16+

Афәрин, киленнәр!

Арча районының Гөберчәк авылы мәдәният йортында «Авылым килене-2013» бәйгесендә хөкемдар буларак катнашырга туры килде.

Арча районының Гөберчәк авылы мәдәният йортында «Авылым килене-2013» бәйгесендә хөкемдар буларак катнашырга туры килде.

Авылның уңган-булган өч килене - Гүзәл Ногманова, Энҗе Фәтхетдинова, Алия Шәймәрданова алты юнәлеш буенча көч сынашты. «Килен күчтәнәче» тәкъдим иткәндә гүзәл затларыбыз әзерләгән ризыкларның уңганлыгына һәм үзенчәлекле булуына, кул эшләре күргәзмәсенең искиткеч зәвыклылыгына сокланмаган кеше калмагандыр. Энҗенең илаһи моңы, Алиянең күбәләктәй очып биюе, Гүзәлнең килен-каенана арасындагы мөнәсәбәтләрне оста итеп, килештереп уйнавы һәммәбезне әсир итте. Күп сынаулардан соң, Гүзәл Ногманова - «Иң тәҗрибәле килен», Алия Шәймәрданова - «Иң сөйкемле килен», Энҗе Фәтхетдинова «Иң булдыклы килен» номинацияләре буенча җиңүчеләр дип табылдылар.
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Халидә Әхмәдиева оештырган бу күңелле кичәдә авыл халкы рухи азык алды һәм чын мәгънәсендә файдалы ял итте. Бәйрәмнең музыкаль бизәлешен тәэмин итүче Сикертән мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Булат Гайнуллинның хезмәте дә мактауга лаек.
«Авылыбызда гаилә корып, матур итеп яшәп ятучы парларыбыз күп. Парлы гомер юлларының 20, 25, 30...50 еллыкларын билгеләп үтүне дә гадәткә кертеп җибәрсәк, әйбәт булыр иде», - диде Сеҗе авыл җирлегенең әйдәп баручы белгече Рәмзилә Гәрәй кызы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading