Мартта яраткан җырчыбыз Флюра Сөләйманованың юбилей кичәсе булды. Зал шыгрым тулы, хәтта рәт араларына да урындыклар куелган. Сәхнә уртасында моң алиһәсе - Флюра Сөләйманова «Әниемә» җырын башкара. Зал аны аягүрә басып, гөрләтеп кул чабып каршылый. Ирексездән, күздән яшьләр ага, җанга рәхәт. Илдар Кыямов исә концертта һәр башкарган җырны шигъри юлларга...
Мартта яраткан җырчыбыз Флюра Сөләйманованың юбилей кичәсе булды. Зал шыгрым тулы, хәтта рәт араларына да урындыклар куелган. Сәхнә уртасында моң алиһәсе - Флюра Сөләйманова «Әниемә» җырын башкара. Зал аны аягүрә басып, гөрләтеп кул чабып каршылый. Ирексездән, күздән яшьләр ага, җанга рәхәт. Илдар Кыямов исә концертта һәр башкарган җырны шигъри юлларга төреп, шул ук вакытта җырчының тормыш юлы, язучыларның аңа биргән бәяләре, халык мәхәббәтен чагылдырган хатларны укып алып барды.
Аллага шөкер! Яше барса да, җырчының йомшак-ягымлы тавышы, сихри моң диңгезендә коендырып, ару-талу, хәсрәт, авыруларны таратып ял иттерде.
Флюра Сөләйманованың юбилей кичәсендә булып кайткач, мартта Урицкий мәдәният йортында яшь башкаручылар «солянка»сы яңадан искә төшеп, йөрәкне тырнап үтте.
Бу концертта бик матур тавышлы, зәвык белән киенгән Алмаз Гыйләҗев, Альбина, Сиринә һәм башка яшь җырчылар үз осталыкларын күрсәтте. Алып баручы Рәшит Шамкай, һәр җырчыны игълан иткәндә, бу җырчыга бернинди катнашы булмаган, үзенең 20 ел дәвамында сөйләгән тозсыз, колакны ярып кереп, күңелне болгата торган мәзәкләре белән концертның ямен җибәрде, бәясен төшерде. Күптән гүр иясе булган мәрхүм Рәфкать Бикчәнтәевнең, Марсель Сәлимҗановның гафу итә алмаслык нинди гөнаһлары булгандыр, барысын да чәчеп салды. Олпат, без зыялы кеше дип санаган затка бер дә килешә торган эш түгел. Яңа гына сәхнәгә аяк баскан талантлы яшь җырчыларга, юк-бар сөйләп, җиңел генә акча эшләү үрнәген күрсәтте ул.
Минем нервыларым 3-4 җырчыны тыңларга гына җитте, концертны ташлап кайтып киттем. Концертларда еш булам һәм аларны алып баручыларның әзерлексез булуларына борчылам. Кайда да булса концерт алып баручыларны әзерләргә, укытырга вакыт түгелме икән?!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар