16+

Акмаган су өчен дә 150 сум

Һәр айда фатирга түләү өчен исәп-хисап кәгазен алган саен, күпме халыкның кан басымы күтәрелә торгандыр.

Акмаган су өчен дә 150 сум

Һәр айда фатирга түләү өчен исәп-хисап кәгазен алган саен, күпме халыкның кан басымы күтәрелә торгандыр.

Беркөнне үзем дә анда язылган саннарны күздән кичереп чыккач, аптырап калдым. Бөтенләй файдаланмый торган чиста су өчен 150 сум түләргә язып куйганнар. Шулай ук икенче катка җәяү йөри торып та лифт өчен дә түләргә кирәк. Шул кәгазьне тотып, Совет районындагы исәп-хисап үзәгенә киттем. Кәгазьне сузганчы, компьютер каршында утырган кызга үземнең дәгъвамны белдерә башладым. Шунда үзен бик акыллыга санап утырган белгеч: «Сез аның баштагы күрсәткечен язып барырга тиешсез», - дип куйды. Ул чиста судан файдаланыр өчен башта торак-хуҗалык идарәсенә барып гариза язарга кирәк югыйсә. Шуннан соң гына аннан су агызырга була бит. Акмаган су өчен ай саен 150 сум түли башласаң, шактый җыела икән шул.
Бухгалтер янына килгән халыкның күбесе өлкән яшьтәгеләр. Бүген инфаркт, инсульт ише авыруларның күбәюенә һич гаҗәпләнәсе юк. Һәрберсе диярлек зар елый. Әнә бер хатынның исәп-хисап кәгазенә, фатирга һәр ай саен түләп баруына карамастан, өстәп бурыч язып куйганнар. Аның каян килүен сорагач, бухгалтер: «Гыйнвар ае шулай буталчыграк була инде ул, икенчесендә карарбыз», - дип, исе китмичә генә, җавап бирде. Икенче хатын, ярсый-ярсый, кәгазьдә язылганнарны аңлатып бирүләрен сорый. Бухгалтер аңа: «Менә бу санны моңа тапкырлыйсың да шушы сан килеп чыга», - дип, нәкъ чегән сыман ышандырырга тырыша. Әмма ул тапкырланасы саннарның каян килеп чыкканын гына әйтеп бирә алмый интекте. Гомер буе үзе икътисадчы булып эшләгән бу хатын аңа кәгазьдәге саннарның дөрес булмавын аңлатырга маташса да, бухгалтер хатынның үз туксаны туксан, барыбер аңламады. «Счетчик буенча түлибез бит инде, шуның кадәр каян җыела соң ул саннар? Хәзерге ОДН дигәннәрен кайсы юләре уйлап тапкандыр», - дип зарлана-зарлана чыгып китүдән башка чарасы калмады әлеге ханымның. Исәп-хисап ясатырга килгән халыкның күпмесе генә сөенеп кайтып китте икән ул көнне?
Исәп-хисап үзәкләрендә күпләр, үз хокукларын яклый алмый, кире китәләр. Беркөнне бер танышым очрагач, үзләренең йортында яшәгән берничә юристның фатирга түләүне контрольдә тотуларын әйткән иде. Чыннан да, бездә хокукларыңны судта гына яклап була торгандыр, ахрысы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading