabay.com/ru/

Язмага реакция белдерегез

39

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец. Дорес, кадерлэгэннен кадерен белмэгэн кешене кайгыртырга кирэкми.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Нинди дорес сузлэр,башта узенне яратырга ойрэнергэ кирэк шул.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Мондый хәлгә килмәсә сине иснеә дә төшермәс иде ул

        • аватар Без имени

          0

          0

          Бик дөрес иткәнсең.Ул сине ташлап киткәндә, синең өзгәләнгәнеңне беләсе килмәгән.Нигә әле син аның хәленә керергә тиеш.Яшәсен , ул үз юлын сайлаган.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Ин беренче чиратта узенне яратырга кирэк икэн шул, башына тошкэч Кенэ анлыйсын шул...

            Мөһим

            loading
            2
            X